Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать урыннарында учак ягучыларны күрсәгез

Түбәндәге урыннарга хәбәр итегез.

Россиялеләр җәмәгать урыннарында учак ягу кагыйдәләрен бозу очраклары турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итә ала. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза ясау комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров  хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, тиешсез урыннарда учак ягу очраклары турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Мангалда учак ягучылар турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлекчәсенә хәбәр итәргә мөмкин. Рәсми сайттагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлеге аша электрон гариза калдырырга була. Гаризага фото яки видео теркәсәгез, тагын да яхшырак», – дип ассызыклады ул. – Янгын чыгу куркынычы булган очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәһәрләрдә учак ягу һәм мангалда ризык әзерләү махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә. Паркларда, скверларда һәм бакчаларда учак ягу катгый рәвештә тыела».

Пикник өчен җиһазландырылган махсус зоналардан тыш урыннарда шашлык кыздырган өчен 15 мең сумга кадәр штраф салырга  мөмкиннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару