Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Андрей Каргинов - лидер

Төп ярыштан төшеп калган Эдуард Николаев “Дакар”да чыгышын дәвам итә, Dakar Experience аерым зачетында 46 км үтеп, бишенче урынны алды.

“КАМАЗ-Мастер” командасының Андрей Каргинов җитәкчелегендәге экипажы йөк автомобильләре арасында “Дакар” ралли-рейдының сигезенче этабында финишка беренче булып килде. Ул маршрутны участокны 4 сәгать 24 минут 58 секундта узды, бу ралли-рейд этапларында рәттән өченче җиңү.
Бу этап Согуд Гарәбстанында “Дакар-2020” халыкара ралли-марафонының Вади-Әл-Давасир — Вади-Әл-Давасир маршруты буенча узды. Махсус участокның озынлыгы 474 км тәшкил итте. Икенче урында – “КАМАЗ – Мастер” командасыннан Антон Шибалов, өченчедә Чехиядән Алеша Лопрайс җитәкчелегендәге “Татры” экипажы. Дмитрий Сотников экипажы («КАМАЗ-Мастер») дүртенче урынны алды. Төп ярыштан төшеп калган Эдуард Николаев “Дакар”да чыгышын дәвам итә, Dakar Experience аерым зачетында 46 км үтеп, бишенче урынны алды. Ралли-марафон 17 гыйнварда тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев