Автогигантка Үзәк Африка Республикасы делегациясе килде
Яңалыклар тасмасы

Автогигантка Үзәк Африка Республикасы делегациясе килде

Делегацияне дәүләт министры Малейомбо Донатьен җитәкли.

Чит ил делегациясе КамАЗның җитештерү мәйданчыкларында булды. Очрашуда Үзәк Африка Республикасының Россиядәге илчесе Леон Додону-Пунаг Аза да катнашты, дип хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте.

Үзәк Африка Республикасы вәкилләре Автомобиль, Двигательләр, «КАМА ДИЗЕЛЬ» предприятиесендә һәм Кабина каркаслары заводында булды.

Шулай ук КАМАЗның Визит-үзәгендә компаниянең тарихы белән таныштылар.

Визит якларның озак вакытлы партнерлыкны үстерү белән кызыксынуын раслаган. 

Делегация җитештерү масштабларын һәм предприятиедә кулланыла торган заманча технологияләрне югары бәяләгән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшлекле сәфәр ПАО КАМАЗ

Нет комментариев