Артыңнан сөйлиләрме?
Ир-атлар гайбәт сүзне хатын-кызлардан күбрәк тә сөйли икән.
Халык телендә бер кызыклы әйтем бар. «Артыңнан сөйлиләрме? Димәк, син алда!» Ә бит дөрес – без, гадәттә, булдыклырак кешеләр турында сөйләргә яратабыз. Артистлар, җырчылар, бер сүз белән әйткәндә популяр шәхесләр хакында. Һәм мактаудан, сокланудан бигрәк, нинди дә булса кимчелекле ягын табу (әй, аның тормышында да бар әллә-ниләр, дип иркен сулап кую) безгә күбрәк канәгатьлек китерә.
Кеше турында сөйләү рәхәт шул ул. Менә үзең турында сөйләгәннәрен ишетсәң... Кызык та, кызганыч та булып китә инде. Кызык, чөнки дөреслектән бик тә-бик тә ерак була алар. Кызганыч, чөнки күпләр бу имеш-мимешләргә ышанырга мөмкин. Кайчакта гайбәтчеләрдән: «Минем хәлләр ничек анда?» – дип сорашасылар да килеп куя.
Гайбәт сүзләрдән саклану өчен нишләргә икән соң?
«Яхшы белмәгән, якын күрмәгән, ышанычыгызны яуламаган танышларыгызга үзегез турында мәгълүмат бирмәгез», – дип киңәш бирә психологлар. Башкалар гайбәт сөйләгәндә, читтәрәк торыгыз, чөнки ялгыш кушылып китеп, кешедән битәр, үзегез турында артыгын ычкындыруыгыз ихтимал.
Имеш-мимешләр, гадәттә, мәгълүмат азлыктан да килеп чыга – халык сезнең белән кызыксына икән (бусы – популяр кешеләр колагына), ялганга урын калдырмыйм, дисәгез, азмы-күпме чын мәгълүмат та бирергә кирәк.
Һәм, иң мөһиме – кеше сүзләренә игътибар бирмәскә өйрәнегез, дип киңәш итә белгечләр. Акланмагыз! Эш кешесенең боларның берсенә дә вакыты юк. Үз проблемасын хәл итә алмаган кеше башкалар проблемасы турында сөйли.
Гайбәт якыннарыгыз белән араны бозарга мөмкин икән, монысын «ишетми калып» булмый, билгеле. Теләсәгез-теләмәсәгез дә, вакыйгага ачыклык кертергә, гайбәткә нокта куярга туры киләчәк.
Барыбыз да гайбәтчеме?!
Гайбәт – кешелекнең юлдашы, диләр белгечләр. Ул күрәсең чыннан да кешелек белән бергә барлыкка килгән. Борынгы заманнарда сөйләшер өчен тема да күп булмаган, диләр белгечләр, шуңа борынгы бабаларыбыз, нигездә бер-берсе турында сөйләшкән.
Бүген инде тормыш кайнап тора, мәгълүматның исәбе-хисабы юк. Әмма шуңа да карамастан, гайбәтчеләр буа буарлык. «Сезнең гайбәт сөйләгәнегез бармы?» – дигән сорауга сорашуда катнашучыларның 82 проценты «әйе» дип, 16 проценты гына «юк» дип, 3 проценты исә «әйтә алмыйм» дип җавап биргән.
Иң кызыгы шунда – бүген инде ниндидер аерым бер төркемне генә (әйтик, капка төбендәге әбиләрне) гайбәт сөйләргә яратучылар дип атап та булмый. Эш урыннарында да күп сөйләнә гайбәт. Һәм нәрсә кызык – ир-атлар гайбәт сүзне хатын-кызлардан күбрәк тә сөйли икән. Хатын-кызлар сөйләнә дә оныта, диләр белгечләр, ә ир-атлар тәгаен максат белән эш итә.
Гайбәт уйлап табучылар, ягъни генераторлар исә һәр коллективта була. Аны өнәп бетермәскә, артыннан көлеп калырга мөмкиннәр. Әмма дә ләкин... гайбәтче беркайчан да ялгыз калмаячак.
Тагын бер өстәмә – гайбәт әле фәнни яктан, сөйләм жанры буларак та өйрәнелә икән. Жанрның төп үзенчәлеге шунда – гайбәтчеләр сүзне, кагыйдә буларак: «Сиңа гына әйтәм, беркемгә дә әйтмә», – дип башлый.
Ризидә Гасыймова әзерләде
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев