АТА- АНАЛАР ГЫНА ГАЕПЛЕМЕ?
Әйтәсем килгәне шул мәгариф өлкәсенә белер белмәс көе тыкшынмаска кирәк, анда безнең булдыклы, зирәк җитәкче-оештыручылар, галимнәр, хезмәткәрләребез эшли, методика, яңа технологияләр, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, тәрбия бирү процессында аларга өйрәтәсе юк, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, юк икән, иң яхшысы –комачаулап йөрмәү.
«Чын мирас» журналының 2013 ел, 4 санында «Акыл алтын, йөрәк салкын» дигән мәкалә бастырган идем. Сүз – туган телебезне өйрәнү өлкәсендә килеп чыккан кыенлыклар, аларны чишүнең үзем күзаллаган юлларын күрсәтү турында иде. Тик...тик... Ул чактагы кайбер мәсьәләләр хакында бүген инде авыз ачып сүз әйтергә дә кыймыйбыз. 2017 елдан соң хәлләр бөтенләй мөшкелгә әйләнде. Туган телне өйрәнүнең ике төп урыны барлыгын берәү дә инкаръ итми: гаилә һәм мәгариф өлкәсе (балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары). Соңгы елларда гаиләнең бу йөкне тарта алмавы ачык күренә. Моны ата-анага Аллаһ тарафыннан иңдерелгән илаһи миссия дип кабул итәргә кирәклеген берәү дә шик астына ала алмый. Әмма чынбарлык шундый – хәтта чеп-чи татар районнарында туган телдә укытуга каршы төшүчеләр - татар әти-әниләре.
Ата-аналар прагматизмының (имеш, татар теле белән ерак китеп булмый) иң хилаф, чагылышын без туган телгә кагылышлы вәзгыятьтә күрдек. Һәм зиһенсез калдык. Кая монда газиз татар телен гаиләдә өйрәтү?! Аны мәктәптә укытуга каршы килә бүгенге әти-әниләр! Татарлар үзләре үк туган телдә белем алуга каршы киләләр... Дөнья тарихында мондый хәл булды микән? Югыйсә әлеге әти-әниләрнең күпчелеге, нәкъ менә туксанынчы елларда, милли үзаң бераз кымшанып, үсешкә барган чорларда татар мәктәпләрендә, татар сыйныфларында күп фәннәрдән туган телдә белем алган буын. Ул чорларда мәктәпләрдә чын милли мохит туып килә иде. Әмма соңгы елларда илдә башка халыкларның туган телләрен өйрәтүгә карата алып барылган басымлы эш, аның өстенә, глобальләштерү безне көрчеккә китереп терәде – боларның ачы җимешләрен без бүген бөтен тулылыгы белән татыйбыз.
«Балалар төп дәүләт телендә (нинди тел икәнен беләсез) белем алсалар гына зирәк, көндәшлеккә сәләтле булачаклар, дигән фикер ата-ананың баш миенә ныклап кереп урнашты инде.
БДИны фәкать төп дәүләт телендә генә бирдертү кайбер мәсьләләрдә чыннан да бала алдында бихисап юллар ачкан сыман тоела – тиешле баллары җитсә, илнең теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Имеш, балаларыбыз туган телдә белем алсалар, андый мөмкинлектән мәхрүм калалар икән... Моны кем уйлап чыгаргандыр, әмма ул яңа чор кешеләренең баш миенә кымшанмаслык булып кереп урнашты. Әйтерсең, татарча белем алган элекке буын вәкилләре арасыннан бөек фән галимнәре, сәнәгать, финанс, дәүләт эшлеклеләре, үз хезмәтләрендә биеклекләр яулап алган милләттәшләребез үсеп чыкмаган? Сәнгать, әдәбият, мәдәният өлкәсендәге күренекле милләттәшләребезне әйтеп тә тормыйм. Аларның барысы да, биеклеккә ирешү юлында татар мәктәпләрендә белем алуның зурлыгын, нигезле һәм җанга ятышлы, аңлаешлы, зиһенне үстерүгә әйтеп бетергесез этәргеч бирүен, хәтта туган телдә укуның зарурлыгын ассызыклап әйтеп киләләр. Әти-әниләрне кызыктыруга, аңнарын буташтыруга корылган ялган үз эшен яхшы эшли – туган телне белем алуга яраксызга чыгару тенденциясе куркыныч төс алып бара. Нишләргә соң? Барысын да ата-аналарга гына аударып калдыргамы? Бик җиңел, хәтта аңлаешлы кебек. Алай түгел шул.
ОЧСЫЗ-КЫРЫЙСЫЗ ЭШ МӘЙДАНЫ
Безгә акылны эшкә җигәргә кирәк, бүгенге вәзгыятьтә, бу мәсьәләдә әти-әниләрне генә гаепләү урынсыз, күрәсең, туган тел мәсьәләсендә, аерым иҗтимагый, социаль-психологик шартларда җәмгыяттьтә без игътибарга алып бетермәгән катлаулы процесслар бара. Аларны өйрәнеп, чишү юлларын тапканчы, күпмедер вакыт үтәчәк, югалтулар аша да узарга туры киләчәк. Бу без, татарлар, үтәргә һәм җиңеп чыгарга тиешле юл! Кулны төшермәскә, чигенмәскә кирәк. Татарга әле «бетте көч, сынды кылыч (Тукай сүзләре)» дияргә иртә, хәтта мондый фикерне башка да китерү ярамый. Мең еллар буена яшәү өчен җан-фәрман көрәшеп, коточкыч киртә-каршылыкларны үтеп, бүгенге көнгә килеп җитә алган халыкның тулаем өметсезлеккә бирелергә хакы юк. Татар яшәргә хөкем ителгән!
Тел кризисы тарихи хәтер кризисы белән бергә үрелеп бара. Без милли үзаңның нинди мөшкел хәлдә икәнен бөтен тулылыгы белән күрәбез. Татар (тарихи-иҗтимагый күренеш, милләт, тел-мәдәният саклаучы һ.б. буларак күз алдында тоту) татарга гына кирәк. Бу хакта еш кабатлана. Милли үсешне кайгыртырга дип чәчрәп чыккан кайбер җәмәгать оешмалары, аерым энтузиастлар, башлыча, гаепне туган телне саклап калырга, аның бүгенге вәзгыятьтә аз гына булса да үсешен тәэмин итәргә омтылган зыялы затларыбызны, мәктәп мөдирләрен тәнкыйтьләргә, гаепләргә остарып киттеләр. Кулыннан килеп җитмәгән әти яки әни, тормышны кирәгенчә алып бара алмаулары аркасында, чарасызлыктан гаҗиз булып, үз балаларын җәберләгән кебек булып чыга инде бу. Ә бит нәкъ менә шундый милләтәшләребезнең эшен, тырышлыкларын күрергә, аларны дәртләндерергә, мөмкин булганча аларга ярдәм, булышлык итү юлларын табарга кирәк. Кайбер җәмәгатьчелек вәкилләре еллар буе шушы хакыйкатькә арка куеп, һаман үзләренең нәтиҗәсе шикле эшләрен – фәкать кемнәрнедер туктаусыз гаепле итеп күрсәтү эшен дәвам итәләр. Шундыйларның кайберләрен «акылга китерергә» тырышып, омтылышлар ясап карыйм, кул гына селтиләр, яки астыртын гына елмаялар. Күрәсең, аларның максатлары бөтенләй башка... Укытучылар, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, мәдәнияттә, башка өлкәләләрдә эшләүчеләр, позитив рухлы аерым җәмәгатьчелек вәкилләрен – фидакарьләрне санап чыксак, алар меңнәрчә. Барысы да туган телебез, татар халкының рухиятына хезмәт итәләр. Аларны күрмәү, хөрмәт итмәү гафу итмәс дәрәҗәдә ялгышлык булыр иде.
Туксанынчы елларда туа башлаган милли мохитны татар яшәгән һәр җирдә кабат торгызу иң актуаль мәсьәләрнең берсе булып тора. Кыен проблема, хәзер шартлар бөтенләй икенче төс ала, милли мохит җанланмый торып, халык башкача үсеш юлына баса алмаячак. Алда – зыялылар, татар мәгърифәтчеләре өчен очсыз-кырыйсыз эш мәйданы. Милли мохитны булдыру да каләм әһелләренең (язучылар, журналистлар), сәнгать эшлеклеләренең (бигрәк тә профессиональ җырчылар) роле зур. Шундый заманга кереп барабыз, бизнес өлкәсендәге күренекле шәхесләрнең дә милли мохитны үстерүгә үз өлешләрен кертергә омтылышлары ачык чагыла башлады. Бу яхшы фал, димәк, эшмәкәр милләтәшләребез рухи алгарыш чорына кереп баралар. Моны күрергә һәм аларның омтылышын дөрес файдалансак иде. Соңгы вакытларда мәчетләрдә туган тел курслары ачыла. Дин белән милләт язмышы бербөтен икәненә дәлил. Монда да безгә бердәмлек бик кирәк.
Мәгариф өлкәсендә «милли төбәк компоненты» дигән кануни дип әйтерлек өлеш бар иде. Татарстанда ул зур программа төсен алды. Шуны нигез итеп алып, балаларга туган телдә белем, милли тәрбия бирүнең ныклы системасы туып килә иде. Әмма кайбер артык акыллы башлар «татар – компонент түгел, безгә тулы мәгариф системасы бирегез» дигәнрәк шәкелдә, уңга-сулга, кирәгенә дә, кирәкмәсенә дә хатлар, телеграммалар юллый башладылар. Моны алар аерым җыеннарда үзләренең чыгышларында, зур эш башкарган сыман, мактанып сөйлиләр иде. Бу «эшлеклеләргә» каршы мәгарифтә эшләүче милләтәшләребез дә, Разил Вәлиев кебек милли сәясәтчеләр дә көрәшеп карадылар, тик бу көрәш безнең файдага тәмамланмады. Мәскәүләргә сигнал тиз барып җитте (аларга шул гына кирәк иде), югарыдан күрсәтмә белән мәгарифтән төбәк компонентын алып аттылар, шуның белән туган телдә укыту да, милли тәрбия процессы да юкка чыгуга юнәлеш алды. «Өрә белмәгән»... Әйтәсем килгәне шул – мәгариф өлкәсенә белер-белмәс көе тыкшынмаска кирәк, анда безнең булдыклы, зирәк җитәкче-оештыручылар, галимнәр, хезмәткәрләребез эшли, методика, яңа технологияләр, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, тәрбия бирү процессында аларга өйрәтәсе юк, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, юк икән, иң яхшысы –комачаулап йөрмәү.
ХӨКҮМӘТ КҮП ЭШЛИ
Уйлап карасаң, туган телне саклау, үсешен тәэмин итү өлкәсендә Татарстан президенты, хөкүмәтебез тарафыннан зур эшчәнлек алып барыла. Алар системалы характерда, даими төстә бара торган эшләр. Соңгы вакытта Президент тарафыннан төзелгән Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе (җитәкчесе Югары совет рәисе урынбасары М.Г. Әхмәтов) милләт мәйданына чыкты һәм телнең кулланышын активлаштыру юлында күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирешүнең шаһитлары булдык. Татар телендә газета-журналлар чыга тора, аларның сыйфатлары елдан-ел камилләшә; нәшриятыбыз матурдан-матур, затлы, эчтәлекле китаплар чыгара, нәшрият тарафыннан язучыларга таләп үсә, анда сай эчтәлекле әсәрләргә урын юк; театрлар яңадан-яңа спектакльләр куялар, кызыклы режиссерлар үсә, чынлап торып идеяларын кымшанмаслык булып кереп урнашты. Әйтерсең, татарча белем алган элекке буын вәкилләре арасыннан бөек фән галимнәре, сәнәгать, финанс, дәүләт эшлеклеләре, үз хезмәтләрендә биеклекләр яулап алган милләттәшләребез үсеп чыкмаган? Сәнгать, әдәбият, мәдәният өлкәсендәге күренекле милләттәшләребезне әйтеп тә тормыйм. Аларның барысы да, биеклеккә ирешү юлында татар мәктәпләрендә белем алуның зурлыгын, нигезле һәм җанга ятышлы, аңлаешлы, зиһенне үстерүгә әйтеп бетергесез этәргеч бирүен, хәтта туган телдә укуның зарурлыгын ассызыклап әйтеп киләләр. Әти-әниләрне кызыктыруга, аңнарын буташтыруга корылган ялган үз эшен яхшы эшли – туган телне белем алуга яраксызга чыгару тенденциясе куркыныч төс алып бара. Нишләргә соң? Барысын да ата-аналарга гына аударып калдыргамы? Бик җиңел, хәтта аңлаешлы кебек. Алай түгел шул.
Ф.Сафин
(дәвамы бар)
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев