Артист Гөлинә Минһаҗева: «Чәчәкләремне Буракка бирмәдем»
Ни өчен?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлинә Минһаҗева тормышындагы шатлыклы вакыйга турында сөйләде.
«Ниһаять хыялым тормышка ашты. Мин Төркиянең популяр артисты Бурак Озчивит белән очрашуга ирештем. Ул Казанда төрек телендә «Стамбулның иң матур кызы» исемле моноспектакль тәкъдим итте. Спектакль контрастлар шәһәре Истанбул, ялгызлык турында. Бурак Озчивитның герое автомеханик үзенең язмышы, мәхәббәт, көнчелек турында сөйли. Бу зур шәһәрдә яшәп үз эчендә мәхәббәт һәм хыялны саклаучылар турында. Актер үзен 100 процент биреп уйнады. Тамашачылар да аны бик җылы кабул иттеләр. Бик күп чәчәкләр, бүләкләр бирделәр. Миңа аның уйнавы бик ошады. Режиссер эше бик ошап бетмәде. 10 баллдан 3 балл дип кенә бәялим», – диде Гөлинә спектакль турында.
Бурак Озчивит үзе нинди тәэсирләр калдырды дигән соравыма Гөлинә: «Популяр артист булса да ул гади. Тамашачылар белән рәхәтләнеп аралашты. Минем янда утырган татар әбисе аңа хис-тойгыларын татарча сөйләде. Ул аны хөрмәт итеп тыңлады. Әбинең сөйләгән сүзләренең 50 процентын булса да аңлагандыр дип уйлыйм», – дип җавап бирде.
Чаллы артисты чәчәген ни өчен Буракка бирмәвен дә әйтте.

«Буракка чәчәк бирүчеләр болай да күп булды. Ә режиссерга юк. Шуңа күрә мин чәчәгемне актер һәм режиссер Чагра Шенсой (Джеркутайга) бирдем. Ул миңа актер буларак ошый», – диде.
Фото: видеодан скриншот
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев