Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта 33 790 кеше ревакцина ясатты

Вакцинация курсыннан соң ярты ел дәвамында аның нәтиҗәлелеге акрынлап кими, ә өченче (һәм аннан соңгы) компонентларын ясату аны башлангыч дәрәҗәгә кайтара.

«КАМАЗ» ГАҖендә коронавируска каршы ревакцинация ясау дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге процедураны 33 790 кеше үткән. Вакцинаның беренче өлешен –12 573, икенчесен 11 136 хезмәткәр алган. Ревакцинацияне шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренең күчмә бригадалары башкара. 

Моңа кадәр, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты башлыгы урынбасары Денис Логунов ревакцинация ясатуның ни өчен кирәк булуы турында сөйләгән иде.

«Вакцинация курсыннан соң ярты ел дәвамында аның нәтиҗәлелеге акрынлап кими, ә өченче (һәм аннан соңгы) компонентларын ясату аны башлангыч дәрәҗәгә кайтара», — дигән иде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация автогигант