Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аварияләр – саннарда

Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлның җәяүлеләр чыга торган өлешендә 15201 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, шуларның 77се - шәһәрдәшләрнең юлны "бүлешә алмавы" аркасында. Нәтиҗәдә, 3 кешенең гомере өзелгән. Бүген ЮХИДИның кизү тору бүлегендә бер тәүлек эчендә генә 100дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Россия ЭЭМ идарәсенең Чаллыдагы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий...

Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлның җәяүлеләр чыга торган өлешендә 15201 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, шуларның 77се - шәһәрдәшләрнең юлны "бүлешә алмавы" аркасында. Нәтиҗәдә, 3 кешенең гомере өзелгән.

Бүген ЮХИДИның кизү тору бүлегендә бер тәүлек эчендә генә 100дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Россия ЭЭМ идарәсенең Чаллыдагы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков сүзләренә караганда, светофорның тыюлы сигналын бозып, җәяүлеләр үтү юлына чыгуның 6021 очрагы теркәлде. Машина йөртүчеләрнең әлеге сигналны санга сукмавы белән бәйле 51 авария теркәлде, 6 кешенең гомере өзелде.

Узган елда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 216 җинаять теркәлде: 41 машина урлау, 37 ялган документ ясау, 32 чит милек урлау, 24 наркотиклар саклау һәм алып кайту, 3 талау фактлары. Аварияләрнең күбәюен Радий Кадиков шәһәр юлларында транспорт чараларының һәм җәяүлеләр агымының артуы, машиналарның теләсә кайсы урында, юлларда калдырылуы, яшь һәм тәҗрибәсез машина йөртүчеләрнең артып торуы белән аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев