Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистларга иң кирәкле кеше

Чаллыда популяр тавыш режиссеры, тәҗрибәле диджей, музыка остасы, үзебезчә әйткәндә звукач Илсур Нәбиуллин турында күп ишетергә туры килсә дә, интервью алырга җае чыкмый иде.

Ниһаять, «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» концерты алдыннан сөйләшеп алырга мөмкинлек туды.

– Илсур, үзең кайсы яклардан? Балачагың ничек узды? Кем булырга хыялландың? Кайда укыдың?

– Туган шәһәрем – Яр Чаллы. Балачагымны бик күңелле хатирәләр белән искә алам. Олы абыем Илнур авыру булса да, әти белән әни безне бәхетле балалар итеп тәрбияләделәр. Кызганыч, былтыр октябрь аенда абыем 39 яшендә үлеп китте. Әти белән әни аны тиешенчә соңгы юлга озаттылар, ашларын уздырып торабыз. 
Миңа кечкенәдән футбол «җене» кагылган иде. Бер төркем егетләр белән туп тибеп үстек. Булачак һөнәремне дә спорт белән бәйләмәкче идем. Тик булмады…

Әнием Сәрия Нәбиуллина җырчы. Кечкенәдән үк аны сәхнәдә күреп тордым. Бәлки шул этәргеч булгандыр, 49нчы мәктәптә укыганда ук музыка һәм сәнгать мәктәпләренә кердем. Берьюлы өч мәктәпкә өлгердем. Югары белем алу хыялым да бар иде, шуңа да Икътисад, идарә һәм хокук институтына (хәзерге КИУ) менеджмент белгечлеге буенча укырга кердем. Анда укыганда яңа танышлар, дуслар таптым. Студент елларын бик сагынып искә алам. 

– Музыка белән профессиональ шөгыльләнә башлавың ничек булды?

– Музыка мәктәбендә укыганда ук атаклы музыка укытучысы Шмидт абый Сафиуллин мине баянда уйнарга өйрәтте. Аңа мин гомерем буе рәхмәтле. Мәктәптә алты ел укыдым. Ә музыкага ныклап кереп китүнең төп сәбәпчесе, әйткәнемчә, әнием. Ул концертларда чыгыш ясый иде, соңыннан үзен туйларга-юбилейларга чакыра башладылар. Шунда әни: «Музыка буенча махсус аппаратура алырга кирәк, Илсур улым, син булдырасың, шуны эшләп кара әле», – диде. Үзем дә бу идея белән канатланып киттем һәм үзлектән техниканы, музыка куелышын, бизәлешне өйрәнә башладым.      

– Син диджей гынамы, әллә музыка да язасыңмы? Аранжировка ясау белән шөгыльләнәсеңме?

– Үземне күбрәк тавыш режиссеры дияр идем. Чөнки тавышны ничек куярга, ничек көйләргә, ничек микрофон белән эшләргә – барысының да серләрен беләм. Ә диджейлык ул бүтән төрлерәк эш. Ачык һавада шәһәрдә дискотекалар оештырганда мине чакыралар, менә анда мин диджей. Ә болай күбрәк тавыш белән эшләргә яратам, үзем аранжировкалар ясыйм. Әниемнең җырларына да аранжировка ясаучы – мин.

– Артистлар белән кайчан эшли башладың? Кемнәр белән эшләгәнең бар? Кем белән эшләргә рәхәт?

– Артистлар белән 2012-2013 елларда эшли башладым. Соңгы вакытларда Руслан Кираметдинов, Илмира Нәгыймова, Рөстәм Әсәдуллин белән эшләдем. Ә болай бөтен Чаллы артистлары белән элемтәдә торам, Аллаһка шөкер. Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек ул! Миңа барысы белән дә рәхәт, аерып әйтәсем килми. Билгеле, «авыр» артистлар бар, әмма исемләп әйтмим.

 – Үз авылыгызда бәйрәм дә оештырасыз дип беләм. Аны уздыру кемнең инициативасы? Ничек үтә ул? 

– Әйе, әти-әниемнең туган ягы – Зәй районы Кәрәкәс авылында «Авыл көне» уздырабыз. Быел бишенче тапкыр 3 августта үткәрәчәкбез. Аның датасы очраклы түгел: авыл халкы белән сөйләшенгән – һәр елны августның беренче шимбәсе. Аны әни белән бергә оештырабыз. Әти-әниемнең туган авылында уза торган бу бәйрәм миңа бик якын һәм кадерле. Шәп була бит ул! Артистлар кайта, халык рәхәтләнеп уеннарда катнаша, җыр-бию тынып тормый. Коллегам Виктор Агапов бик зур ярдәм күрсәтә, Ренат Әгълетдинов исемле дустым сәхнә куюда булыша, ут, музыкаль бизәлеш өчен җавап бирә. Әйбер ташу өчен «Газель» машиналарын да биреп торучы дусларым да бар.

– Әниең кебек, үзең дә җырламыйсыңмы?

– Җырлыйм, әмма дуслар белән бергә җыелгач кына. Зур сәхнәләргә чыгу ниятем юк. Тавыш режиссеры булгач, бар нечкәлекләрен беләм югыйсә. Ә менә сәхнәгә чыгып, кулыма микрофон тотып җырлый алмыйм. Оялам, бетте китте! 

– Гаиләң белән дә таныштыр әле. 

– Тормыш иптәшем Әминә Чаллыныкы. Ике кызым-йолдызым – Ралинә белән Мәрьям бар. Олысына – 11, кечкенәсенә 4 яшь. Ралинә 5нче сыйныфка бара, кечкенәсе балалар бакчасында. Тормыш иптәшем эшмәкәр, ул әнисе белән ит сата. 

– Әниең җырчы, әтиең дә бәлки җырлыйдыр, гармунда уйныйдыр? 

– Әнием – «Манзара» милли музыкаль премиясе лауреаты. Аның белән чиксез горурланам. Тормышлары җиңел булмаса да, алар бергәләп сынмыйча-сыгылмыйча кыенлыкларны җиңә килделәр. Авыру абыемны бер дә зарланмыйча карадылар. Минем дә абыем дип әйтер кешем бар иде... Әнием абыйның китүен бик авыр кичерде. Озак та үтмәде, аның бертуган абыйсы да вафат булды әле. Инде берүк әтием һәм әнием исән-сау булсын дим. Алгарак китеп әйтәм, планда – Сәрия Нәбиуллинаның иҗат концертын әзерләү.

Әтиебез шундый матур итеп баянда уйный. Аннары шуңа көйләр дә суза... Мин кечкенә чакта өйдә бервакытта да музыка тынып тормый иде. Менә шундый җылы, рәхәт мохит иде өйдә. Хәзер әти баянны бик сирәк ала, яше дә бара инде. 

– Илсур, эшең ошыймы? Нинди авырлыклары, нечкәлекләре бар? 

– Алты ел музыка мәктәбендә укып, нишләптер шул юнәлеш буенча югары белем алырга тырышмаганмын... Хәзер генә уйлыйм: яшь булганмындыр, бәлки кирәкмәс дип калдырганмындыр... Музыка институтына керәсе булган миңа! Хәтерлим: баян классын укып бетердем дә, биш-алты еллап кулга бу инструментны алмадым да…

Шундый бер очрак булды. Минем укыганда ук үз баяным бар иде, яшел төстә. Бервакыт әти әйтә: «Баянны саттым», – ди. Мин әллә нишләп киттем. «Әти, баянны кире кайтар. Кулга мәңге алмас итәсең хәзер», – дип, үзем дә катырак әйтеп ташладым ахрысы. Ике көннән баянымны кире кайтардылар. Шуннан бу музыка инструментына мәхәббәтем «кабынып» китте. Хәзер исә аранжировкалар ясаганда да баян кушам, дуслар белән очрашуларга йөргәндә дә баянымны калдырмыйм.

Эшең авырмы дип сорыйсың, һәр нәрсәнең кыен да, җиңел дә моментлары була. Мин бер дә зарланмыйм. Иң ошаганы – бер җиргә генә кадалып, бер ноктага гына карап утырмыйсың. Монда барасың, тегендә чабасың, нинди генә кешеләр белән аралашмыйсың…

Тавыш режиссеры эшенең нечкәлекләре йөз төрле. Гади кеше тавышны, музыканы бер төрле ишетә, ә тавыш режиссеры – үзенчә, ягъни дөрес булырлык итеп ишетергә тиеш. Студиядә тавыш яздырганда әле үзгәртеп, дөресләп, тавышны идеаль итеп ясап куеп була, ә артистлар тере тавышка җырлаганда? Монда тиз арада кешенең тембрын, башкару стилен аңлап, тавышны шул ук секундта көйләп кую мөһим. Тамашачы бу моментларны белмәскә дә, сизмәскә дә тиеш. Ул бары тик чиста матур тавыш кына ишетергә тиеш. Менә шушы вакытта музыканы тоемлау кирәк тә инде. Син шул музыка белән бер булырга тиешсең.    

– Хәзер тамашачыга нинди җырлар кирәк дип уйлыйсың? Синнән нинди җырлар сорыйлар банкетларда, мәсәлән? 

– Миңа калса, иске, ретро җырларга яңача аранжировка ясатырга кирәк. Бу күпкә отышлырак. Миңа күп тапкыр музыкаль «солянка»ларда катнашырга туры килде. Менә артист сәхнәгә чыга инде. Җырлый башлый. Тавыш та бар, кыяфәт тә... Ну менә җыры!.. Сүзләре тузга язмаган, мәгънәсез. Нәрсәгә чыкты инде бу? Нәрсә әйтергә теләде? Җырның сүзләрен аңлап чыкканмы бу дип уйлыйсың. Ә, кызганыч, шундый җырлар бик күп. Тамашачы да моны сизә.
Банкетларга килгәндә, яныма килеп һаман шул ретро җырларны куюны сорыйлар. Иске җырларны яңача аранжировка ясатып җырлый башлауны күркәм күренеш дип саныйм. Яшьләргә дә кызыклы була, алар да бу җырларны көйләп йөри башлый. Җыр мәңгелеккә әйләнә. 

– Бу эш акча китерәме? Алга нинди планнар?

– Акча китермәсә эшләп йөрмисең инде анысы (елмаеп куя). Аллаһка мең шөкер дим. Эшкә яратып йөрим. Шундый әйтем дә бар түгелме: үзең яраткан шөгыльне тапсаң, сиңа гомердә дә эшләргә туры килмәячәк дигән. Менә минем дә нәкъ шулай. Миңа акча китерә торган яраткан эшем бар, гаиләм, кызларым, әти-әни, туганнар. Ә планнар дигәннән, яшьрәк егетләрне җыеп, аларны музыкага, тавыш яздырырга, аны көйләргә өйрәтәсем килә. Безнең эштә профессионаллар җитми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев