Апрельдән пенсия арта
Бу кемнәргә кагыла?
1 апрельдән социаль пенсияләр, фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп, 6,8 процентка индексацияләнәчәк.
Социаль пенсияләр картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту һәм ятим балаларга билгеләнә.
Картлык буенча пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга да түләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Индексация автомат рәвештә башкарылачак, пенсионерларга гаризалар белән мөрәҗәгать итү яки документлар бирү кирәк булмый. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү бердәнбер керем чыганагы булып хезмәт итсә, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитәрлек итеп өстәмә түләү билгеләнә. Татарстанда быел 16 098 сум тәшкил итә. Димәк, минималь пенсия шул кадәр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев