Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-мастер»га - авылдан

«КАМАЗ-мастер» спорт командасы хакында ишетеп белмәгән кеше бар микән?

Миңа да команданың ирешкән уңышлары, зур җиңүләре турында күп тапкырлар укырга да, журналист буларак, әлбәттә, язарга да туры килде. Әмма дә ләкин, дөресен әйтим, инде ничә дистә еллар дәвамында төрле дәрәҗәдәге узышларда «КАМАЗ»ның, Чаллының, Татарстанның гына түгел, Россиянең дә данын яклап килгән «КАМАЗ-мастер» минем өчен һәрвакыт без – авыл балалары менеп җитә алмаслык биеклектә кебек тоела иде. Һәм шушы караш сакланып калган да булыр иде, бәлки... әгәр көннәрдән беркөнне «КАМАЗ-мастер» турында бер кызыклы хәбәр күзгә чалынмаса. Команданың иң яшь пилоты, Сарман егете Алмаз Әхмәдовның пилот буларак катнашкан беренче узышларында ук саллы җиңүләр яулавы турында иде ул. Ә бу инде хәйран зур тарихлы «КАМАЗ-мастер» өчен дә вакыйга!
Алмаз белән без чираттагы узыш алдыннан «КАМАЗ-мастер» спорт үзәгендә очраштык. Узыш кына түгел, узышлар дисәк тә ярый торгандыр – 22 апрель көнне команда Әстерханга «Золото Кагана» ралли-рейдына (Россия чемпионаты) кузгалырга тиеш иде, ә 16 майда узышчыларны Халыкара ралли – Такла-Макан көтә икән.
Читкәрәк киткәнбез, сүзем Алмаз белән очрашу турында иде бит. Без, гөнаһ шомлыгына каршы, инде яшьләр арасында татарча яхшы белүчеләр аз диебрәк уйларга күнеккән, шуңа күрә мин сорауларны рус телендә әзерләп бардым. Ләкин бүлмәгә елмаеп килеп кергән бу сөйкемле егет белән без ничектер шундук татарча сөйләшеп киттек.
– Алмаз, ялгышмасам, син Сарманда ук картинг белән шөгыльләнгәнсең? 
– Әйе, икенче класстан. Ирек исемле дус малай картингка йөри иде. «Әйдә син дә»,  – дип, иптәшкә мине чакырды. Күпмедер вакыттан соң ул туктады, ә мин клубта шөгыльләнеп калдым. 

– Ә «КАМАЗ-мастер»га килеп эләгүең ничек булды? 
– Бервакыт Сарманга, безнең картинг-клубка Владимир Чагин килгән иде...
Алмаз «Яшь техниклар станциясе» базасына урнашкан «Ялкын» картинг-клубында шөгыльләнгән. Ә Владимир Геннадьевич Чагин – «Дакар патшасы», «КАМАЗ-мастер» спорт командасының легендар узышчысы һәм ул вакытта әле җитәкчесе дә – Сарманга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак, яшьләрне спортка җәлеп итү эше буенча килгән булган.  Мине Владимир Геннадьевичка Раиф абый («Ялкын» картинг-клубы җитәкчесе Раиф Сәетшин) тәкъдим итте, – дип искә ала Алмаз. – «Әйбәт егет, тырыш, сынап карамыйсызмы?» – диде. Шулкадәр тиз булды барысы да: бер атнадан мин инде «КАМАЗ-мастер» командасында механик булып эшли идем. 

– Ә бу синең... 
– Сарманда, Аграр көллияттә, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү бүлегендә укып йөргән чак. 

– Укуыңны ташладыңмы инде шулай итеп? 
– Юк, укыдым да, эшләдем дә.
Укуы, эшләве – әле бер хәл. Көллиятне тәмамлагач, армиягә барып кайтырга да өлгергән инде Алмаз. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән.

– Нормально булды ул, – дип искә ала үзе тыныч кына. – 11 мәртәбә самолеттан сикердем: 5 тапкыр – Ил-76дан (анысы зур самолет була инде), 6 тапкыр – «кукурузник»тан...
Армиядән соң «КАМАЗ-мастер»да ул инде башка вазыйфада – пилот булып эшли башлаган. Пилот буларак дүрт узышта катнашкан, дүртесендә дә өченче урыннар яулаган. Сүз уңаеннан, бүген «КАМАЗ-мастер» командасының төп көндәшләре – Белоруссиядән «МАЗ» һәм Миасс шәһәреннән «Урал» йөк автомобильләре икән.
Алмаз белән сөйләшеп утырганда шунысы кызык тоелды: узышларда нәрсә мөһим дигән темага сүз чыкканда, ул берничә тапкыр «ашыкмаска» дип җавап бирде.
– Ничек инде ашыкмаска?! Ашыкмаска дигән девиз белән узышка кергән спортчыны беренче күрәм әле! – дип көлдем мин. – Бездә тизлектән бигрәк сыйфат мөһим бит.
Сыйфат дигәндә машинаның төзеклеге, начар юлларда да ватылмыйча, тоткарланмыйча алга баруы күздә тотыла икән. «Стабильлек» диләр моны узышчылар телендә. Яшь узышчыларны шушы күрсәткечтән чыгып бәялиләр дә. Ә тизлек күпмедер вакыттан үзе киләчәк, диләр.
Без пилотны узышчы дип кенә күз алдына китерәбез, әмма нәрсә кызык – автоузышларда машинаның төзеклеге өчен беренче чиратта пилот җавап бирә икән. Автомобилен ярышларга да ул үзе әзерли һәм һәрбер шөребенең кая урнашканын белергә тиеш.

– Узышлар вакытында көтелмәгән, нишләргә белмәгән хәлләр килеп чыгамы? – дип кызыксынам мин. 
– Көтелмәгән хәлләр килеп чыга, билгеле. Әмма нишләргә белмәгән вакыт була алмыйдыр инде ул бездә. Без теләсә нинди очракка әзер булырга тиеш чөнки. Күпмедер запчастьны һәрвакыт үзебез белән йөртәбез. Машина ватыла икән, төнлә төзәтәбез дә, иртән тагын юлга кузгалабыз...
Узышчылар гадәттә: «Юл никадәр катлаулырак булса, шулкадәр кызыграк», – дияргә яраталар. – Сикәлтәле, катлаулы трассалар, чыннан да, кызык инде алар, – ди Алмаз да. – Анда вакыт та тиз үтә. Минем үзем өчен гел бертөрле юллар авыр.
Шундый бертөрле участокны аңа Монголиядә (Халыкара раллида) узарга туры килә – 350 километрның 100 километры тоташ чүл була. Ком өстеннән барасың-барасың – ә тирә-юньдә ник бер объект очрасын да, йә табигатьтә берәр үзгәреш булсын! Өстәвенә 30 градус эсселек, кабинада ул 50гә якынлаша яза...
Халыкара узыш дигәннән – әйткәнемчә, 16 майда аларны шундый саллы раллиларның берсе – «Такла-Макан» көтә. Узышчыларга Урумчи шәһәреннән Аксу шәһәренә кадәр 8 мең км  (!) юл кичәргә туры киләчәк. Юл дигәч тә... Сүз юлсызлык шартларында узышу турында бара бит инде нигездә: Гоби һәм Ярданг чүлләре аша... Барлык юлның 4 мең 200 километры – тизлеккә өстенлек бирелә торган хәлиткеч участоклар.
«КАМАЗ-мастер»ның кызыклы алымы дисәк тә ярый моны, кызыклы адымы дисәк тә була – бу юлы халыкара бәйгегә алар яшь пилотларны җибәрергә уйлаганнар: Богдан Кәримов белән Алмаз Әхмәтов экипажлары катнашачак икән.

– Үзегез генә, яшьләр генә булу куркытамы? – дип сорыйм Алмаздан. – Курку юк, – дип җавап бирә ул. – Үзеңне психологик яктан әзерләргә кирәк инде. Остазларыңның янәшәңдә түгеллегенә һәм җаваплылыкка әзер булырга кирәк...
Узышчы өчен психологик әзерлек кенә түгел, физик әзерлек тә мөһим – «КАМАЗ-мастер»да һәр көнне тренировкалар. Алмаз, гадәттә, иртән йөри икән – 6.30да тренировкалар залында була. Иртәдән кичкә кадәр вакытның ничек узганы эш белән сизелми дә. Мин инде аның (23 яшьлек егетнең!) шәхси тормышы өчен борчыла да башлаган идем. 
– Мин инде өйләнгән, – дип тынычландырды Алмаз. – Хатыным Гүзәл дә Сарманнан, классташым. Әллә кая еракка барып йөрмәдек без. Улыбыз Камилгә яшь тә алты ай. 
– Авылга кайткалыйсызмы соң? 
– Узышларда булмаганда атна саен инде. Кайвакыт җомга көнне кич белән үк кайтып китәбез.
Алмазның шәһәрдә яшәп тә, «КАМАЗ-мастер» кебек абруйлы командада эшләп тә күңеле белән һаман авыл баласы булып калуы шулкадәр күңелгә хуш килде инде минем... 
– Ә ниләр эшлисең авылда? – дип сорамый кала алмадым. 
– Авылда эш бетәмени? – дип елмайды ул. – Эш кенә түгел, дуслар белән дә шунда очрашабыз. Аларның кайберсе Чаллыда, кайберсе Казанда, кайберсе Сарманда хәзер... 
– Авыл дип эшеңә зыян китерә күрмә инде! 
– Киресенчә, файда гына. Авыл – тәҗрибә мәйданы да әле ул минем өчен. Вакыт булганда машина белән басу юлларыннан йөрисең.
Шәхси машиналары икәү икән Алмазның – «Солярис» һәм «Нива». Аңа (басу юлларыннан йөрергә яратучыга!), билгеле, «Нива» күбрәк ошый. Алмазның әнисе Гөлнара ханым – сатучы, әтисе Алишерның (әтисе милләте буенча таҗик, әмма татарча бик әйбәт сөйләшә) Сарманда үз кафесы бар. Алмазның «КАМАЗ-мастер» командасында эшләве, Халыкара узышларда катнашуы алар өчен дә зур куаныч. «Узышлардан борчылып, дулкынланып көтәбез инде, имин юллар телибез, – дип сөйли Гөлнара ханым. – Әтисе – намазда, ул инде догалар укып сорый».
– Әти белән әнигә рәхмәт, – ди Алмаз. – Алар минем картинг белән шөгыльләнүгә беркайчан да каршы килмәделәр, спорт өчен кирәк-яракларны алып биреп тордылар, минем белән ярышларга йөрделәр. 

– Алмаз, син татарча бик әйбәт беләсең. Сарман гимназиясендә татарча укыдыгызмы? 
– Әйе, мәктәптә русча аралашкан кеше аз иде безнең. Дуслар белән татарча, өйдә татарча... 

– Ә «КАМАЗ-мастер»да? 
– Монда да яртылаш татарча. 
– Син үсеп килүче малайларга нинди киңәш бирер идең? — дип сорыйм саубуллашканда. 
– Спорт белән дус булырга киңәш итәр идем, – дип җавап бирә Алмаз. – Чөнки ул бөтен тормышны көйли.
Алмазга һәм, гомумән, «КАМАЗ-мастер» командасына имин юллар һәм уңышлар телибез!
P.S. Шушы көннәрдә «КАМАЗ-мастер» командасы Әстерханда узган «Золото Кагана» ралли-рейдында (Россия чемпионаты) катнашып, җиңүләр яулады. Тәҗрибәле узышчыларның берсе Дмитрий Сотников – беренче урында. Безнең Алмаз дүртенче күрсәткечкә иреште.
«Мин Алмаз Әхмәдов экипажыннан бик канәгать», – ди команданың җитәкчесе, 301нче экипаж пилоты Эдуард Николаев. – Алмаз – молодец ул!» 

Ризидә Гасыймова  

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «КАМАЗ-Мастер» командасы илкүләм проектлар