Ана капиталы күләме арта
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы күләме арта

Үзгәрешләр 1 февральдән гамәлгә керә.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин быел ана капиталының күләме беренче балага якынча 737 мең сум булачак дип хәбәр итте.

«1 февральдән ана капиталының күләме арттырылачак. Беренче балага ул 737 204 сумга җитәчәк, ә икенче балага, беренче бала өчен акча алынмаган очракта – 974 189 сум булачак», – диде халык ышанычлысы.

Аның сүзләренчә, ана капиталы акчаларын торак сатып алуга яки төзүгә, белем алу өчен түләүгә, инвалид балаларны социаль яктан яраклаштыруга, шулай ук бала өч яшькә җиткәннән соң ата-ананың тупланма пенсия өлешен формалаштыруга юнәлтергә мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев