Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артист Илнур Гомәров Төркиядә күптән күрешмәгән кешесен очраткан

Ул Анталиягә Сабан туена барды.

24 майда Төркиянең Анталия шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуе булды.  Бәйрәмгә шәһәрләрдән: Эскишәһәр, Измир, Конья, Истанбул, Алания һәм башка төбәкләрдән татар диаспоралары вәкилләре автобуслар белән килгән иде. Алар махсус номерлар әзерләгән иделәр. Барысы да милли киемнәрдән. Шулай ук Төркиядә ял итүчеләр дә бар иде. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән вәкилләр дә килде. Әлеге матур чараны Анталиядә урнашкан «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе, музыка белгече, композитор һәм шагыйрә Гөлназ Җиһангирова оештырды. 

Бу бәйрәмдә ел саен шәһәрдәшебез, күренекле алып баручы, җырчы Илнур Гомәров ел саен катнаша. Ул быелгы чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
–    Милли уеннарда, ярышларда зурлар да, балалар да актив катнашты. Тәмле ризыклар, концерт әзерләнгән иде. Барсы да югары дәрәҗәдә оештырылган, музыка җиһазлары да заманча, сыйфатлы иде. Кунакларны бәлеш, өчпочмак, токмачлы ашлар белән сыйладылар. Күпләр ярминкәдән милли киемнәр, бизәнү әйберләре сатып алды. 
Уеннарны Гөлназ Җиһангирова, Фәнис Зыялы белән бергә алып бардык. Халык бик яратты, канәгать булып калды. Миңа әле дә: «Бик матур, җылы бәйрәм булды. Күптән күрмәгән дусларымны очраттым. Рәхмәт Сезгә», –  дип язалар. Мин үзем дә Чаллы музыка мәктәбендә бергә укыган кызны очраттым. Кияүгә чыгып монда яши икән. Аксубай районыннан чыккан якташларым килде. Бу бәйрәм үзенә күрә бик матур очрашу урыны  да булды. 
Пятачокның нәрсә икәнен халыкка сөйләп, «Эх, Чаллы пятачоклары» җырын җырлап, биеттем. Чаллыдан сәламнәр җиткердек. Тамашачыларга пятачокларның бүгенге көндә дә үтүен сөйләдек. Бәйрәмдә Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус җибәрелгән артистлар Айгөл Хәйри, Салават Табаев, Булат Нигъмәтуллин, виртуоз баянчы Илнур Ганиев чыгыш ясады.  Талантлы скрипкачы, музыкант, дустыбыз Иркә Гайнемөмхәммәтова  килеп үзенең матур номерларын бүләк итте. Ул бер ялга якын Төркиядә яши икән.
Тагын күңелгә иң якыны үзебезнең Сәрия апа Нәбиуллина белән очрашу булды.  Ул үзенең җырлары белән халкыны сөендерде. 
Сабантуе Анталиянең Кониалтын дигән Яр буенда бик матур урында үтте. Халык күрә торган яшел аланда узды. Аны кешеләр күрде, килеп карап, уеннарда катнашучылар да булды. Сабантуйны татар халкының гимны «Туган тел» белән тәмамладык. Бу мизгелләрдә барыбызда да «каз тәннәре» чыкты. 
Ахырда «Ник Сабантуй елга бер генә уза? Мондый чараларны атна саен үткәрергә кирәк», –  диючеләр дә булды. Мин милләттәшләребезне үзегезнең туган нигезләрегезне онытмагыз дип,  Татарстанга кунакка  чакырдым. 
Тагын бер нәрсә: барыбыз да төрки халык булгач, безнең  сөйләнгәнне төрекләр, Фәнис Зыялының төрекчә сөйләгәнен без аңладык. Татар телен камил белсәң, Төркиядә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрергә була. Ә Сабантуе халкыбызны очраштыра, берләштерә торган булган бәйрәм буларак кыйммәткә ия. 
Фотолар Илнур Гомәровтан алынды.
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төркия Эх Чаллы пятачоклары Илнур Гумеров Булат Нигматуллин сабантуе артистлар Сәрия Нәбиуллина