АСЕАН саммиты кысаларында Чаллыдан самоварлар коллекциясен күрсәттеләр
Аның хуҗасы Рөстәм Әхмәтҗанов
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә саммитка килгән кунаклар өчен Татарстандагы милли костюмнарны, көнкүреш предметларынн тәкъдим иттеләр. 19нчы гасыр ахыры, 20 гасыр башында республика халкы кигән рус сарафаннарын, татар камзулларын, башкорт бизәнү эшләнмәләрен кунаклар яратып карады. Күп кенә экспонатлар – осталарның кул эше.
Казанда мондый проект ике ел элек, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшли башлады.
Экспонатлар арасында көнкүреш әйберләре дә урын алган – чигелгән сөлгеләр, сандыклар, һәм Чаллыдан Рөстәм Әхмәтҗановның самоварлар коллекциясе дә тәкъдим ителгән.
Россия белән АСЕАН арасындагы диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм үз эченә унбер илне ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев