Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атна саен ярминкәләр булачак

19 мартта Татарстан шәһәрләрендә, шул исәптән Чаллыда да язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Шәһәребездә алар өч урында: «Южный» агро-сәнәгать паркында, Тукай яр буенда һәм Ипподромда булды.

Ипподромда Актаныш, Менделеевск, Минзәлә районнарының авыл хуҗалыгы уңганнары сәүдә итте. Шәһәребезнең эшкәртү предприятиеләре дә үзләрендә җитештерелә торган азык-төлек саттылар. Мин барганда сатучылар да, сатып алучылар да күп түгел. Халык сыер итен (бер килограммы 420 сумнан башлана), хәләл тавык (килограммы 250 сум), бер чиләк алманы 250 сумнан, ярты литр каймакны 300 сумнан алды. Сәүдә базасы шикәр комын килограммын 60 сумга (бер кешегә 5 кг.) сатты. Шулай халык ярмалар, сөт һәм ит,  кондитер ризыкларын да алдылар. Азык-төлек бәяләре сәүдә үзәкләрендәгегә караганда чыннан да арзанрак иде. Мисал өчен: ярминкәдән кайтышлый «Чаллы икмәге» кибетенә кергән идем. Анда Зәйдә җитештерелгән шикәр комының килограммы 79 сум 90 тиен тора иде. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов та авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшчәнлеген белән танышты. Ул ярминкәләрдә бәяләрнең кибеттәгегә караганда түбәнрәк булуын билгеләп үтте. Чаллы халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән өчен авыл хуҗалыгы уңганнарына рәхмәт әйтте. 

Республика җитәкчеләре исә складларда азык-төлек җитәрлек булуын искәрттеләр, халыкны ажиотаж тудырмаска чакырдылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26нчы мартта да шәһәрнең өч урынында була. 

Фото шәһәр сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев