Автобус һәләкәтендә зыян күргән ике кешенең хәле авыр
Һәлакәт 11 июльдә булган иде.
11 июльдә төнлә Чирмешән районында пассажир автобусы каплану нәтиҗәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең җидесе хастаханәгә озатылган. Ике пациентның хәле авыр дип бәяләнә.
6 кеше Әлмәт район хастаханәсендә дәвалана, аларның икесе җитди җәрәхәтләр алган. Калганнарының хәле яхшыра. Тагын өч кеше Лениногорск үзәк район хастаханәсендә дәвалана.
Якынча мәгълүматларга караганда, 62 яшьлек автобус йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә автобус юл кырыена төшеп капланган.
Барлык зыян күрүчеләргә дә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев