Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыл укытучыларына ташламаларны арттырмакчылар

Тиешле положениеләр федераль закон проектына кертелгән дә инде.

Авылда, эшчеләр бистәләрендә һәм халкы 50 меңнән дә ким булган кечкенә шәһәрләрдә эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шул исәптән электр энергиясе һәм җылылык өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтүнең мөһим чаралары турында тиешле төзәтмәләр әзерләгән һәм аларны “Мәгариф турында”гы Федераль закон проектына керткән.

Чыгымнарны каплату күләме, шартлары һәм тәртибе Русия Хөкүмәте һәм төбәкләр тарафыннан расланачак. Компенсацияләр өчен акча федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленергә тиеш.

Күрсәтелгән чаралар авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче педагогларга гына түгел, ә анда яшәмичә генә эшләүчеләргә дә кагылачак.

 



Чыганак : Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев