Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Арка билгә куәт булса гына

Соңгы 2-3 ай эчендә республиканың татар матбугатында Чаллының татар мәктәпләренә, аерым алганда, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә кагылышлы берничә язма басылды. Аларның авторы милли күтәрелеш чорыннан алып, байтак еллар "Азатлык" татар яшьләре берлеген җитәкләгән милләтпәрвәр Тәлгать Әхмәдишин. Мәкаләләрдә 2нче гимназиядә татар сыйныфлары ачуга бәйле вакыйга-проблемалар тасвирлана. Сентябрь башларында Тәлгать Әхмәдишин "Шәһри...

Соңгы 2-3 ай эчендә республиканың татар матбугатында Чаллының татар мәктәпләренә, аерым алганда, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә кагылышлы берничә язма басылды. Аларның авторы милли күтәрелеш чорыннан алып, байтак еллар "Азатлык" татар яшьләре берлеген җитәкләгән милләтпәрвәр Тәлгать Әхмәдишин. Мәкаләләрдә 2нче гимназиядә татар сыйныфлары ачуга бәйле вакыйга-проблемалар тасвирлана.

Сентябрь башларында Тәлгать Әхмәдишин "Шәһри Чаллы" газетасына белдерү алып килгән иде. Киләсе уку елында 1нче сыйныфка барачак балаларын татарча укытырга теләгән ата-аналар 2нче гимназиядә уздырылачак әзерлек төркемнәре туплау җыелышына чакырыла. Белдерүдә гимназиядә 1нчедән 11нчегә кадәр барлык фәннәр саф татарча укытыла торган бер сыйныф ачылачагы турында да әйтелгән.

Соңгысына ышанырга да, ышанмаска да белми калган идек. Ләкин 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова милләтпәрвәрләрнең тәкъдименә каршы килмәгән, чөнки директор булып эшли башлагач, үзе дә гомер-гомергә татар мәктәбе булган 2нче гимназиядә саф татар сыйныфы ачу уе белән яшәгән, акрынлап дәреслекләр, кадрлар мәсьәләсен кайгырта килгән икән. Алдагы уку елыннан татар сыйныфы ачу өчен, дүрт әзерлек төркеменең берсен татар төркеме итеп тупларга карар кылганнар.

Билгеле, барлык фәннәр татарча укытыла торган әзерлек төркеменә балалар туплау җиңел генә бармаган. Башта анда балаларын бирергә теләүчеләр аз булган. Ни дисәң дә, бүген конституцион хокукына таянып, баласын саф татарча укытуны таләп итүче Тәлгать кебек чын татарлар, кызганычка каршы, йөзгә бер генә. Аннары бүгенге җәмгыятьтә фәннәрне татарча укытуга ихтыяҗ да юк - бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшырасы, алга таба уку йортларында русча белем аласы. Милли күтәрелеш елларында зур тырышлык белән ирешелгәннәрне җиңел генә югалтып бетердек шул. Иң аянычы - татарларда милли горурлык хисе, милләт язмышы өчен борчылу юк. Ике дәүләт теленең тигез хокуклылыгы турындагы закон көчендә булып, телләрне саклау турындагы программаның үтәлеше һәр җитәкчедән таләп ителсә, учреждениеләргә эшкә кабул иткәндә ике телне дә белү мәҗбүри булса, инде килеп, вузларда татарча укыту гамәлгә ашырылып, татар телле белгечләр әзерләнсә, вазгыять бөтенләй башка булыр, мәктәптә татарча укыту бүгенге кебек бәхәсле булмас иде. Кайчандыр булганнарны югалтып, бүген үкенеп яшәүдән уза алмавыбыз үзе үк аяныч.

Тәлгать Әхмәдишинның улын татарча укытырга теләп татар сыйныфы ачуны таләп итүе, минемчә, бүген бик урынлы һәм мөһим адым. Чөнки бүген милли мәгарифне үстерүнең зарурлыгын аңлаган, моңа һәрдаим ярдәм итәргә әзер мәгариф министрыбыз бар. Татар халкы бүгенге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш.

Ләкин Тәлгать Әхмәдишинның язмаларын укыгач, 2нче гимназия укытучылары татарча укытуга каршы, моңа төрлечә аяк чалалар дигән фикер туа. Бөтен бәлаләрдә гимназия укытучыларын гаепләү белән бу мәгариф учреждениесе, аның җитәкчелеге, педагогик коллективы белән бөтенләй таныш булмаган кеше дә килешмәс иде. Дистә елдан артык шәһәр мәгарифе эшчәнлеген яктыртучы журналист буларак, мин гимназияне дә, укытучыларның да бик күбесен, бигрәк тә гимназия ачылганнан бирле эшләүчеләрне (андыйлар коллективта өч дистәдән артык) яхшы беләм. М.Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбенең дәвамчысы булган гимназиянең элеккеге традицияләргә тугры калып, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән елларын да хәтерлим. Шул елларда биредә белем алган укучылар бүген дәрәҗәле вазифалар башкаручы абруйлы кешеләр, араларында белем алуларын чит илләрдә дәвам итеп, шунда эшләүчеләр дә бар.

Мәгариф системасындагы үзгәрешләр, шәһәрдәге демографик хәл гимназияне дә читләп үтмәде. Шул вакытта мәктәпне милли гимназия буларак саклап калу проблемасы килеп басты. Укытучыларның өйләргә кереп, ерактагы комплексларга барып, балалар бакчалары белән эшләп, әти-әниләр белән сөйләшеп, балаларны берәм-берәм җыюлары да бүгенгедәй хәтердә.

Җәмгыятьтә баш калкыткан югары белем бумы да гимназияне читләп үтмәде. Ата-ана ничек тә баласын институт-университетларга кертергә омтылды. Вузларда исә керү имтиханнарын рус телендә генә кабул иткәнлектән, ата-аналар мәктәптә фәннәрне русча укытуны таләп итә башладылар. "Балаңны русча укытасың килсә, рус гимназиясенә илт" дип борын чөеп утыра торган чор түгел иде ул.

Аннары бердәм дәүләт имтиханнары кертелде... Мәкалә авторының "Туган авылым Иж-Бубыйга гына кайтып китәр идем дә, анда да русча укыталар", дип ачыргаланып язуы үзе үк проблеманың зурлыгына ишарәли.

2нче гимназиядә укыту акрынлап русчага күчсә дә, укытучылар әле бүгенгәчә фәннәрне русча да, татарча да аңлаталар. Укучылар да дәрестә теләсә русча, теләсә татарча җавап бирә ала. Татарча тәрбия, мохит та сакланган. Укучылар белән аралашу, чаралар үткәрү күренекле әдипләр, артистлар белән очрашулар, балаларны иҗади яктан үстерү, сәнгать түгәрәкләре, фәнни түгәрәкләр барысы да татарча алып барыла. Шул рәвешчә, Вахитов мәктәбе гимназия статусындагы мәгариф учреждениесе буларак та яшәп кала алды.

"Әти-әниләрнең күбесе татар мохите, татарча тәрбия, аралашу булган өчен баласын безнең гимназиягә бирә, хәтта татарча сөйләшергә өйрәнсен дип, бөтенләй татарча белмәгәннәрне да китерәләр. Ата-аналар безнең укытудан канәгать: татар телен - татар мәктәпләре өчен, рус телен рус мәктәпләре өчен программалар белән укытабыз. Инглиз телен шулай ук тирәнтен өйрәнәләр. Гимназиянең беренче сыйныфына килгәндә бер авыз сүз татарча белмәгән балалар дүртенчедә инде рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, гимназияне тәмамлаганда сочинениеләр, изложениеләр язалар.

Математика фикерләүне үстерә торган фән, татар баласы татарча фикерләргә тиеш дигән фикер белән килешәм мин, - ди гимназия директоры Фирдүсә Әюпова. - Ләкин 1нче сыйныфка килгәндә баланың фикерләве формалашкан була - балалар бакчасында ул рус телендә саннарны өйрәнеп, кушу-алу гамәлләрен белеп килә. Математикадан шундый әзерлекле баланы татарча укытабыз, дисәк, ата-ана, чыннан да, борыла да рус мәктәбенә китә. Ә бит баланың рухи сәламәтлеге турында да уйларга кирәк".

Директор дөрес әйтә, фактлар да шуны раслый - әзерлек төркеменә язылган 200 баланың нибары 18ен генә әти-әниләре татар төркемендә шөгыльләндерәләр икән. Ләкин бүгенге көндә, бүгенге шартларда монысы да нәтиҗә бит. Алдагы уку елында баласын татарча укытырга теләүчеләр тагы да артыр. Чөнки инде күпләр рус телендә укытуга күчүнең, бердәм дәүләт имтиханнарының асыл максатын төшенделәр кебек. Гомумән, бүген һәр татар кешесе, Тәлгать Әхмәдишин кебек проблеманың асылын аңлап, үз нәселенең татар булып дәвам итүе, милләтнең киләчәге турында кайгыртырга тиеш.

Татар җәмәгатьчелеге бу башлангычны, һичшиксез, күтәреп алыр. Бу проблеманы хөкүмәткә, министрлыкка шикаятьләр язып (татар мәктәпләренең бүгенге хәлен, аңа китергән сәбәпләрне югарыдагылар белеп торалар) кына хәл итеп булмаячак. Милләтне, телне күтәрергә тиешлекне аңлап, зур караңгы бүлмәне яктыртырга азапланган ялгызак шәмнәр хәлендәге 2нче гимназия кебек татар фидакарьләре эшләгән мәктәпләрне дә тәнкыйтьләргә, тырнак астыннан кер эзләргә түгел, ә алар белән кулга кул тотынышып (әлбәттә, республика җитәкчелеге ярдәме белән!), фикер берлегенә ирешеп эшләргә кирәк. Арка - билгә куәт, дигән борынгылар. Теләк-максатлар уртак бит! Югыйсә, Крыловның мәгълүм мәсәлендәге Аккош, Чуртан һәм Кысла кебек һаман бер урында таптаначакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев