Авыл башлыгы көтү көтә
30 градус челләдә су буенда чыбыркы тотып сыер куып йөри. Авыл җирлеге башлыгы димәссең дә үзен!
Бүген журналистлар газета чыгару белән генә чикләнми. Безнең өскә интернет киңлекләрендә эшләү бурычы да җитди куелган. «Шәһри Чаллы» бу яктан да популяр. Сайтта да (https://shahrichalli.ru/), социаль челтәрләрдә дә – телеграм каналда (https://t.me/shahrichally), ВКонтактеда (https://vk.com/shahrichalli), Одноклассникида (https://ok.ru/profile/585842995262) укучыларыбыз, караучыларыбыз көннән-көн арта. Моның өчен һәрвакыт эзләнүдә без, кызыклы вакыйгаларны, кешеләрне күздән ычкындырмаска тырышабыз.
Узган атнада статуста Тукай районы Иске Абдул авылы җирлеге башлыгы Резедә Сафинаның көтү көтеп йөргән видеосына күзем төште. Элек тә игьтибар иткәнем бар иде – авыл көтүенә чыгып бик кызык кадрлар куя ул. Бу юлы да 30 градус челләдә су буенда чыбыркы тотып сыер куып йөри. Авыл җирлеге башлыгы димәссең дә үзен!
Авыл көтүләре – балачагымның бер хатирәсе
Авылдан булгангамы, кайчандыр көтү көтүнең юан башы үземә төшкәнгәме, мин авыл көтүләренә хәзер бик игътибар итәм. Сагындырып та куя көтү көткән чаклар. Безнең бәләкәй генә «неперспективный» авылда да 100гә якын сыер тоталар иде. Кайбер хуҗалыкларда икешәр. Болын-кырлар җитәрлек, малкайларны көн буе ашатып, үзебез арып-ялкып кайта идек. Сыерлар туеп, сөтләренә кадәр тамып кайта иде кайчак. Башта ике айга бер көтүгә чыксак, аннары ай саен көтәргә калды. Соңга таба ике атнага бер чыктык, аннары өч сыерга калгач, күздән югалтмый үзләрен генә чыгарып җибәрә башладылар. Алай да җайсыз булгач, сыер асраудан баш тарттылар. Хәзер авыл яшеллеккә күмелеп утыра, аз халыкка печәне дә җитәрлек. Кешеләр ябып сарык кына асрый.
Бүген зур авыларда да мал тотучылар саны елдан-ел кими. Кайвакыт карап торасың – зур гына авыл сыман, ә су буенда туплауда яткан маллары бармак белән санарлык. Бөтенләй көтү чыкмаган авыллар да бар. Сөт сатып алу бәяләре түбәнәю дә моңа бик нык тискәре йогынты ясады. Хәзер авылларда сөтнең литрын 21 сумнан җыялар. Бер ел элек кенә 23 сумнан иде. Шулай булгач, терлек тотуның файдасы кими. Чынлап та, сөтен сатып бераз фураж-печән чыгымнарын да капламагач, нигә тотасың инде аны?
Җирлек башлыгына көтү көтү нигә кирәк?
Иске Абдулда сыерлар байтак күренә. Көтү чиратында – авыл җирлеге башлыгы. Өстәвенә, Резедә ханымның ире Илсур Әхмәдулла улы республикада дан тоткан алдынгы хуҗалыкта баш хисапчы булып эшли. Бер карасаң, аларгамы соң инде сыер асрап азапланырга? Тема түгелмени инде бу? Тема! Хезмәттәшем Сәрия Гарипова белән авылга – көтү көтүчеләр янына юл тоттык.
Көтүлекләре елга буенда – Иректаң авылына таба болынлыкта. Малкайлар туплауда. Кызулыктандыр инде. Алмаш-тилмәш кузгалып инешкә су эчәргә төшеп менәләр. Резедә ханым чыбыркы тотып күзәтеп тора. Кияве һәм кызы, ире ягыннан туганы Булат абый белән тавык итеннән шашлык кыздырып яталар. Учак янәшәсендә генә ак эскәтер, «өстәл» тулы ризык – ипи, кыздырылган кәтлитләр, йомыркалар, кыяр, помидор, хәтта арбуз да бар.
«Иске Абдул җирлегендә 422 хуҗалык, 130 сыер асрыйлар», – дип сөйли Резедә ханым. Иске Абдул көтүенә 50ләп сыер чыга. 20ләп сарык. Икесен бергә көтәләр. 40 көн саен килеп җитә икән чират. Мин иң башта ук хезмәттәшләрем әйтеп җибәргән сорауны бирдем. «Резедә Хәсиятовна, Сезгә бу положениегез белән сыер асрамасагыз да була бит инде?» «Ничек инде? Үзең асраган малның итенә җитәме соң? Менә күптән түгел генә үгез суеп суыткычларга тутырып куйдык. Ите телеңне йотарлык. 17 июньдә сыерыбыз бозаулады. Чапаебызның сөте мулдан, аллаһка шөкер. Рәхәтләнеп эчәбез, теләгән ризыгыбызны әзерлибез. Чәйне дә сөтсез эчмибез без. Гаиләбез ишле – үзебез, кайнанам, кызларым, киявем. Көнгә 2 литрдан да ким сөт тотылмый. «Ни өчен Чапай соң ул?» – дип бүлдерәм. Элеккеге хуҗасының кушаматы шундый икән.
Арткан сөтне саталар да икән. Җирлектә литрын 21 сумнан җыялар. Лилия Камалиева һәм Рузил Гарипов «Алабуга сөте» предприятиесенә илтеп тапшыра.
Иске Абдул җирлегендә бишәр, алтышар эре терлек асраучылар бар икән. Сөте өчен дә, итен сатып өстәмә керем алу өчен дә асрыйлар. Сүз уңаеннан, җирлектә республикада танылган С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык урнашкан. Республикада игенчелек, терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешеп кенә калмаган, авыл халкын социаль кайгыртып танылган хуҗалык бу. Аның җитәкчесе Марат Сафин мал асраучыларга ярдәм йөзеннән ел да печән, фураж биреп килгән. Быел бу мөмкин булырмы? Чөнки биредә яздан бирле яңгыр төшмәде – корылык.
«Мин авылдашларым белән бер дәрәҗәдә»
Сүз барышында Резедә ханым авыл җирлеге башлыгы булса да көтү көтүеннән читенсенмәвен кат-кат искәртте. «Аның каравы, мин авылдашларым белән бер дәрәҗәдә. Мал асрауның да ни икәнен беләм. Ә бу кеше белән эшләгәндә бик мөһим. Кем әйтмешли, капка төбен чабарга кушасың икән, иң элек үзеңнеке чиста булырга тиеш. Үзара салым акчасын җыйганда да шулай».
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык белән килешеп, ярдәмләшеп яшәгән җирлек районда алдынгылардан. Кыю, көчле характерлы ханымның авылда да абруе бар, халык аны тыңлый. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң 1992 елда Иске Абдулга килен булып төшкән. Бер ел балалар бакчасы мөдире, аннары почта бүлеге башлыгы, баш бухгалтер, баш экономист, мәктәп директоры булып эшләгән. Гел халык арасында. Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаруына 12 ел.
Резедә ханым чыбыркыны оста шартлата. Әле безгә бераз мастер-класс та уздырып алды. Аның үзен кечкенә чакта туган авылы Чирмешән районы Яңа Кади авылында авылдашы Әхтәм абый Галиуллин өйрәткән булган. «Кечкенәдән көтү көтәргә чыга идем. Әни мәктәп сумкасына йомыркалар пешереп салып, майлы ипиләр куеп, сиңа гына бу дигән булып озатып кала иде. Бездә көтү иртәнге 4ләрдә үк чыкты. Монда иртәнге 6дан кичке 6га кадәр көтәбез», – ди Резедә ханым. Авылга килен булып төшкәч тә көтү көтүдән бәхете булган. Кайнатасы Әхмәдулла агай гомере буе терлекчелектә эшләгән. Кайнанасы Бәһиҗә апа да эштән курка торган түгел. Ул да сыер сауган. Әле дә өйгә күз-колак булып, булдыра алганча балаларга булышып яши.
Көтү көтү – табигатьтә ял итү мөмкинлеге
Сафиннар көтү көтүне үзенчә бер табигатькә чыгу мөмкинлеге итеп карыйбыз диләр. Бу юлы да кызлары Зөһрә белән кияүләре Мирзанур шашлык пешерергә планлаштырган. Гел шулай итәбез, диләр. Икенче кызлары Чулпан хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Ул отпуск алып көньякка ялга китәргә җыена, без килгәндә Чаллыга чәчен ясатырга киткән иде. Ул монда булса җырлашып та утырган булыр идек, диделәр якыннары. Чулпан бик матур җырлый, авылдагы бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый.
Резедә ханыма тагын бер сорау бирдем. «Хәзер авылларда «электропастух» бик модада. Җыелышып алалар да, сыерларны чыгарып җибәрәләр. Сез нигә алай итмисез?» – дим. «Электропастух»лап тормыйбыз инде.
Ышанычлымыни ул? Өзелеп, малларың басуга керсә? Хуҗалыгыбыз басуларында элиталы, кыйммәтле культуралар игелә. Без аларны күз карасы кебек саклыйбыз. Көтүче яллау мөмкинлегебез дә бар анысы. Тик гөрләп эшләп яткан, уч тутырып акча түләгән хуҗалыкта кем көтүче булып яллана инде? Эшлисе килгән кешегә болай да эш җитәрлек. Дөрес, читтән килеп көтү көтүчеләр бар бугай кайбер җирләрдә. Аларны да тору урыны белән тәәмин итәсе була, чиратлап ашатасы, юындырасы. Мәшәкать».
Көтүдә кунак булып, сыйланып кайтканнан соң төшергән видеоларны шул көнне үк социаль челтәрләргә урнаштырдык. «Шәп көтүгә баргансыз сез!», «Шашлык ашарга мин дә барыр идем!», «Иии, авылда көтү чыкса, мин дә кайтып көтәр идем әле!», «Аягың шапылдамаса, авызың чәпелдәми шул, булдыралар!», «Сыерлары да бу ханымның күзенә генә карап торалар бугай!» дигән комментарийлар яздылар. Кыскасы, контент булды.
Резидә Юсупова.
/ Сәрия Гарипова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев