Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта беренче машина кайчан чыкты?

Хәзер автогигантта тәүлегенә 210 йөк машинасы җыела.

Бүген – Чаллы өчен тарихи көн. Моннан 46 ел элек «КАМАЗ» ГАҖендә автомобиль заводы ачылды һәм конвейердан беренче автомобиль төште.

Хәзер автогигантта тәүлегенә 210 йөк машинасы җыела. Заводта заманча технологияләр кулланыла. Биредә К5 буыны автомобильләр җитештерүгә игътибар зур. 2020 елда тәүлегенә шундый 5 машина җыела иде. Бүгенге көндә бу сан 20гә җитте.

Автомобиль җыю конвейерында уртача хезмәт хакы 55 мең сум тәшкил итә.

2022 елда «КАМАЗ» тәүлегенә 210 машина җитештерүне, КАМАЗ-54901 машиналарын җыюны 35-40ка җиткерергә планлаштыра. Икенче ярты елда К5 сериясендәге авыр үзбушаткычлар сериясе чыга башлый. End of Line линиясен көйләү дәвам итә, тест режимында  MES системасы эшли. Боларны тулы көченә эшләтеп җибәрү товарларның сыйфатына уңай йогынты ясар диләр белгечләр.

Фото: КАМАЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль КАМАЗ тарихи көн