Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Автобуслар хәрәкәтенә кемнәр комачаулый?

«Горкоммунхоз» аңлату эшләре алып бара.

Автобус тукталышларында машина белән туктап торучыларга начар гадәтләрен онытырга туры киләчәк. «Горкоммунхоз» белгечләре алар белән аңлату эшләре алып бара башлады.  

«Тукталышта торучы машинаны күрсә, хезмәткәребез автобустан төшеп, машина йөртүче белән сөйләшә. Юл кагыйдәләре буенча анда озак туктап торырга ярамавын, автобуслар хәрәкәтенә комачаулавын аңлата. Автобуслар зур. Алар пассажирлар өчен уңайлы булырлык килеп туктарга тиеш. Моңарчы без ГАИ инспекторлары белән рейдлар оештыра идек. Хәзер аңлату эшләренә күчтек», – дип белдерде «Горкоммунхоз» предприятиесенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Ксения Хөсәинова.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы проспектлары буйлап 135 яңа автобус йөри. Аларның һәркайсы алдан һәм арттан видеорегистраторлар белән җиһазландырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев