Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать транспорты тукталышлардагы машиналарга каршы

Чаллы мэры юл торышы проблемасын хәл итәргә боерды.

 “Пассажирские перевозки” җәмгыятенең генераль директоры Николай Тятюшкин мэр Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать итте. Аны тукталышлардагы юл торышы борчый. Аеруча ГЭС бистәсендәге 2нче хастаханә тукталышы. Анда Алабугага, Казанга йөрүче машина-автобуслар төзелеп тора. "Җәмәгать транспортына комачаулыйлар. Пассажирларны тиешле урында төшерү кыенлаша,” - ди Николай Тятюшкин. 

Наил Мәһдиев бу мәсьәләне башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белән хәл итәргә кушты. Урыннарга чыгып, шәһәрара йөрүче автобус йөртүчеләре белән сөйләшергә боерды. 

- Алар белән яхшылап сөйләшегез. Аңларлар дип уйлыйм. Хәл үзгәрмәсә, иртәгәдән җаваплылыкка тартылачакларын белеп торсыннар, - диде Наил Мәһдиев. 

Шулай ук, мэр тукталышларга тиешле юл билгеләре куюны да контрольдә тотарга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай