Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ариана да әтисен озатты

Социаль челтәрләребезне күзәтеп баручыларның бәлки исендәдер, кызчык «Шәһри Чаллы» газетасының «Минем уңыш» бәйгесендә җиңеп чыгып, курчак откан иде.

Башкортстанның Чаллыдан 500 чакрым ераклыкта урнашкан Салават районының Аркаул авылында «Шәһри Чаллы»ның нәни дусты яши. Ике яшьлек Ариана Гайнанова ул.

Газета укучылар, социаль челтәрләребезне күзәтеп баручыларның бәлки исендәдер, ул безнең «Минем уңыш» бәйгесендә җиңеп чыкты. Көз башында, бакчаларда уңыш өлгергәч, кешеләрнең мул уңышка куанып-сөенеп йөргән чагында уздырган идек без аны. Кемнеңдер кабагы уңган, кемнеңдер суганы, кишере-кәбестәсе... Ариананың әбисе Илүзә ханым Чаллыда яшәүче туганнарына 1,8 айлык оныгының үзләре белән бәрәңге алышканын фотога төшереп җибәргән. Бик кызык фото: памперслы кызчык тузанга батып беткән, нәни кулларында бәрәңге. Чын авыл тормышыннан таныш бу күренешне безнең сайтта яратып карадылар. Башта ук карау саннары буенча ул башкаларны узып китте. Аннары эстафетаны Башкортостан алды. Туган авылы Аркаул төркеменнән йөзләрчә кеше тавыш бирде. Аннары туганнар, танышларга чират җитте. Бәрәңге алучы Ариана Интернет буйлап Чиләбе, Магнитогорск якларына барып җитте. Комментарийлар да бихисап: «Менә бит авыл баласы, эшләп үсә ичмасам!», «Бигрәк сөйкемле бала!»... Шулай итеп, иң күп тавыш җыючы ул булды.

Шуннан соң Ариананың гаиләсе белән дә ныграк кызыксындык. Кызчык Башкортостанның гүзәл табигатьле Аркаул авылында яшәүче яшь гаилә Илнур һәм Юлия Гайнановларның кызлары. Биш яшьлек абыйсы Әмирхан да бар. Гаилә башлыгы Илнур «Газпром» предприятиесендә тракторчы булып эшли, Юлия декрет ялында. Актив һәм ярдәмчел Илнурны авылда хөрмәт итәләр. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Аркаулда повестканы да иң беренчеләрдән булып ул алган. Армиядә Оренбург өлкәсенең Тоцк хәрби частенда артиллерияче булып хезмәт иткән булган. Егет хәрби комиссариатка барган, хәтта берничә ел элек йөрәгенә катлаулы медицина процедурасы үткәрелүенә дә әһәмият биреп тормаган. Соңыннан контракт буенча хезмәт итүче классташы аны үзе янына чакырган. Авылда зурлап озату кичәсе уздырганнар.

Башта Уфага, аннары Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл хәрби частена барып урнашкан. Команда формировать ителгәнче Илнурга берничә көнгә Аркаулга кайтып килергә рөхсәт иткәннәр. Нәкъ ул кайтканда яраткан кызына Чаллыдан курчак килеп төшкән. Безнең үтенеч буенча бөтен гаиләләре белән җыелып фотосессия ясаганнар. «Аннары улымны озатып калдык, – дип яза Илүзә ханым. – Исән-имин кайтуын теләп, ипи телеме каптырдым. Дога укымаган чагым юк. Балалар инде сагынды әтиләрен. Сорап елыйлар. Йөрәгем тулы курку, тик яхшыга, улымның исән-имин гаиләсенә кайтып керәсенә ышанам». 
Илнур Чибәркүлдән Ростовка очкан. Әлегә элемтә өзелеп тора.

«Шәһри Чаллы» коллективы да Илнурның хәрби хезмәттән исән-сау кайтып җитүен тели. Аны курчак кебек балалары, чибәр Юлиясе, туганнары, авылдашлары көтә. Бөтен ил көтә.

Резидә Юсупова

Фото Илүзә Гайнановадан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт