Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Әтиләре СВОда булган балаларны бушлай ашатудан баш тарта алмыйбыз!»

Шәһәр бюджетына өстәмә 2 млрд сум керем кирәк

Салым керемнәре буенча планны үтәргә, бюджетка кергән акчалар буенча бурычларны киметергә, чыгымнарны вакытында һәм максатчан рәвештә түләп барырга. Бу шәһәр бюджетына карата 2026 елга куелган бурычлар. Наил Мәһдиев 2026 ел икътисад өчен җиңел булмавын ассызыклап үтте: «Әмма бирешергә ярамый. Авырлыклар килә дә китә ул. Кече бизнеста да, эре оешмаларда да авыр, ставка артты, НДС күтәрелде. Салым буенча бурычлар да 2025 елда арткан. Әма без бюджетны үтәргә тиеш».  Шәһәр казнасына 2 млрд. сум тирәсендә өстәмә керемнәр дә кирәк. Бу акчалар әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашату, хәрбиләрнең балалары бакчага бушлай йөрсен өчен кирәк. Шул ук керемнәрдән акча җәмәгать транспортына дотация, шәһәрдәшләрне бакчаларга йөртүне оештыру өчен дә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев