Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Ашханәбездән уңдык»

Мәктәп туклануыннан укучылар канәгатьме?

Еш кына әти-әниләр социаль челтәрләрдә балаларыбыз мәктәп ризыгын яратмый, «тәмсез» дип, ашамыйча өйгә кайталар, дип зарланалар. Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка барып, балаларны тукландыру белән танышып, укучылар белән сөйләшеп кайттым. 
Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, биредә 439 бала укый. Алар барсы да кайнар ризык белән тәэмин ителә. 
Биредә беренче дәрестән соң, балаларны сыйныфлап ашаталар. Кизү торучы малайлар һәм кызлар табын әзерлиләр. Ашханә мөдире Рузилә Сәгыйрова әйтүенчә, капиталь ремонттан соң ашханәдә эшләү рәхәт. Алты аш-су остасы укучыларны кайнар ризык, чәй-компот белән сыйлый. Ризыкларның күпчелеген «Мәктәп туклануы» комбинатыннан китерәләр. Итне хәләл стандартларга туры китереп ашханәдә эшкәртәләр, пешерәләр.

«Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, безнең ашханә иртәдән кичкә кадәр эшли. Интернатта яшәүче балаларны көненә 5 тапкыр ашатабыз. 5-11 сыйныф укучылары барсы да ашый. Малайлар, кызлар, шулай ук әти-әниләр  ризыктан канәгать», – ди Фирдүсә Әюпова. 

Без сөйләшкән арада ашханәгә 7 «Б» сыйныфы укучылары Зәринә Миңнегалиева белән Ләйлә Мөслимова керде. Алар киләчәктә табиб булу хыялын тормышка ашыру өчен әлеге лицейга укырга кергәннәр икән.

«Без Зәй районы Кадер авылыннан. Интернатта торып укыйбыз. Боткалар да, аш та тәмле. Макаронны да   яратабыз. Җомга көннәрендә камыр ризыклары белән сыйлыйлар. Алар да бик тәмле», – дип кызлар пирожки, булочкалар алып чәй эчтеләр. 

– Балаларга төрле ярмалардан боткалар, итле ашлар пешерәбез.  Бүген менюда кәтлит белән карабодай боткасы иде, салат, чәй, пирожки, алма бирдек. Ризыкны төрләндерергә тырышабыз. Күреп торасыз, балалар камыр ризыкларын бик яраталар. Пирожки, булкаларны, камыр эчендәге сосисканы тәнәфес саен да алырга мөмкиннәр, – ди ашханә мөдире Рузилә Фәнүсовна. 

Туклануның бәясе белән дә кызыксындым. Төшке аш 88 сумга төшә. Аның 78 сум 40 тиенен ата-аналар, калганы бюджеттан дотацияләнә. Интернатта яшәүчеләр өчен бер көнгә туклану 236 сум 70 тиен тора. Эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең балаларына туклану 130 сум 18 тиенгә төшә. Махсус хәрби операциядәге ир-атларның балалары бушлай туклана. 

Балаларны ашатуны Роспотребнадзор да, ата-аналар комитеты да даими тикшереп тора. Җитәкчеләр әйтүенчә, ризасызлык белдерүчеләр юк, чөнки балалар туклануы барлык санитар нормалар буенча, төгәл оештырылган. 

Әти-әниләрнең фикерләре белән дә кызыксындык.

Гөлнара Мөхәммәтдинова, ике укучы әнисе:
– Лицеебызны бик яратабыз. Быел ремонт ясалгач, матурланып китте. Укытучылар лицейда миллы җылы мөхит тудыра алганнар. Балалар көннең күп өлешен мәктәптә үткәрәләр. Шуңа күрә туклану бик мөһим. Лицеебызда үзләре әзерлиләр, шуңа күрә һәрвакыт яңа пешкән тәмле ризыклар, һәм иң мөһиме хәләл. Дәресләрдән соң булган чаралар алдыннан да, алдан сөйләшеп кайнар аш ашарга мөмкин. Өстәмә сатыла торган «тәмнүшкә» ләргә бәяләр кыйммәт түгел. Улларым тукланудан канәгать, ризык тәмсез дигәннәре юк. 

Лилия Шәйдуллина:
– Кызым 7нче сыйныфта укый. Тукланудан канәгать, моңа кадәр укыган мәктәптә алай түгел иде. Балалар көне буе ач йөри иделәр. Аллаһка шөкер, лицейда сыйфатлы һәм файдалы ризык ашаталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Гали Акыш лицей-интернаты