“Ана телен онытырга хакыбыз юк”
Испаниядә 5 ел яшибез, шул вакыт эчендә бер тапкыр да бәя артканы булмады. Пандемия чорында халыкка җиңел булсын дип, киресенчә бәяләрне төшерделәр.
Фәридә Шәмсиева – тумышы белән Чирмешән районы кызы. Ул кияүгә чыгып, Тукай районының Суыксу авылында яшәде. Ире Варис белән Чаллыда үз эшләрен ачтылар. Аннары Казанга күчеп, эшмәкәрлекләрен дәвам иттеләр. Туганнары, дуслары әлеге гаилә турында: “Эшли дә, ял да итә беләләр”, - диләр. Ел әйләнәсендә тырышып эшләгәч, чит илләргә барып ял да иттеләр. Бүгенге көндә Шәмсиевләр Испаниядә яши. Фәридә ханым белән Инстаграм аша турыдан-туры элемтә оештырдык. Әңгәмәбез ни өчен яшәр өчен Испанияне сайладыгыз? дигән сораудан башланып китте.
- Без бик күп Европа илләрендә сәяхәттә булдык. Алар белән танышканнан соң, яшәр өчен иң кулае Испания дигән нәтиҗәгә килдек. Биредә җылы климат. Икенчедән, монда сәламәтлек өчен файдалы термаль чыганаклар, тоз күлләре күп. Өченчедән, испаннар киң күңелле, ярдәмчел халык. Алардан даруханә яисә кибет кайда дип сорасаң, кулларындагы әйберләрен куеп сине кирәк урынга илтеп куялар. Мондагы бәяләр бездәге кебек дисәм дә, ялгыш булмас. Испаниядә 5 ел яшибез, шул вакыт эчендә бер тапкыр да бәя артканы булмады. Пандемия чорында халыкка җиңел булсын дип, киресенчә бәяләрне төшерделәр. Бу турыда газеталарга язалар, телевидениедән күрсәтәләр.
- Испаниядә сезне аеруча нәрсә гаҗәпләндерде?
- Без Россиядэ нәрсәгә тотынсак та, тиз-тиз, ашыгып эшлибез бит. Йөгерәбез, чабабыз, ә алар ашыкмый.Үз җайларына йөрилэр. Анда банклар да көндезге икегә кадәр генә эшли... Тора – бара мин дә: ”Болар бит дөрес эшли. Ашыкмыйча эшләсәң, күбрәк нәтиҗәгә ирешәсең, яшәүнең тәмен-ямен дә күбрәк тоясың”, - дигән фикергә килдем
- Европа илләрендә халык өендэ ашарга әзерләп азапланмый, диләр
- Без өйдә тукланабыз. Дөрес, биредә халык ресторан-кафеларга бездәгегә караганда күбрәк йөри. Салкын вакытларда бигрәк тә. Испаннар әкрен генә шәраб, коньяк эчеп, җәмәгать туклану урыннарында озак итеп утыралар, чөнки монда җылы. Аннары өйләренә кайтып йокларга яталар. Кондиционер эшләтеп, акчаларын әрәм итмиләр.
- Салкын вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләү күпме?
- Монда декабрь-гыйнвар иң салкын айлар. Бу вакытта төнлә +4 градус була. Түләү безнеңчә 7000-9000 сум. Испаниядә җылылык бирү юк. Кондиционер салкын вакытта җылыта, эсседә суыта.
- Фәридә апа, сез Испаниядә ни белән шөгыльләнәсез? Азык-төлеккә аена күпме акча китә?
- Без Татарстанда күп эшләдек, бирегә кешечә яшәр өчен килдек. Монда яшәү бик арзан димәс идем. Мәҗбүри медицина иминияте, бензинның литры 100 сум, башка чыгымнар... Әйткәнемчә, азык-төлек бәясе Казандагы кебек. Тик монда бар нәрсә дә табигый, тәмле. Безгә азык-төлеккә аена уртача 15 мең сум акча китәдер.
- Базарлар ничек эшли?
- Базарлар – безгә миләттәшләр белән танышу, аралашу урыны ул. Без кая барсак та, татарча сөйләшеп йөрибез. Һәм шул ысул белән Санкт-Петербург, Себер татарлары белән очрашып, таныштык. Хәзер җыелышып, очрашулар үткәрәбез. Татар диспорасы да оештырырга теләгән идек. Тик моңа пандемия комачаулады.
- Сездә коронавирус бармы?
- Россиядә, Татарстанда туганнарыбыз, дусларыбыз чирләде, алар арасында үлүчеләр дә булды. Монда коронавирус белән авыручыларны күргәнем юк.
- Испан телен өйрәндегезме? Тел белмичә чит илдә яшәп буламы?
- Үземнең испан телен өйрәнүем башлангыч дәрәҗәдә генә. Минем пассив табышым бар, шунлыктан тел өйрәнергә вакытым җитеп бетми. Ирем өйрәнә. Ул инде банкларга барып испан телендә сөйләшә.Чит илдә тел белмәсәң дә, яшәп була икән. Монда Украинадан килеп, 20 ел яшәүчеләр дә бар. Алар: “Безгә испан телен өйрәнү кирәкми”, - диләр. Мин чит илдә яшәгәч, телне өйрәнергә кирәк дип уйлыйм, чөнки ул синең дәрәҗәңне күрсәтә. Шунлыктан испан телен өйрәнүне мин үземнең максатлар дәфтәренә язып куйдым.
- Машина йөртү таныклыгы алу өчен укуда, Россиядәгегә караганда, аермалар бармы?
- Россиядәге таныклык монда ярамый. Шуңа күрә без халыкара таныклык алу өчен укыйбыз. Монда кагыйдәләрнең күпчелеге машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә, өлкәннәргә мөнәсәбәтенә кагыла. Имтиханда барлыгы 4500 сорау, шуларның 30ына җавап бирергә. Испаниядэ уку катлаулырак, чөнки күпмедер күләмдә спиртлы эчемлек, наркотик матдәләр кулланып та йөртергә ярый. Имтихан тапшыручы хәтта наркотикларның исемнәрен белергә тиеш.
- Фәридә ханым, 5 ел чит илдэ яшәсәгез дә, татар телен онытмыйсыз.
- Ана телебезне онытырга хакыбыз юк. “Татар мәктәпләре, бакчалары юк”, - дию ул тел өйрәнмәүгә сәбәп кенә. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Без Чаллыда, Казанда яшәдек, шуңа да карамастан, балаларыбыз татарча яхшы белә. Оныгыбызның бакчага баргач, урысча сөйләшүенә борчылабыз.
- Испаниядә бала тәрбияләүдә үзенчәлекләр бармы?
- Сер түгел, бездә хәтта 40-50 яшьлек балалар да ата-ана канаты астында яшиләр. Испаниядә балалар 18 яшькә кадәр генә туган йортларында. Аннары алар мөстәкыйль. Онык тугач та, чит илгә киткәч, безне традицион булмаган әби-бабай дип атадылар. Тик моның өчен безгә балаларыбыз ачуланмады, киресенчә, алар безнең белән горурланалар, безнең кебек булырга омтылалар. Испаниядә балалар ата-аналары янына елына ике тапкыр - зур бәйрәмнәргә генә килә. Ул бәйрәмнәрне, Сабантуй кебек олылап уздыралар. Мондагы әби-бабайлар 4-5әр эт асрап, буш вакытларын алар белән үткәрәләр.
- Актаныш районы кызы Гөлгенә Сафина юл һәлакәтеннән соң, берничә ай инде Барселонада дәвалана. Аның янына барганыгыз юкмы?
- Без Валенсия районында яшибез, Барселона бездән 700 чакырым ераклыкта, безгә әлегә ул якка барырга ярамый. Шулай да мин якташыбызга ярдәм итү җаен таптым. Гөлгенә янына Испаниядә яшәүче Әлмәт кызларын җибәрдем. Алар Гөлгенә янына барып, сөйләшеп, аралышып кайттылар. Киләчәктә дә мөмкинлектән чыгып, якташыбызга ярдәм итәрбез дип уйлыйм. Мохтаҗларга игелек кылсаң, үзеңне дә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый ул.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев