Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант хезмәткәрләре КВНда Гран-при яулады

Кызлар һәм егетләр кич буе актуаль темаларга мәзәкләр сөйләделәр.

«КАМАЗ» мәдәният сараенда эшче яшьләр арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) уеннары фестивале булды. Анда барлыгы 8 команда катнашты. Кызлар һәм егетләр кич буе актуаль темаларга мәзәкләр сөйләделәр.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Сборная Немалых Заводов» командасыннан Алена приз алды. «RD Ремдизель» командасыннан Леонид «Иң яхшы ир-ат ролен» башкаручы дип табылды. «Коктейль» командасының юморы иң шәбе булды. Уен нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» ГАҖнең  «Нелогичные»  комнадасы Гран-при яулады. Икенче урында – «Мои красавцы», беренче урында– «RD Ремдизель» командасы.

Фото шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн штк спорт яшьләр