Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгып машина алырга кирәкме?

«Бәяләр бик уйный. Кредитларга ставкалар югары», - ди белгечләр.

Автомобильләр базарында ни хәлләр бар? Машина алырга теләүчеләргә нәрсә белергә кирәк? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен саннарга күз салдык, сораштыру үткәрдек, белгечләр һәм машина сатучылар фикерен белештек.

Чаллы буенча статистикага күз салсак, быел 6 ай эчендә 23 501 транспорт чарасы сатып алынган. Бу узган елның ярты елы белән чагыштырганда 2 639га күбрәк. Моңа җиңел һәм йөк машиналары, автобуслар керә. Елның икенче яртысы автобазар өчен нинди булыр икән соң?

Интернетта нәрсә язалар?

Интернет чыганаклар белдерүенчә, 2024 ел дәвамында автомобиль базары тотрыклы булмаячак. Шөкер,  «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе белдерүенчә, әлегә кискен үзгәрешләр юк. Ил буенча халыкның машина алу активлыгы кимемәгән. Күрәсең, кешеләр бәяләр артуыннан куркып машина ала. Чөнки хәл теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Бар да «Үзәк банк»ның ставкаларны күтәрү-күтәрмәвеннән тора. Моңа башка экономик ситуацияләр дә йогынты ясарга мөмкин. 

«Башка экономик ситуацияләргә» машиналарны чит илгә чыгару кыенлашу, бәяләрнең артуы, үтиль җыемнарының кабат артуы кебек факторлар да керә. Иң яхшы фаразларны исәпкә алганда, быел 1,65 миллион яңа машина сатылачак, ди белгечләр. Начарга юраганда, миллионнан бераз гына күбрәк. Бүгенге көнгә исә 720 мең яңа машина сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 79 процентка артыграк. Базарны әлегә уңай якта тотып торучы фактор дип рубль курсының төшүен билгеләп үтәләр. Ул акчаларны сату-алуда тота, ди белгечләр. 

«Машиналарны хәзер алырга киңәш итәм»

«Амиравто» автомобиль салоннары хуҗасы Алмарис Хайбиев белдерүенчә, автобазарның кайсы якка барганын белгечләр дә төгәл әйтә алмый.

«Җиде елдан артык машиналар сату белән шөгыльләнәм, шуны гына әйтә алам: дөнья көннән-көн үзгәреп тора. Яңа законнар чыга. Ни буласын белеп бетереп булмый. Моны бары тик кабул итәргә генә кирәк. Әле менә «утилизационный сбор»ны күтәреп куйдылар. Бу чит ил машиналарын Россиягә керткәндә түләнә торган салым. Аның күләме соңгы ярты елда 3 тапкырга артты. Шуның белән машина бәясе дә арта дигән сүз. Октябрь аенда ул тагын күтәрелә, диләр.  Ил эчендә булган машиналар гына җитми. Көн саен йөзәрләгән автомобиль сатыла. Шуңа чит илдән кертәләр. Ә инде аны сатканда базардагы бәядән дә ким куеп булмый. Чөнки сатылган машина акчасы тагын машина алырга китә», - ди ул. 

Алмарис әфәнде шулай ук соңгы ике ай эчендә машиналар кимрәк сатыла башлавын да ассызыклап үтте. 

«Казандагы, Уфадагы коллегалар белән сөйләшеп торабыз. Алар да шулай ди. Кешеләр икеләнеп калды. Күбесе нәрсә эшләргә белми. Кемдер бәяләр төшәр дип көтә. Бу әлбәттә ышанырлык нәрсә түгел. Мин клиентларга хәзер алырга киңәш итәм. Чөнки соңрак 20-30 процентка кыйммәтрәк бәягә алачаклар», - ди шәһәрдәшебез.

Бәяләргә күз салсак, бүгенге көндә «АвтоВАЗ»да җитештерелгән яхшы комплектацияле машина 1 миллион 300 мең сум тора. Билгеле инде,  тотылганнары күпкә очсызрак. Һәм гомумән, кулланышта булган Россия автомобильләренә бәяләрнең хәзер иң түбән чоры. Гадәттә, аларны авыл җирлегендә яшәүчеләр ала икән.

“Кытай машиналары үзен акламады»

«Шулай да тормыш үзгәреп тора, комфортлы машиналарга күчеп утыручылар да арта. Безнең салонда да күпчелек тотылган, урта сегмент саналган, премиум машиналар сатыла. Илдәге вәзгыятьне исәпкә алсак, күпләр запас частьләр табылмас дип уйлый. Әмма базар бу ситуациягә дә яраклаша, борчылырга урын юк. Ә менә яңа Кытай машиналары алучыларга яхшылап уйларга киңәш итәр идем. Беренчедән, бәяләре кыйммәт, заказ белән кайтартасы. Икенчедән, аларны ремонтлый алучылар сирәк. Ә инде Германия, Япония, Корея машиналарының «кай җиреннән кереп, кайдан чыгасын» механиклар яттан белә. Күптән түгел берничә танышым яңа Кытай автомобиле алган иде. Берсенең - 10 мең, икенчесенең 8 мең пробегтан соң моторы килеп чыкты. Күз алдына китерегез, машина үзе 2-3 миллион торса, моторы миллион ярым сум. Әлбәттә, дилерлар аны гарантия белән сата. Тик әлегә моторлар, ягъни запас частьләр һәм, әйткәнемчә, белгечләр җитеп бетми. Шул сәбәпле бу танышларымның машиналары да инде 4 айга якын ремонт көтеп, тик тора. Кытай машиналарына әле сыйфат ягын яхшыртасы бар, әлегә ул ышанычны акламады. Тиешле дәрәҗәгә җитәр өчен әле аңа 7-8 ел кирәк дип уйлыйм», - ди Алмарис Хайбиев. 

Белгечләр сүзләренчә, бүгенге көндә күбесе машинаны кредитка ала. «Үзәк банк» исә кредитны банкларга 18процент белән сата. Банклар инде кешеләргә ставканы индивидуаль төстә билгели. Монда кешенең кредит тарихы да исәпкә алына. Уртача алганда 20-25 процент белән, күп дигәндә 7 елга килешү төзелә. 

«Кулында акчасы булмаганнар өчен дә мөмкинлекләр бар. Мисал өчен, хәзер беренчел кертемсез дә автокредит алып була. Тик кайбер салоннарда өстәмә хезмәтләр дип, машина бәясен 2 миллион дип алсак, 700-800 мең сум өстәп куялар. Мин моны хупламыйм», - ди автомобильләр салоны хуҗасы.

«Шәһри Чаллы»да сораштыру нәтиҗәләре

«Шәһри Чаллы» подписчиклар арасында сораштыру үткәргән иде. Анда катнашкан 90 кешенең 30 проценты «Лада» машинасында йөрүен әйтте. 14 проценты – Германия, 8 проценты - Корея, 6 проценты - Кытай машинасын үз итүен белдерде. Кайсы ил машинасында йөргәнен белмәүчеләр дә бар икән (9 процент). 1 процент кеше велосипед, мотоциклны үз итә. Кемдер әле «Берсе дә юк, бик тыныч», - дип җавап биргән. «Опель», «Тойота», «Киа», «Хендай» машиналарын атап киттеләр. Ә менә 26 процент кеше җәяү йөрүгә җитми инде, дип билгеләп үтте.  

Рафис Кәлимуллин, җырчы: 

«Берара машиналар белән мавыгып алдым. Шуңа бу теманы яхшы беләм. Машина бәяләре инде ул я үзгәрми, я арта гына. Кредит ставкалары да тотрыклы түгел. Аны берничек тә төгәл әйтеп булмый. Аннары төшкәнен, җайланганын көтеп ята торган заман түгел. Дәүләт программалары чыгып тора, мөмкинлек булганда алардан файдаланып калырга кирәк. Минем уйлавымча, күпләр Корея машиналарын үз итә. Аеруа, таксистлар. Чөнки алар чыдам да, бәяләре дә кулай»

Самат Хәкимуллин, машиналар белән шөгыльләнүче яшь белгеч

«Бәяләр бик уйный. Кредитларга ставкалар югары. 18 процент белән диелә. Банклар исә 20-30, хәтта 40 процент белән бирә. Шулай да, машина алу өчен автокредит булу бик яхшы, дип саныйм. Бүгенге көндә акча җыеп, транспорт алу мөмкин нәрсә түгел. Яңа машиналардан күбрәк Кытайныкылар сатыла, тотылганнардан 300-500 меңгә «АвтоВАЗ»ныкын алалар».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев