Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автоняня Ләйсән Закирова: «Акча өчен түгел, ярдәм итәр өчен йөртәм»

Төрле кешеләрнең балаларын машинасында кирәк урынга илтүче һәм алып кайтучы шәһәрдәшебез белән әңгәмә кордык.

Бервакыт «Шәһри Чаллы» герое, блогер Диана Хәмидуллинаның статусыннан автоняня чакыруын күрдем. Карале, шәһәрдә мондый хезмәт тә бар икән! Бу хакта язуымны белгән танышларым, хезмәттәшләрем: «Кем соң ул автоняня, нишли?» – дип кызыксынды. Сорауларга җавап эзләп, шәһәрдәшебез Ләйсән Закирова белән очраштым. 

Автоняня ул төрле кешеләрнең балаларын машинасында кирәк урынга илтүче һәм алып кайтучы. Мондый хезмәт чит илләрдә популяр, Россиядә Мәскәү, Самара, Казанда бар. Ә Чаллыда беренче булып бу эшне әңгәмәдәшем Ләйсән ханым башлап җибәргән. Ул тумышы белән Тукай районы Биклән авылыннан. Иптәше Альберт белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Биш ел элек ире авыргач, аны дәвалар өчен массаж остасына укый. Көндез Тукай районы оешмасында зоотехник булып эшли, кичләрен кешеләрнең тәннәрен яза. Шул вакытта туганнары аннан кызларын мәктәпкә йөртергә сорый. 

– Ул вакытта автоняня, ул гына түгел, шәһәр күләмендә андый хезмәтне оештыручы булу уемда да юк иде. Массаж ясаганда Яна исемле ханым үз баласын түгәрәккә илтергә сорады. Юл уңаеннан иде, вакыт та туры килә, ризалаштым. Соңрак аның хезмәттәше, башкалар шалтыратты. Диана Хәмидуллина социаль челтәрләрдә үзем турында сөйләргә өндәде, Чаллыда мондый эшкә ихтыяҗ барын әйтте. Башта курыктым – зур җаваплылык бит, аннары тәвәккәлләдем.


Хәзерге вакытта Ләйсән Закирова кул астында машина йөртүче дүрт хатын-кыз эшли, алар 50гә якын баланы йөртә. Ул үзе инде 15 ел руль артында, башкаларның да тәҗрибәсе 10 елдан ким түгел. Барысы да ике-өч балалы әниләр. Берсе ГЭСта, икенчесе Мәләкәс арьягында эшли, кемгәдер Яңа шәһәрдә уңайлы. Беренче тапкыр очрашканчы автоняня баланың фотосын сорап ала, үзенекен җибәрә, анда машина һәм аның номеры күренә. Гадәттә бала янына барып исеме белән эндәшәләр. Эш тәртибе бер үк булса да, ситуацияләр төрле, ди Ләйсән ханым.

– Бер баланы спорт түгәрәгенә китердем. Өстен алыштырганда футболкасын алмаганын исенә төшерде, кычкырып елый. Үзем ашыгам – вакыт бит бүленгән, мине башка балалар көтә, үзем юатам. Әнисенә шалтыраттым. Ләйсән, берәр кибеттән булса да ак футболка кереп ал, зинһар, ди. Йөгереп алып кердем. 
Икенче юлы укытучылар көнендә баланы подьезд төбендә көтәм, ул юк.  Чыгып килүче кешедән сорыйм, подьездда бала юкмы, дим. Анда бер кыз елап тора, ди. Кердем. Мине табиб физкультурадан азат итте, ә әниләр барырга куша, ди. Хәрәкәтләр ясарга ярамаса да, син бит дәрескә керергә тиеш дип аңлаттым. Инде мәктәпкә килеп җиткәндә, укытучыга бүләгемне онытканмын, ди. Аны ташлап калдырып буламыни инде? Мине көткән икенче баланы башка йөртүчегә тапшырып, бу кызның өенә кайтып, бүләген алып, кире илттем. 

Мәләкәс авылыннан Чаллыга түгәрәккә йөрүче балалар бар. Берсе брейк-данска, икенчесе гитарада уйнарга өйрәнә. Җомга авылга кайтып киткән әти-әниләре янына шимбә көнне укудан соң балаларын кайтарган вакытлар бар, – ди Ләйсән ханым.

 Күпчелек клиентлар мәктәп яшендәгеләр булса да, балалар бакчасына да илтәләр икән.
– Бүген алты яшьлек кызны өеннән алып, бакчасындагы төркеменә кадәр керттем. Әниләре ялда, Сочида, алар кая илтергә кирәклеген телефоннан язып тора.
Кайберләрен фатирдан ук кереп алабыз. Гадәттә әти-әниләре эшкә киткән була, ишекләрне бергә бикләп чыгабыз. Мәктәптәге КППга кадәр озатабыз. Көндез икенче сменага балаларны җыйганда да «Икенче аяк киемеңне, пропускыңны алдыңмы, өйдә утны-суны сүндердеңме, ишегеңне яптыңмы?» дип сорау гадәте бар. Бөтен йөртүчеләребез дә шулай. Кайтарганда, кирәк булса, фатир ишегенә кадәр озатабыз. Без көн дәвамында әти-әнидән җитмәгән игътибар, назны да бирәбез», – дип саный әңгәмәдәшем. Аның үз балаларына, дөресрәге, тәрбиягә карашы да үзгәргән. 

– Кайбер балаларның ышанычын тиз генә яулап булмый, психолог булырга туры килә. Ә кайберләре ачылып китеп серләрен сөйли. Әнисе илтсә, ул да аралашыр иде бит дип, мәктәп хәлләрен сорашам. Боек булса, күңелен күтәрергә тырышам. Бер көнне улымны рюкзагын кичтән җыймаган өчен ачуландым да кисәк кенә башыма «Кеше балалары белән ипләп кенә сөйләшәм, күңелен күрәм, ә ник әле мин үземнеке белән шулай түгел?» дигән уй килде. Хәзер өйдә дә кырыслыктан тыелырга тырышам.

Ләйсән Закирова үзен таләпчән әни дип саный. Әйтик аның олы кызы еш кына үзе, маршруткада кайта. Улы да мөстәкыйль, мәктәпкә тиз җыеналар, шәһәрдә йөри беләләр. Беренче клиент янына ул иртәнге 7 тулганчы килә, шуңа кечкенә кызын 5.40та ук уята.  Шул рәвешле балаларын җаваплылыкка өйрәтә. 


Бар яктан да булган, уңган ханымның уңышка ирешү сере нәрсәдә соң? 

- Беренчедән, тормыш иптәшемә таянам, ул риза булмаса, булдырасың димәсә, башкарып чыга алмас идем. Газетага интервью бирәсемне белгәч, бик нык дулкынландым, ә ул минем өчен сөенгәнен әйтте. Икенчедән, эшемне яратам. Дөресен әйткәндә, керем ул кадәр зур түгел. Тик миңа мөрәҗәгать итәләр икән, балага бүтән ярдәм итүче юк дигән сүз. Димәк, без күпме яхшылык эшлибез!

Фотолар Ләйсән Закированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев