Автогигантта тролейбуслар барлыкка киләме?
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта тролейбуслар барлыкка киләме?

Быел «КАМАЗ» ГАҖдә йөк машиналары, электробуслар, автобуслардан тыш, тролейбуслар да җитештерә башлыйлар.

Бу хакта генераль директор урынбасары, ТР Дәүсоветы депутаты Илдар Шамилов хәбәр итте.  

Троллейбус КАМАЗ-65825 заманча булачак. Ул Санкт-Петербургта узган SPbTransportFest фестивальдә югары бәя алды. Шулай ук автогигантта зур класслы

Электробуслар да җыелачак. Ул түбән идәнле гармун рәвешендәге транспорт булачак.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев