Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»да уртача хезмәт хакы - 96 мең сум

Социаль пакет күләме дә арткан.

"КАМАЗ" ГАҖдә уртача хезмәт хакы узган елда 28 процентка артып, 96 656 сумга җитте. Бу хакта шәһәр советы сессияседә автогигант генераль директорының персонал белән идарә итү буенча урынбасары  Жанна Халиуллина әйтте. Социаль пакет күләме 26 процентка артып, 2,3 млрд сумны тәшкил итә.

Хезмәткәрләрне эшкә йөртү өчен предприятие хисабыннан 165,7 млн сум акча бирелә. Моннан тыш, билет һәм туклану өчен дотация күләме арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт хакы