Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асия Бәдретдинова: «Без күлмәк сатучы гына түгел»

Асия ханым – бар яктан уңган шәһәрдәшебез, эшмәкәр, шәһәркүләм ифтарлар, мөселман хатын-кызларын берләштергән фестивальләр оештыручы. Эше, холкы, дингә килүе, балалары турында әңгәмә корып алдык.

–  Йомшак, нәфис күренәсез, ә бит бизнеста моңа капма-каршы сыйфатлар да кирәк. Боларны ничек берләштерәсез?
– Миңа нәрсәдер ошамаса, кызларыма шундук әйтәм, төзәтәбез. Бу ике якка да үсеш бирә. Төп принцибым шул – миндә эшләгән кешенең үсәргә, яңа һөнәрләр үзләштерергә мөмкинлеге булырга тиеш.  Сатучыларым СММ белгеч тә, модель дә, стилист та. Бер-берсен өйрәтәләр.

– Мөселман хатын-кызлары өчен киемнәрне ничек сайлыйсыз?
– Бу эш белән 8 ел шөгыльләнәбез. «Тыйнак мода» дигән төшенчә таралган вакытка да туры килдек. Киемнәрне кешене матур итеп күрсәтә торганын сайлыйбыз. Аннары кибеттәге кызларым да иренми – килгән кешегә унбишәр образ тәкъдим итәләр. Коллективыбызда 12 кеше.  Аларга килгәндә үк әйтәм: «Без күлмәк сатучы гына түгел, ә хатын-кызларга бәхет өләшүче дә», – дим. Нишлисең, табигатебез шундый – бер яулык алсак та сөенәбез. Олы яшьтәге апалардан хәлләрен сорашсаң, яшь чакларын искә алсаң, очынып кайтып китәләр.  

– Дингә килүегез турында да сөйләгез әле.
– Ирем ягыннан да, минем яктан дә әбиләр намазда иде, күреп, догалар өйрәнеп үстек. Шулай да дин тыелган заманнар да булды бит. 30 яшьләрдә күңелемдә бу дөньяга ни өчен килүем турында сораулар туа башлады. Җавап бирердәй, намазга өйрәтердәй кеше юк иде. Бервакыт Коръән ашына җыелдык. «Ак мәчет»тән бер абзый килде. Ул вәгазь укыды, ә минем сорауларым җыелды. Шөкер, алар җавапсыз калмады. Ул көнне сеңлем һәм олы кызым белән тәһарәт тә алдык, беренче тапкыр намаз да укыдык. Үз исемем – Гөлнара. «Ул исем «ут чәчәге» дигән мәгънәгә ия. Күңелеңдә ут йөрткән кебек, борчу йөртәсең», – дип ул бабай миңа Асия исеме кушты. Аннары Рәшидә абыстайның китабын өйрәнергә киңәш итте. Тиешле барлык сүрәләрне компьютерда бастырдым да озын гына «келәм»  ясадым. Булган озын киемнәремне киеп намаз укыдым. Инде 16 ел калдырмыйм.  Шул көннән күңелемә тынычлык таптым, тормышым яхшы якка баштанаяк үзгәрде. 

– Ни өчен Асия исемен сайладыгыз?
– Кешеләр кибеткә киләләр дә, исемемне сорап та тормыйча шулай эндәшәләр.  Хәерлесе шулдыр дидем. Асия – Аллаһка буйсынучы дип тәрҗемә ителә.


–  Асия ханым, сез бизнеска кадәр кайда эшләдегез?
– Педагогия институтын тәмамлагач, 15нче мәктәптә 12 ел эшләдем. Югары сыйныфтагы рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укыттым. Икенче кызым белән декрет ялында «Метро» сәүдә үзәге ачылды. Шунда эшкә кердем. 10 ел эчендә гади сатучыдан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдем. Сәүдә челтәре хуҗалары немецларның бар җирдә дә төгәллек, тәртип иде. Зур тәҗрибә тупладым. Башкаладан бик яхшы тренерлар да килә иде. Системаны да, компьютерда эш алымнарын да яхшылап үзләштердем. 

–  Сәүдә эшенә дә шунда өйрәндегезме?
–  Мин 5нче класстан ук сата идем. Аннары тегергә дә бик яраттым. Әбием бөтен Әлмәт районына төш пешерде, сандыгы тулы тукыма булды. Ике йорт аша гына яшәде – кергән саен  берәрсен биреп чыгара иде. Ә мин шундый кеше – миңа бүген үк, хәзер үк кирәк. Ничек беләм, шулай кисәм дә төнге 3кә тегеп тә бетерәм. Әгәр кала икән – бүтән тотынмыйм.  Аннары шул күлмәкне киеп мәктәпкә барам. Анда сценарий язам, бәйрәм оештырам, биим, газета чыгарам – бөтен нәрсә минем өстә булды. Болардан тыш әле классташ кызларның чәчләренә прическалар да ясадым, рәсем дә төшердем, мотоцикл да йөрттем. Хәзер дә иң яраткан шөгылем – машина йөртү. Инде 17 ел рульдә.

–  Ни өчен сәүдә үзәгеннән китәргә булдыгыз? 
–  Әйткәнемчә, икенче декрет ялында мин дингә килдем. Эшкә яулык белән чыктым. Нык теләктәшлек белдерделәр. Җитәкчеләр Мәскәүгә конференциягә баргач, минем хакта горурланып сөйләп кайталар иде. Кайчак дингә килүче кызлар, яулыктан эшкә алмаслар дип куркуларын белдерсәләр, мин аларга: «Әгәр сез акыллы, белемле, үз позициягездә тора белүчән, холкыгыз күркәм, эшегездә тәртип  икән, сезне беркая да җибәрәселәре килмәячәк», – дим. Хәзер Аллаһка шөкер, андый проблема юк диярлек, чөнки мөселманнарның дәрәҗәсе арта.  Бераз эшләгәннән соң миңа да тагын да югарырак урын – клиентлар белән эшләү бүлеген җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Акчасы да күбрәк иде, йөреп торырга машина да бирделәр. 4 кеше арасыннан сайлап алдылар. Моңарчы савыт-саба бүлегендә эшли идем. Бу – хәләл юнәлеш. Ә инде яңа урында алкоголь дә, башка хәрәм товарлар да сатарга туры киләчәк иде. Киттем. 

– Кибет ачтыгызмы?
 –  Әйе, бу – күңелемдә йөрткән күптәнге хыялым иде. Иремә әйттем. Ул «Син булдырасың аны, матурым», – диде. Ир-ат теле белән Аллаһ сөйли дигән хәдис бар. Шуңа күрә ышанычым тагын да артты. Әле эштән киткәнче үк кулланылган элгечләр, кирәкле әйберләр таптым да товарны өйдән сата башладым. Ул вакытта Аллаһы Тәгалә «мә» дип чыгарып торды. Дога кылам да сорыйм, тагын бирә, кирәклесен табам. Димәк хәерле эш, дидем. Тик шунысы бар – ниятең нинди булуга карый. Әгәр акча эшләүне генә уйлыйсың икән – барып чыкмый. Минем ниятем – Чаллы мөслимәләренең дәрәҗәсен күтәрү иде. Кием аша да, бәлки Раббым башка юлларын да ачар дидем. Мине һәм минем гаиләмне шушы кәсебем аша җәннәтнең югары дәрәҗәсенә күтәрергә сәбәп булсын, дип теләдем. Әз генә тайпылып, акча турында гына уйлый башлыйм икән, эш бармый.  Ирем ел ярым бөтен эшләгән акчасын миңа биреп барды. Тора-бара өйдәге бүлмәбез кием белән тулды. Арендага урын эзләдем. Безгә якын бер урынга барам, хуҗасы рөхсәт бирми: «Ябыласыз сез», – ди. Бер борды, ике... Ә минем күңелемә нишләптер нәкъ шул урын якын. Үҗәтләнеп тагын бардым. Машинасында киткәндә туктатып, тәрәзәсен төшергәнне көттем дә: «Миңа кирәк!», – дидем. 15 кв метрлы караңгы бер бүлмә бирде. Өстәвенә икенче кат. Тик минем сөенгәнемне белсәгез! Тиз генә бөтен әйберләрне тезеп куйдык. Кеше килә башлады. Ике айдан зуррак бүлмәгә, бер ел дигәндә беренче каттагы урамга чыга торган 70 кв метрлы урынга күчтем. Хәзер безнең мәйдан 200 кв метр. Башка төрле хезмәтләр дә күрсәтә башладык. Аннары дини тәрбия үзәкләренә ярдәм итә һәм мөселман хатын-кызларын берләштерүче Halal fest чарасын үткәрә башладык. 

– Сез Чаллыда беренче булып мөселман хатын-кызлары өчен  масштаблы чара үткәрдегез. 
– Halal fest беренче тапкыр 2018нче елда үтте. Аның максаты – мөселман эшмәкәр хатын-кызларын берләштерү иде. Төп таләп  – кәсепнең хәләл булуы. Ул вакытта бөркәнгән кызларны гына җыйдык. Чөнки аларга эш табу бик мөһим иде. Россия, Татарстан буенча мөселман җәмгыятьләреннән  җитәкчеләр килде. Катнашучыларга югары таләпләр куйдым – 1 минутлык презентация ролигы ясарга, продукциясе белән өстәл куярга, буклетлар, визиткалар, китаплар  – бөтенесенә өйрәттек. Татарстан өчен зур масштаблы чара булды ул. 500дән артык кеше килде. Кызлар клиентлар тапты, бер-берсенә реклама ясады. Алып баручылар итеп Чаллының әйдәп баручы кибет хуҗаларын чакырдым. Берләшербез, тагын да зуррак чаралар үткәрербез дип. Тик бу чара, нишләптер, шундук колач җәймәде. Ышанып бетмәделәрме шунда?! Хәтта каршы килүчеләр дә булды. Авыр булды, яшермим. Шулай да ул вакыттагы актив мөслимәләрне берләштергән WhatsApp төркем хәзергәчә эшли. Алдынгы карашлы, гаиләсендә дә эшендә дә уңышка ирешкән, булдыра һәм артыннан ияртә торган кызлар анда. Ниндидер проблема килеп чыга икән, әйтик, 5 бала белән тол калган һәм бурычка баткан хатын-кызлар турында белсәк – акча җыябыз. Аеруча, пандемия вакытында күп булды андый очраклар. Кем капчыгы белән бәрәңге, кем үз балаларыннан калган киемнәрен йөгереп кенә илтеп бирәбез. Инвалидлар ифтарына да волонтерларны шуннан таптык. Авыруларны үз машиналарына утыртып алып килделәр. Файдалы эшләр башкара торган төркем. Соңгы елларда 300дән артык кеше җыелган ифтарлар үткәреп киләбез. 

– Хезмәткәрләрегез тырыш, инициатив, сәләтле дисез. Бу җитәкчедән дә тора бит.
–  «Эшләгән кешенең тире кипкәнче хезмәт хакы түләнергә тиеш» диелә бер хәдистә. Көнендә үк булмаса да, сузма дигәне аңлата. Кеше бит инде гаиләсенә акча алып кайтам дигән ният белән көч куя. Һәр эш түләнергә тиеш. Видео төшерәме ул, яулык бәйләүнең яңа юлын күрсәтәме... Шул вакытта хезмәткәрләр рәхәт итеп эшли. Аннары берсен мактасаң, шунда ук икенчесен дә мактарга кирәк. Бүтәнчә булмый. Алар моңа лаек та. Гадел булырга кирәк. Шулай ук исламның бер баганасы – зәкят чыгару хакында да онытырга ярамый. Аны түләгәч, бәрәкәт арта. Моны мин үзеңә  инвестиция дияр идем. Иң мөһиме – балаларга инвестиция, белем өлкәсендә теләкләрен тормышка ашыру, аннан кала – зәкят. Шуңа мин «балаларымны зәкят түләүчеләрдән итсәң иде» дип телим. Чөнки зәкят түләүче ул бай кеше.    
–  Исламда  хатын-кызга бизнес белән шөгыльләнү рөхсәт ителгәнме?
–  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең беренче  хатыны Хәдичә хәзергечә әйткәндә бизнес-вумен булган. Аның дөяләре, кәрваннары шәһәрдән-шәһәргә товар ташыган. Күпме акча эшләгән ул, һәм аны ислам үсешенә тоткан.  Хәзерге  вакытта да ислам дәүләтләрендә зур бизнеслары булган, әйтик банк тоткан хатын-кызлар бар. Әгәр ир рөхсәте бар икән, гаиләсенә зыян китерми икән, мөселман хатын-кызына эшләргә ярый. Нинди урында эшләве дә әһәмияткә ия. Әйтик, хәләл булмаган җирдә эшләсә, Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорарга, көтәргә кирәк. Үзгәрешләр булыр, әкрен-әкрен генә. 

–  Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
– Тормыш иптәшем белән Чаллыда, студент вакытта таныштык. Рәис – көрәшче, физкультура укытучысына, мин башлангыч сыйныфлар укытучысына укый идек. Киләсе елга бергә яшәвебезгә 30 ел була. 3 кыз үстердек.  
– Алар сезнең эшне дәвам итәме?
– Олысы – Зөлфиянең үскәндә үк рәссам икәне күренә иде, леголардан төрле корылмалар ясады. 7нче класста сәнгать мәктәбенә бирдек, ул аны 3 ел эчендә экстерн белән бетерде. Кирәге чыгар дип, тегүчелеккә дә бирдек. Җиңел булмаса да тырышты, өйрәнде. Һөнәре буенча дизайнер, эксклюзив никах күлмәкләре тегә. Хәзерге вакытта декрет ялында, малай үстерәләр. Уртанчы кызыбыз Регина КФУда лингвистлыкка укый. Хәзерге вакытта Ирландиядә ярты еллык курсларда, инглиз телен ныгытырга китте. Ул чит телләр – француз, төрек, хәзер гарәп телен өйрәнә. Чит ил компаниясен дә үзе  тапкан, гаризасын биргән, килешү төзегән. Анда төнлә кызлар гимназиясендә тәрбияче булып эшли, көндез укый. Кечкенәсе «Адымнар» гимназиясендә белем ала. Аңа әле 12 генә яшь, тик мин аның зирәклегенә, хатын-кыз акылына хәйран калам, киңәшләрен тыңлыйм. Гомумән, кызларымнан бик күп сыйфатлар буенча үрнәк алам, өйрәнәм. Балаларым белән шулай бик якын булганга микән, минем аерып әйтердәй дус кызларым да юк. Серләремне исә Айгөлгә сөйлим, әнине борчыганым юк. 

– Бәлки белмәүчеләр дә бардыр, җырчы Айгөл Шәйхетдинова – сезнең бертуган сеңлегез.
–  Айгөл миннән 10 яшькә кечерәк, кызым сыман. Хәтерлим, укырга киткәч, аны үлеп сагынып кайта идем, кунакка алып килә идем. Ринат Гобәйдуллинның ансамблендә үзем дә җырлый идем, Кияүгә чыккач, сәхнә мине кызыктырмаганын аңладым. Ә Айгөл 3 яшьтән җырлады. Безнең әни дә, аның бар туганнары да җырлый, әтиләр – гыйлем ягыннан көчле.  Мәктәпне тәмамлауга сеңлемне ансамбльгә алып бардым, Ринат абый аны шундук алды. Хәзер дә аралашып, ярдәмләшеп яшибез, бергәләп дин гыйлемен алабыз. Ришат белән икесе дә намазда. Уразаларны бергә тотабыз, ифтарларда Айгөл мөнәҗәтләр башкара башлады.

– Асия ханым, гаилә, бизнес, җәмәгать эшләре, дин белемнәре алу  – барысына да ничек өлгерәсез?
– Без эшләп үстек. 11нче класста укыганда, абыем төзелеш техникумын бетергән иде, аның белән икәү өйгә янкорма төзедек. Мин измә ясыйм, ул тезеп тора. Әни – штукатур маляр, тикшереп тора. Башкарып чыктык!  Әти-әниемә рәхмәтлемен – алардан саулык, көчле геннар, сәләт күчкән. Аннары мин аз йоклыйм. Атнасына бер тапкыр – 8 сәгать, калган көннәрне 4-5 сәгать кенә йоклаган чаклар да була, миңа җитә, рәхәтләнеп йөрим. Илһам төнлә килә – өйдәгеләрне ашатып, йоклатып, эшләремне бетергәч, идеяләр туа башлый. Аларны язып куям, юкса иртәнгә юкка чыга.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев