Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистка Алсу Хәбетдинова: «Машина түгел, премия алыр идем»

Аны театр училищесына укытучысы алып барган.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдинованың тормышында ике юбилей: иҗади эшчәнлегенә 30 ел, үзенә 50 яшь! Алсу үзе исә уенын-чынын бергә кушып: «Миңа инде 80 яшь», – ди. Шул дәвердә ул Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле характердагы дистәләрчә образлар тудырып, «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә иреште. Кызлар, апалар, әбиләр рольләрен бик оста башкара. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Болан» спектаклендәге Газизәсе артистканың уңышлы рольләре исемлегенә керде. Алсу – бик тырыш, тормышның һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яши торган кеше. Юбилее уңаеннан аның белән әңгәмә кордык.

– Алсу, Чаллы театрына килгән көннәрегезне искә төшерик әле.
– 30 ел күз ачып йомганчы узган да киткән. Бу бер караганда күп, икенче яктан аз вакыт. Уйналган рольләрем шактый, ә уйныйсылары тагын да күбрәктер. Әле кайчан гына Казан театр училищесын тәмамлап, биш курсташ дулкынлана-дулкынлана Чаллы театры ишеген ачып кергән идек. Шул вакыттан бирле күпме рольләр эшләнгән, күпме алкышлар кабул ителгән, күпме хисләр кичерелгән?! Аллаһка шөкер, гомер бушка узмаган. 

– Бу тынгысыз һөнәрне сайлавыгызга үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Чөнки мин балачактан артист булырга хыялландым. Кукмара районы Березняк авылындагы татар теле укытучысы Нурзидә Абдуллина мине Казан театр училищесына җитәкләп алып барды. Артист кеше матур булырга тиеш дип, миңа үзенең күлмәген, үкчәле туфлиен кигезде. Театр училищесында: «Быел яңа курс җыймыйбыз», – диделәр. Шул вакытта хыялларым челпәрәмә килә язды. Аннары сәхнә теле укытучысы Рәүф Нуриев янына кердек. Ул мине баштанаяк карады да, укытучымнан: «Булдырырмы икән?» – дип сорады. Нурзидә апа: «Чын сәнгать кешеләре авылдан чыга. Алсуның сәләте бар», – диде. Шулай итеп мин студент булдым. Остазыбыз Шамил Бариев безгә бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен өйрәтте. Мин үземне башка өлкәдә күрә дә алмыйм. Иҗат белән яшим, шуның белән сулыйм. Ул сихри дөнья бит, авыру килеш сәхнәдә уйнап керсәң, бөтен чирләрең юкка чыга. Шуңа күрәдер дә миңа һәр ролем балам кебек якын, барысы да кадерле.
– Иң беренче ролегез истәме?
 – Театрга килүгә зур роль бирделәр. Ул – «Һинд кызы» спектаклендәге Кәбирә роле. Яшь кызга зур рольне ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтлемен, ул минем уңышлы ролем булды. Аны талантлы режиссер Ренат Әюпов сәхнәгә куйды. Дөрес, баштарак авыр булды. Яшь кызга мәхәббәтен көтеп яшәгән олы апаны уйнау җиңел генә бирелмәде. Партнерларым һәм режиссер ярдәме белән ролемне җиңеп чыгып, тамашачы ярата торган образ тудыруга ирештем.
– Төрле режиссерлар белән эшләү артист өчен авырмы? 

– Башта яңа кеше белән эшләү беркемгә дә җиңел түгел. Ә артист өчен төрле режиссер белән эшләү – зур бәхет, тәҗрибә. Алны-ялны белми эшләү нәтиҗәсендә премьера чыга. Тамашачылар спектакльне, рольне җылы кабул итсә, артистның шатлыктан түбәсе күккә тия.

– Артистлар арасында дуслык булмый диләр... 
– Без – Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова һәм мин яшьлекне бергә башлап, олы тормышка да бергә килдек. Бергә туйларыбызны уздырып, гаиләле булдык. Балаларыбызны бергә үстердек. Бергә иҗат итәбез, гаиләләребез белән ял итәбез, сәяхәтләргә йөрибез, бер-беребезне тулыландырып яшибез. Беребез – хыялыйрак, икенчебез –  таләпчән, өченчебез сабыр һәм ипле генә итеп, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Тормышта да, иҗатта да без киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшибез. 30 еллык дуслыгыбызның төп сере дә шулдыр, мөгаен. Без чын дуслыкны бүгенге көнгә кадәр саклый алуыбыз белән дә бик бәхетле.

– Ирегез Рәис белән кайда таныштыгыз?
– Без 2000 елны каршылаганда бер компаниядә очраштык. Мин сәгать төнге 12 тулганда бу егет минем ирем, киләчәгем, балаларымның әтисе булса иде дип теләдем. Аллаһка шөкер, теләгем фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде. Таныштык һәм шунда ук бер-беребезгә гашыйк булып, ярты елдан соң өйләнештек. 23 ел инде дус-тату яшибез. Ике балабыз үсә. 

– Сезне нәрсәләр борчый?
– Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый инде. Төрле хәлләр була. Әмма көндәлек тормыштагы вак-төяккә кайгырмыйбыз. Ә менә илебездәге сәяси-икътисадый хәлләр борчый. Өлешчә мобилизация башлангач, җырчы Салават Фәтхетдиновның «Аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен!» дигән сүзләренең хаклыгына төшендек. Узган елның сентябрендәге өлешчә мобилизация, бүгенге вәзгыять тә барыбызны да тетрәндерә. Сугыш темасына багышланган спектакльләрдә уйнаганда да тәннәр чымырдый.

– Балаларыгыз сезнең юлдан китмиме?
– Сигезенче сыйныфта укучы улыбыз Ильяс җор телле булуы, шаянлыгы белән миңа охшаган. Әмма мин аны артист булыр дип уйламыйм. Кызыбыз Динара Мәскәүнең Плеханов исемендәге икътисад университетында дизайнер, мультмедия белгечлегенә укый. Аллаһы боерса, ул минем кебек иҗат кешесе булачак. 

– Юбилейга нинди бүләк кабул итәр идегез: машинамы, әллә «Тантана» премиясеме?
– Машинаны кредитка да алып була, ә «Тантана» премиясе артистка гомер эчендә бер генә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә, мөмкинлек булса, мин премияне сайлар идем.

– Алсу, сезнең һава торышына карап, кәефегез үзгәрәме?
– Мин авылда туып-үскән табигать баласы. Шуңа күрә һәр ел фасылыннан, табигатьнең һәр мизгеленнән тәм табып яшим. Кышны – яңа яуган карга эз салырга яратам. Сап-сары яфрак коелган мул көзне – кояш, муллык, байлык төсе. сары төс тә күңелемә бик якын. Яз, җәй көннәрендә бакчачылык – яраткан шөгылем. Чәчәкләр белән сөйләшеп, җирдә казынып, аның җылысын тою – минем өчен бәхет. Мин җирдән, кояштан энергия алам. Урманнарда йөреп, күңелемне чистартып, ял итеп кайтырга да бик яратам. 

Алсу Хәбетдинованың  рольләре:
«Һинд кызы»нда – Кәбирә
«Ул бит кичә иде»дә – Диләрә
«Сөекле дустым»да – хатын
«Язмыш сынавы»ында – Алсу
«Болан»да – Газизә  һәм башкалар.

 Фото/ Алсу Хәбетдиновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Чаллы театры