Автозавод районы призына шахмат-шашка турниры узды
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районы призына шахмат-шашка турниры узды

Шушы көннәрдә «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбендә ветераннар һәм пенсионерлар арасында Автозавод районы призына шахмат-шашка турниры узды.

Билгеләп үтик, турнир Өлкән буын декадасы кысаларында күп еллар дәвамында үткәрелә.
Турнирда катнашучыларны котларга Шәһәр Советы депутаты Жанна Хәлиуллина һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова килделәр.
Пенсионерлар рәхәтләнеп ярыштылар, җиңүгә шатландылар, бер-берсенә җиңүгә ирешү өчен дусларча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алдылар.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт шахмат

Нет комментариев