Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар

Автозавод районында ветераннар Җиңү көне якынлашу уңаеннан котлаулар кабул итә башладылар.

Илнең төп бәйрәме – Җиңү көненә кадәр аз гына вакыт калып бара. Бу көннәрдә депутатларның, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләренең, шулай ук тимурчылар отрядларының иң җылы котлаулары ветераннарга адресланган.

Автозавод районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 26 кеше һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарның 76 тол хатыннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар алачак. 182 тыл хезмәтчәне Чаллының Шәһәр Советы депутатларыннан һәм тимурчылар отрядларыннан котлаулар кабул итәчәк.

Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевны һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән Людмила Романовна Гадалинаны өйләренә барып котлады.

Район башлыгы аяз күк йөзе өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр белән котлау хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев