«Авыз ерык булса, калганын күрмиләр»
Чаллы режиссёры, сценарийлар авторы, шагыйрь Зөләйха Минһаҗеваның бүген юбилей концерты.
ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллыдагы бик күп мәдәни чараларның сценарий авторы, режиссер, шагыйрь Зөләйха Минһаҗевага 9 апрельдә 70 яшь тулды! Бүген шәһәрдәшебез юбилеен лаеклы итеп үткәрү мәшәкатьләре белән янып йөри. Аңа кадәр без аның белән очрашып, яшь күренү серләре, иҗат юлы, тормыш юлы хакында сөйләшеп алдык.
– Зөләйха апа, сезгә 70не биреп тә булмый бит, кеше дә ышанмый моңа. Ничек шулай яшь күренеп була?
– Кайвакыт уянып китәм дә, 15-17 яшь кебек кенә. Кайчакта 80 кебек хис итәм. Төрле чак була. Әтием: «Организм ул үзенә кирәген сорый, ашыйсың килгәндә аша, йоклыйсың килгәндә йокла», – дип әйтә иде. Шулай эшлим дә. Авыз ерык булса, калганын күрмиләр. Актерларга кешенең яше күзенәннән күренә, дип өйрәтәләр. Карашың янып, очкын чәчеп торса, син әби ролен башкара алмыйсың. Бу дөньяның матурлыгына сокланып яшәү дә көч бирә.
– Сездән энергия ташып торганы сизелә. Әле дә рәсми рәвештә эшлисезме?
– Әйе, мин «Эврика» мәдәният үзәгендә хезмәт куям. Коллектив әйбәт. Яраткан юнәлеш буенча эшлим. Үзәктә халыкның гореф-гадәтләрен торгызуга зур игътибар бирелә. «Бәби чәе», «Кыз сорау», «Карга боткасы», «Каз өмәсе» кебек чараларга куанып сценарийлар язам.
– Моның өчен бит бу йолаларның тарихын да белергә кирәк...
– Институтта укыганда ук фольклор экспедицияләргә йөрдек. Шунда барысын да теркәп бардым. Бу өлкә миңа бик якын, кая гына барсам да, йолалар турында сорашам. Сәхнәдә күрсәтелгән чыгышлар – алар барысы да чынбарлыктан алынган. Кайчакта: «Тиздән улым өйләнә, сценарий белән бүлешә алмыйсызмы», – дип сорап киләләр. Бик теләп бүлешәм, бәби чәенә, килен төшерү һәм башка йолаларга кагылышлы мәгълүмат кирәксә дә, аңлатам. Киләчәктә барысын бергә туплап, китап итеп бастырасы килә.
– Шигырьләр дә язасыз бит әле.
– Язам да тыгып куям берәр кая, шунда торалар. Кайчакта композиторлар аерым бер темага сорыйлар. Язылганы бар икән – бирәм, яки шул темага күңелдә уйлар булса, тиз генә теркәп куям. Ә инде кирәк дип кенә кулга каләм алмыйм. Минем шигырьләргә бик күп җырлар язылды.
– Сез күпкырлы шәхес, иҗатта булмаса, үзегезне кайсы өлкәдә күрер идегез?
- Очучы булырга хыялландым. 10 сыйныфны бетергәч авылда сыер саудым, аннары клуб мөдире булып эшләдем, белемем җитмәгәч институтка кердем.
- Көндәлек тормышта ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз?
- Шәхси йортка күчендек. Ишегалды чүп өеме иде, хәзер – гөлбакча. Бакча эшен бик яратам мин. Ишегалдында баскычка утырып, чәчәкләремә карап, китап укып утырырга хыяллана идем. Шөкер, теләкләрем чынга ашты. Камыр ризыкларын да яратып әзерлим, ашарга да яратабыз. Кечкенә чакта әти болынга алып чыгып, кайсы үләннән нәрсә пешерергә була, ничек ашарга кирәк, нәрсәдән файдалы – барысын да сөйли иде. Мисал өчен, гади генә әрекмәннән дә әллә нәрсәләр әзерләп була. Мин голубцы пешерәм. Эчлекне әрекмән яфрагына төрәм, әйтмәсәм, беркем дә аңламый. Әгәр яфракларны 2 сәгать тозлы суга салып торсаң, бернинди әчесе дә калмый. Менә шундый киңәшләр күп. Аларны да бастырып чыгарасым килә, һаман да шул вакыт җитми инде.
- Гаиләгез эшләвегезгә каршы түгелме?
- Ирем өйләнгәндә үк барысын да белеп торды, үзе дә иҗат юлында иде. Улым җитди эштә, артыгын тыгылмый, үз сүзен әйтә. Кызым сәнгать кешесе – үрмәләп киткәнче минем белән гел эшкә ияреп барды, клублардагы бильярд өстәлләрендә дә йоклап торды, автобусларда да йөрде. Беркем дә сүз әйтми, киресенчә, алар – минем терәгем, киңәшчеләрем. Ирем миңа кирәкле даруларга кадәр үзе белән йөртә, кайгырта. Бу – зур бәхет.
- 70 яшьлек юбилеегызны, ничек үткәрәсез?
- Ике сәхнә алдым. 11нче апрельдә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында, 14нче апрельдә «Энергетик» сәхнәсендә бары тик минем сүзләргә язылган җырлар яңгыраячак. Артистлар бары тик Чаллыдан булачак. Безнең шәһәребездә дә лаеклы сәхнә осталары күп, мин аларны аеруча хөрмәт итәм, алар акча артыннан гына чапмый. Кая гына чакырсам да, беркайчан да кире какмыйлар. Килмәс өчен миллион сәбәп табып була бит. Виталий Агапов, Равил Галиев, Ринас Әхмәтов, Инзилә Сәлимова, Илсөяр Зарипова һәм башкалар – барысы да була.
- Гаилә белән дә билгеләп үткәнсездер?
- Әйе, шәхси йортта торгач җайлы, кемдер мунча керә, берәүләре шашлык пешерә. Бергә әзерлибез барысын да. Туганнар, иң якын дуслар җыела. Дуслар хәзер сыналган, бергә ут-су кичкәннәр. Хәзер иң мөһиме – югалтмаска, олыгайган саен шунысы куркыта, исән-имин булсыннар!
- Үткән туган көнегез белән сезне! Хыялларыгыз тормышка ашсын!
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев