Артистның хатыны: «Фәнис үз-үзенә кул салмады»
7 ел элек Чаллы театрының әйдәп баручы артисты Фәнис Сәхәбетдинов фаҗигале төстә вафат булды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, 35 яшьлек Фәнис Сәхәбетдиновның вафаты аяз көнне яшен суккан кебек булган иде. Фәнис Сәхәбетдинов – Сарман районы Саклаубаш авылы егете. 2002 елда Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 16 ел эшләү дәверендә 58 образ иҗат итеп, репертуар тотучы актер буларак таныла. Төпле фикер йөртүе, җиңел сөякле һәм кызыксынучан булуы аңа сәхнәдә үзен иркен тотарга, төгәл образлар тудырырга ярдәм итте. «Театрда аның үз йөзе, үз урыны булды. Тормышта гади, ярдәмчел, бик игелекле кеше иде», – диләр аның турында хезмәттәшләре. Фәнис Сәхәбетдинов «Ай тотылган төндә» спектаклендәге Дивана роле өчен «Тантана» республика премиясенә дә лаек булган иде.
Чаллы татар дәүләт драма театрының ул чактагы баш режиссеры Фаил Ибраһимов аның турында: «Ул алыштыргысыз кеше булды. Тора-бара тамашачы театрга билгеле бер актер өчен килә башлый бит әле. Фәнис безнең нәкъ шундый актерыбыз иде», – дигән иде.
Фәнис режиссер, драматург, Г. Камал театры директоры Илгиз Зәйниев белән дус иде. Алар «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К. Гольдони) спектаклендә бергә эшләгәннәр. «Ул рәхәт кеше иде. Спектакльгә битлекләр ясады. Театрда гына түгел, башка җирдә эшли иде. Ара-тирә репетицияләргә соңга калып килгән чаклары да булды. «Хәзер әрлим мин моны», – дип уйлап кына куясың, ә ул сәхнәгә чыга да шаккатыра – текстын да, мизансценаны да яттан белә. Якты егет иде ул, әрәм булды. Чаллы театры үзенең артистын гына югалтмады, мин үземнең идеаль актерымны югалттым», – дигән иде Илгиз Зәйниев Фәниснең вафатыннан соң.
8 декабрьдә яраткан артистыбызның арабыздан китүенә 7 ел тула. Моны истә тотып, хатыны Гүзәл Әхмәтгәрәева белән әңгәмә корып алдык.
– Гүзәл, театр яратучы шәһәрдәшләребез Фәниснең вафатын авыр кабул итте. Аны гаиләдәге низаглар аркасында үзенә кул салган дип тә сөйләделәр. Бу дөресме?
– Юк. Без Сидоровка бистәсендә бер иске генә йортта яши идек. Фәнис вакыты булган саен аны төзекләндерде, мунча төзи иде. Фаҗига булган көнне дә ул ремонт эшләре белән мәшгуль булды. Түбә япканда аягы таеп китеп, арканга уралган. Нәтиҗәдә муенын сындырган һәм буылып үлгән. Бу – бәхетсезлек очрагы. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре моны раслады.
– Бу вакытта балаларыгызга ничә яшь иде?
– Әтиләре киткәндә олы улыбыз Солтанга 9 яшь тула иде. Мәдинәгә – 6 Салихка – 4 яшь иде. Хәзер балаларыбыз барысы да укучылар: Салих 2нче гимназиядә, Мәдинә Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта, Солтан 79нчы лицей-интернатта укый.
– Балалар Фәниснең әти-әниләре белән аралашамы?
– Әлбәттә. Балалар һәр каникулны әби-бабайлары янында Сарман районы Саклаубаш авылында үткәрәләр. Алар анда кадерле һәм көтеп алынган кунаклар.
– Гаиләгезгә авыр кайгы китергән йортны нишләттегез?
– Фәниснең өчесен шунда уздырдык та, без аннан киттек. Анда газ кермәгән, өй утын ягып җылытыла торган иде. Ялгызыма гына кечкенә балалар белән анда тормыш итү авыр булыр иде. Икенче яктан безгә анда калу рухи яктан да авыр булды. Сатканчы, торбалардагы су туңмасын өчен, без балалар белән мич ягып йөрдек. Ишек шыгырыдавын ишеткән саен балалар, аеруча Салих: «Әти кайтты», – дип әйтә иде. Балаларга психологик яра булмасын өчен без аннан башта тулай торакка киттек, аннары фатир арендалап тордык. Өч елдан соң, йортны саткан акчага өстәп, ипотекага фатир алдык.
– Белүемчә, кечкенә чагында ук Солтан спектакльдә уйнаган иде. Балаларыгызның әтиләре юлыннан китүен телисезме?
– Алар барсы да артист булырга хыяллана, театр түгәрәкләренә йөри. Солтан «Мастеровые» театрының «Подмастеровые» остаханәсендә актер осталыгы серләренә төшенә. Өчесе дә сәхнә тузанын иснәп театрда үстеләр. Иске бинада чакта «Бик сагынсаң әгәр» спектаклендә уйнадылар. Аннары «Күкәйле гөл. Практика» дигән фильмда төштеләр. Салих бүген дә «Ак калфак» спектаклендә уңышлы гына уйный.
– Димәк, алар артист булачак?
– Бу четерекле сорау. Чөнки артист – бик авыр хезмәт: күп вакыт – театрда, гастрольдә уза. Хезмәт хакы зур түгел. Ир-ат өчен бу акчага гаиләне алып бару авыр. Фәнис һәрвакыт: «Театр күңел өчен, шабашка безгә ашар, яшәр өчен кирәк», – дип әйтә иде. Ул үзе иртәдән кичкә кадәр театрда булды, ә төнлә таксист булып эшләде. Һәрвакыт кемгәдер нәрсәдер төзеште, булышты. Балаларыма мин: «Әтиегез кебек ял итмичә, көне-төне эшлисегез килсә, артист булыгыз», – дим. Мәдинә инде артистка булам дип хыяллана. Аллаһы Тәгалә ничек язган инде.
– Фәниснең соңгы ролен хәтерлисеңме?
– Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Тәрәзәңдә һаман ут яна» спектаклендәге Хафиз роле. Бу спектакльгә декорацияләрен дә Фәнис үзе ясады. Моның белән беррәттән башка театрларга да булышты ул. Соңгы эше – Әлмәт театрының «Газраил» спектакленә декорация. Очраклы туры килүме, гомере шулай язылганмы, бу әсәрдән соң Газраил аның җанын алды.
– Соңгы ролендә үзенә-үзе атты бугай?
– Спектакль ахырында пистолеттан ату тавышы сәхнә артында яңгырый. Шуңа күрә монда бертөрле генә нәтиҗә ясап булмый.
– Вакыт яраларны дәвалый диләр. Шулаймы?
– Фәниснең исебездән чыкканы юк. Ул – балалар өчен һәрвакыт үрнәк әти булып калачак. Мин еш кына: «Әтиегез шулай эшләр иде», – дим. Без үлем темасына сөйләшмибез, балаларның йөрәген яралыйсым килми. Күбрәк Фәниснең һөнәрләре, осталыклары турында сөйләшәбез. Шаян якларын, кызыклы хәлләрне искә алабыз. Алар кич белән: «Әтиебез, хәерле төннәр, урыннарың җәннәттә булсын», – диләр һәм йоклап китәләр.
– Син Чаллы кызы, Фәнис – Сарман районы егете. Кайда, ничек таныштыгыз?
– Театрда. Танышуыбыз бик кызык килеп чыкты. 2002 елда мин җәйге ялдан соң эшкә соңарып чыктым. Театрда реквизитор, актриса һәм тәрҗемәче булып эшли идем. Бинага килеп керү белән мин: «Яңа артистлар бармы?» – дип сорадым. «Күрерсең», – диделәр. Эш өчен генә: «Герой булырлыкмы?» – дип кызыксындым. Күрдем. Бәләкәй, ябык кына, сап-сары. Аңа ул вакытта 19 яшь иде. Аның белән ни өчендер беркем дә аралашмады. Никтер аны башта кабул итә алмадылар. Әкренләп мин аны коллективка керттем. Ул башта театрда яшәде, аннары әниләремә әйттем дә, без аны үзебездә торгыздык. Бергә эшкә йөрдек, дуслаштык, аннары дуслык мәхәббәткә әйләнде.
– Фәнис тормышта нинди иде?
– Ул бик тыйнак, аз сүзле, уртак темасы булмаган кешеләр белән аралашмый иде. Театрдагы корпоративларда да 1-2 тапкыр гына булды. «Мин бу өстәлләрне күрмәгәнме, мин акча эшләп кайтам», – дип, таксига чыгып китә иде. Ул яңа кешеләр белән аралашудан качты, эш буенча гына сөйләште. Кемгәдер эретеп ябыштырырга, кемгәдер төзергә, кемгәдер нәрсәдер ясарга кирәксә – барсы да Фәнискә мөрәҗәгать итте. Күп кенә артистларга дача өйләре төзергә дә булышты. Авылда да төзелеш башланса, әни башта кайната белән түгел, Фәнис белән киңәшә иде. Ул – төзелеш, Илнур абыйсы – электр өчен җаваплы булды. Энеләре Фәнил исә бар эштә дә булышып йөрде. Аларның һәрберсенең үз эше бар иде.
– Фәнисне нәрсәләр кызыксындыра иде?
– Төзелеш, автомобильләр белән кызыксынды. Безнең «Опель» машинасы бар иде. Бер вакыт аның двигателе «шакылдады». Фәнис аны салкын гаражда сүтеп, үзе ясады. Аңа бу эш ошый иде. Ул фәкать үз компаниясенең генә «йөрәге» булды. Кайберәүләр тыныч, сөйләшмәгән егетнең актер икәнлегенә ышанмадылар да. Ә спектакльләрен карагач, аның талантына сокланып туялмыйлар иде.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев