Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант 60 тоннадан артык гуманитар йөк озатты

«КАМАЗ» җәмгыяте хезмәткәрләре хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына азык-төлек, җылы киемнәр, тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар җыйды.

Бүген Чаллыдан 4 фурага тутырылган 60 тоннадан артык  гуманитар ярдәм Россиянең яңа төбәкләренә җибәрелде. 

Ул махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына таратылачак. «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына азык-төлек, җылы киемнәр, тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар җыйды. Моның өчен автогигантның  генераль директоры Сергей Когогинга һәм коллективка зур рәхмәт», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзенең «Вконтакте» битендә, автогигант коллективына рәхмәт белдерде. «Бу гуманитар ярдәм Чаллы егетләре хезмәт иткән частьләргә илтеләчәк. КАМАЗда һәм Татарстанда битараф кешеләр юк. Әлеге игелекле гамәлдә катнашкан  кешеләргә изгелекләре меңләтә әйләнеп кайтсын», – диде ул.

Фотолар шәһәр мэрының «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция