Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ашарга пешерүдән беркайчан да арымыйм»

20 октябрь – поварлар көне.

«Ашарга пешерергә, балаларны тәмле ризыклар белән сыйларга бик яратам. Үземне әллә нинди текә рестораннарга шеф-повар итеп чакырып карадылар – юк, бармадым. Мәктәптән китәсем килми»,

– ди үз эшенең чын остасы, 40 елга якын повар стажы булган Минзилә Хисамова. Ул 37нче мәктәптә ашханә мөдире булып эшли.

Минзилә Габдрахмановнаның йөзендә һәрчак елмаю, чөнки тәмле аш пешерүнең сере ачык йөзле, ихлас күңелле булуда, ди ул. Ул күпмедер дрәҗәдә табиб та, чөнки ул әзерләгән ризыкның сыйфатына балаларның сәламәтлеге бәйле. Ул рәссам да – аның ашамлыгы тәмле дә, күркәм дә булырга тиеш. Үзе бу турыда: «Тормыш иптәшем Рәшиткә беркайчан да коры гына итеп ашау салып бирмим. Ризык һәрвакыт матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Хәтта ботка да. Өйдәгеләрем өйрәнделәр хәзер. «Мондый тәмле һәм матур ризыкларны ашарга да рәхәт, үзеннән-үзе кәеф күтәрелә», – дип әйтәләр. Минем шуңа да бик күңелем була», – ди ул.

Минзилә Хисамова Чаллының сәүдә һәм технология көллиятен тәмамлаган, технолог белеме дә бар. Тумышы белән Мамадыш районының Катмыш авылыннан.

– Мин ашарга пешерергә бәләкәй чактан ук бик яраттым. Гаиләдә җиде бала үстек. 1984 елда авылда 10нчы классны тәмамладым да, колхоз ашханәсенә эшкә кердем. Дояркаларны ашата идем. Баштарак ничек пешерергә әни өйрәтеп җибәрә иде, аннары үзем дә җаен алдым. 1985 елда колледжга кондитер-повар һөнәре буенча укырга кердем. Үз теләгем белән, яратып укыдым. Студент чакларны хәзер дә якты хатирә итеп искә алам,

– ди ул.

Хезмәт юлын исә Минзилә ханым Чаллының 122нче балалар бакчасында пешекче буларак башлап җибәрә. Биредә озак эшләргә туры килми аңа. Давыдов исемендәге гимназиягә шеф-повар итеп чакыралар, күп тә үтми җитештерү буенча мөдир итеп билгелиләр. 

– Шуны әйтәсем килә: гаиләм гел терәк булды миңа. Нинди эшкә алынсам да, ирем Рәшит каршы төшмәде. Без аның белән бер авылдан. Армиядән ялга кайткач танышкан идек, үзем көтеп алдым да, озак йөрмәдек, туй иттек. Аллаһка шөкер, ике балабыз бар. Инде оныклар сөябез,

– ди әңгәмәдәшем. 

Давыдов исемендәге гимназиядә эшләгән елларын бик сагынып искә ала Минзилә ханым. «Ул шәхси мәктәп булгач, бөтен отчетларны үземә эшләргә туры килде. Атналык меню төзеп, укучыларның ата-аналарыннан акча җыеп, кибетләргә барып, үзем продукция алып кайтып пешерә торган идем. Отчетларны да хәзерге кебек компьютер аша түгел, мәгариф идарәсенә барып бирә торган идек», – ди ул.

Соңыннан аны 47нче мәктәпкә җитештерү эшләре буенча мөдир итеп куялар.   

– Бу мәктәптә сигез ел эшләдем. Биредә «Школьное питание» системасы иде. Аны да үзлектән өйрәнергә туры килде, тик кайда эшләсәм дә ярдәм итәрдәй кешеләр булды. Шуларның берсе – «Школьное питание»не җитәкләгән Валентина Парфировна. Нәкъ ул 37нче мәктәпкә чакырды да. Биредә эшләвемә 11 ел булды.

Мин һәрвакыт яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышам, телевизорда күрсәткән яки газета да басылган кызыклы рецептлар белән танышып барам, пешереп карыйм. Гомумән, ашарга пешерүдән бервакытта да арымыйм мин. Ялларда өйдә пироглар, камыр ризыклары әзерлим,

– ди әңгәмәдәшем.

Аңардан мәктәптә балалар белән эшләүнең нинди үзенчәлекләре бар дип сорашам.

– Рәхәт монда, әйтеп бетереп булмый. Өстәл әзерләүргә укучылар булыша, алар белән сөйләшәсең, яшәреп киткәндәй буласың. Аннары чын күңелдән рәхмәт әйтәләр, бөтен ризыкларны ошаталар – анысы да бик мөһим. Тәнәфесләр вакытында балалар тәмле пирожныйлар белән сыйлана. Алардан акча алып ашату да үземнең өстә. Пирожныйлар төп ашаудан соң гына сатыла. Балалар кайнар ризык ашарга тиеш – монысы мәктәбебез кагыйдәсе.

Без пешергән ашамлыклар тәмле дә, эстетик яктан матур да, сәламәтлек өчен хәвефсез дә булырга тиеш. Ә балалар ашату икеләтә җаваплы. Шушы кагыйдәләрне яшь белгечләргә дә төшендерәсе килә. Бүгенге көндә минем кул астында эшләүче пешекчем Гөлия Мөхәммәтҗановага, ашханәдә ярдәм итүчеләрем Гөлсинә Зиннәтуллинага, Миләүшә Гафиятовага, Айгөл Нигъмәтуллинага да рәхмәтләрем зурдан. Аллаһка шөкер дим, алардан уңдым, бер команда булып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап, теләктәшлек күрсәтеп, җылы һәм уңайлы мохиттә эшлибез,

– ди тәҗрибәле пешекче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев