Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Ат ризыгы – «жмых» ашый идек»

Сугыш чоры балалары.

Тиздән илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Сугыш чорының газапларын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр бу еллар турында хәзер дә күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Шигырьләр язучы Александра Балакаева – шундыйларның берсе. 
– Мин – Тукай районы Мәләкәс авылында 1938 елда туган бала. Гаиләдә өч кыз үстек. Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз авыр сугыш  һәм аннан соңгы елларга туры килде. Әтием абыйсы һәм энесе белән Бөек Ватан сугышына китте. Өчесенең берсе дә кайтмады. Аларны югалту әби белән бабайга, безнең әниебезгә дә бик авыр булды.  Өч баланы үстреү өчен әниебез көн-төне колохоз эшендә эшләде, без әби-бабай тәрбиясендә  булдык. Анисия әбиебез безне эшкә өйрәтте. Бабабыз да бик тәртипле булды. Тормыш авыр булса да, беркайчан авызыннан начар сүз чыкмады. Әтиебез Мәскәү янындагы яисә Днепр елгасы янындагы бәрелешеләрдә һәлак булгандыр. Без кечкенә чакларда зурлар шулай сөйли иделәр. Дөресрәее, әтинең хатларын укыйлар иде. Укыйлар да елыйлар... Әбием: «Өч ул үстердем, рәхәтен күрмәдем», – дип яшь түгә иде. Зурларның моңсу йөзләрен күрү безнең өчен күңелсез күренеш иде. Шуңа күрә мин әтинең хатларын утка яктым. Бик зур хата эшләгәнмен, – ди авыр хисләргә бирелде ул. 
Зур үскәч ул әтисе Гурий Шабалинның   хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелүен белгән.
Шура сугыш чорының әчесен дә,  төчесен дә «татыган». Черек бәрәңге, какы ашап үскән буын вәкиле ул. Ярый әле сөтне мул бирә торган сыерлары булган. Шул сыер аларны үлемнән саклап калган.
Кечкендән өй эшләрен дә, колхоз эшен дә эшләгәннәр алар. Яз көне әниләренә  колхозның   уҗымын утарга булышканнар. Көзен әниләре көне буе  уракта булган.  Өй эшләрен кызларын башкараган. «Без әнигә кайчакларда (ашарга булганда)  төшке ашка ризык илтә идек. Ризыкны чүлмәккә салып, өстен тәлинкә белән каплап сетка белән йөртә идек. Җәфаланып бетә идек. Сумка да, пакет та – берни дә юк», – ди ул.  
Аякларына, өсләренә кияргә дә булмаган. Мәктәптә укый башлагач, бабасы чабата үреп биргән, өсләрендә иске телогрейка. «Яз көне күтәртмәле чабата киеп чыгып китәбез, тирән су аша үткәндә аякка су керә,  аяк гел юештә булган көннәр дә еш була иде. Мәктәптән кайткач,  аякларны нәрсә бар шуңа төреп җылыта идек, уйнарга чыгу турында уйлыйсы да килми», – ди ул күз яшьләренә буылып. Александра мәктәпкә киткәнче фермага барып, атлар алдыннан «жмых» алып кайткан. Мәктәптә шуны ашаганнар. 

Бөек Ватан сугышында Җиңү хәбәре килгәч, бөтен авыл халкы сөенгән. Гармуннар белән урамга чыгып, җырлаганнар, биегәннәр. «Безгә генә бәхет таңы атмады. Әти кайтмады», – ди Шура ханым. 

14 яшьтә ул ныклап колхоз эшендә эшли башлый. Кызлар белән бергә кырда комбайн артыннан солы саламы җыялар. Солы кылчыгының тәнне авырттыруына түзәрлек булмый.  Кыз көннәрнең берсендә авылдан китәргә карар кыла. Өстенә иске телогрейка, аягына итек киеп туганнары чакыруы буенча Казанга китә. Бер ел биредә бала карый. «Ашаталар, аена 5 сум хезмәт хакы түли иделәр. Башка эшкә күчеп булмый, паспорт юк. – дип дәвам итте ул яшьлек еллары турындагы хәтирәләрне. 

Аннары яше җиткәч, әнисе колхоз рәисенең хатыны Мархиҗамал белән сөйләшеп, Александраны колхоздан чыгара һәм кыз паспорт алу бәхетенә ирешә. Аннары  Казанның хәрби заводына эшкә керә. Башта заводның пионер лагерында ашханәдә эшли, аннары заводка өйрәнчек итеп эшкә алалар.

«Монда да хәлләр авыр иде. Төшке ашка потопкада бәрәңге пешерә идек. Ике телем ипигә үсемлек мае сөртеп ашаган чаклар да күп булды. Аннары ипи заводы да ремонтка ябылды», – ди. 

Аннары ул фрезерчы, станокларны көйләүче булып эшли. Төшке ял вакытында станоклар арасында түгәрәк, сигезле бию бииләр. Шура җырларга да яраткан. Моны завод директоры күргән һәм кызга Горбунов исемендәге клубка җырларга йөрергә тәкъдим иткән. Тик юньле киеме дә булмаган кыз анда бара алмаган.

«Пятачокларга барып биеп, җырлап авыр тормышыбызны җиңеләйтеп кайта идек инде», – ди ул. 

Александра апаның тормышы сугыштан соң да җиңел бармаган. Кияүгә чыккан, әмма бәхете булмаган, ире холыксыз булган, спиртлы эчемлекләр белән дус булган. Яхшы тормышка өмете өзелгәч,  хатын аның белән аерылышкан һәм туган якларына, дөресрәге Чаллыга кайтып урнашкан. Гомере буе «Энергетик» мәдәният сараенда электрик, ут куючы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач вахтер булып хезмәт куйган. Җырларга, шигырьләр язарга яраткан. 

«Гомерем эштә үтте. Ике дача төзедем. Улымны аякка бастырдым. Үз тормышымны үзем алып бардым, беркемнән дә ярдәм сорамадым», – ди ул.

Шура апа инсульт кичергән, аны җиңеп аягына баскан булган. Ниндидер вирус кабат аяктан еккан аны.  «Терелермен, аягыма басармын дип өметләнәм», – ди үзе. 

Ул бүгенге көндә улы Валера тәрбиясендә яши. Хәле яхшы булмаса да, фатирын чиста тота, шигырьләр яза. «Без күргән сугыш газапларын башка беркемгә дә күрергә туры килмәсен», – ди шәһәрдәшебез. 
Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы Сугыш чоры балалары