Автобуста билетсыз йөрүчеләргә көн бетә
«Куяннарны» тоту буенча рейдлар оештырачаклар.
Бу хакта Башкарма комитет каршындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев хәбәр итте. «Горкоммунхоз» предприятиесе рейдларны атна саен оештырырга планлаштыра. Айга ике тапкыр полиция һәм башкарма комитет вәкилләре белән чыгачак.
Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләргә карата штраф күләме хәзер 2500 сум. Багаж өчен түләмәсәң – 1000 сум. Яңа карар узган ел ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Быел гамәлгә керде.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан билет бәясе – 40 сум. «Проездной» белән йөрүчеләргә ул 30 сумга баса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев