Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әхмәтшиннар якташларына оркестр бүләк итте

Вакыйга.

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе ерактан ук үзенә тартып, тышкы яктан ук кызыктырып тора. Баскычына салынган хәтфә палас та, әйтерсең, сине сихри дөньяга дәшә. Урамга ук яңгырап торган гармун, фортепиано тавышлары күңелләрне кытыклый. Моң булган җирдә матурлык хуҗа. Күптән түгел әлеге мәктәптә Чаллыдан  Вәсим һәм Асия Әхмәтшиннар кунак булып китте. 
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Вәсим Әхмәтшин музыка сөюче ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган. Әтисе Вәсил Әхмәтшин, һөнәре буенча агроном, бик матур итеп скрипкада уйнаган. Ә әнисе Ольга Демьянова рус һәм татар җырларын бик оста башкара торган булган. Өлкән абыйсы Валерий – гитарада, кече абыйсы Виктор – мандолинада, ә Вәсим абый үзе думбырада һәм гармунда бик матур уйныйлар. Сарман урта мәктәбендә 8 класс белем алганнан соң, ул Әлмәт музыка училищесына укырга керә. 1971-1973 елларда армия сафларында булып кайта. Аннан читтән торып, Казан мәдәният институтын тәмамлый. 

«Сарман музыка мәктәбендә укыган, укыткан чакларымны искә алып утырам әле. Ул елларда әле иске мәктәп иде. Күпме вакыт узган, ә матур истәлекләр күңел түрендә. Мин укыган чорларда скрипка дәресләре генә алып барыла иде. 1970 елда, Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, үзем монда укытырга кайттым. Шуннан армия сафларына киттем, оркестрда хезмәт иттем», – дип сөйли Вәсим абый.    

Тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым – күрше Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан. 1973-1976 елларда Вәсим Вәсил улы шунда шәһәр балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли һәм район мәдәният йорты каршында балалар һәм зурлар тынлы оркестрлары белән җитәкчелек итә. Аннан 8 ел Мамадыш шәһәре балалар музыка мәктәбендә укыта, шәһәрдә 1976 елда төзелгән яңа мәдәният йортының «Нократ»  вокаль-инструменталь ансамблен җитәкли. Ә 1984 елда Әхмәтшиннар Чаллыга күченәләр. Гаилә башлыгы 3нче санлы балалар музыка мәктәбендә укытучы, 1999-2000 елларда – 13нче татар сәнгать мәктәбе директоры, аннан Бикләндә 3нче музыка мәктәбен җитәкли... 

Сарманда, якташлар очрашкан җирләрдә еш булалар Әхмәтшиннар. Ә бу юлы туган якларына кайтуларының максаты изге булып, алар балалар сәнгать мәктәбенә тугыз уен коралы бүләк иттеләр. Туба, валторна, фагот, рожок, кларнет, гобой, флейта, флейта Пикколо кебек агач уен кораллары һәм баян киләчәктә мәктәптә тынлы оркестр оештырырга ярдәм итәр, дигән теләктә алар. 

«Балалар, без «Татар камзулы» дигән җырны җырлыйбыз, әйеме? Ул татар кызларының матурлыгын ачып сала, шуңа ошый безгә, шулай бит? «Барган идем әти белән урманга...» дигән матур җырыбыз да бар. «Юри генә адаштым»ны да яратып өйрәнәбез. Бик күп бәйгеләрдә җиңүләргә ирешкән «Кошларым»ны аеруча яратабыз. Әлеге һәм тагын бик күп матур җырларга көй иҗат иткән абыегыз бүген безгә кунакка кайткан. Ул 300дән артык җыр иҗат иткән. Татар театрлары куйган 60тан артык спектакльгә язылган музыка авторы да әле ул. Шуңа аны Бөтенрәсәй театр әһелләре берлеге әгъзасы итеп сайлаганнар, – дип таныштырды Вәсил Әхмәтшин белән укучыларын очрашуны алып барган сәнгать мәктәбе остазы – Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина. 


Вәсим Вәсил улы уен коралларының һәркайсында уйнап та күрсәтте. Кубыз да бүләк итте ул. Ә Асия апа матур җырлары белән сөендерде. Бигрәк тә легендар «Кошларым» җыры күңелләрне айкады, ә Вәсим абыйның фортепианода уйнавы һәркемне әсир итте.  

Әхмәтшиннардан ни рәвешле танышулары турында да кызыксындым. Берочтан хезмәт юлы башланган елларын да искә алды Асия апа. 

«Вәсим белән Сарманда Илһам Шакиров концертында таныштык. Дөрес, мин аны «заочно» абыйсы Валерий аша белә идем инде. Мин Сарманда пионервожатый булып эшләп башладым, җыр дәресләрен дә алып бардым. Зөһрә Шәрифуллинаны да укыттым, ә фортепианода уйнарга аны Вәсим өйрәтте. Мәктәп директоры Нәҗип Гарипов иде, искиткеч тату коллективта эшләдем. Белмим, андый яхшы җитәкче бармы икән, буламы икән ул?! Вәсим армиядә чакта мин Минзәләдә клубта эшләдем. Олы улыбыз тугач, аны әни карады. Клуб ачкычын бала тудыру йортына китерделәр миңа. Кул куеп, бер кайчы, бер чиләк, бер су багы һәм җиде эскәмияне кабул итеп алдым. Хәтеремдә: роддомнан чыккан көнне үк молдаван биюе куйган идем. Безне Минзәләдән җибәрмәделәр. 16 квадрат метрлы фатир бирделәр. Инде гаилә корып яши башлавыбызга да 54 ел була. Бәхетне эзләп тапмыйлар, аны эшләп табалар, дигән фикер ишеттем. Бу уен кораллары да шул хезмәт аша килеп керделәр безнең кулга. Кемдер сатарга дип китерде, кайсыларын төзәтергә алып килделәр. Вәсим баяннар рәтли белгәч, барысын да үзе алып калды. Аларны иң элек көйләп чыгарга кирәк булды. Болар – агач тынлы оркестр, алар җиз уен коралларын алмаштыра алалар. Исемнәре дә туры килә», –диде ул. 
Очрашуда укучылар үзләре дә якташ композиторыбызның көйләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар. Очрашу ахырында сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева, район кунакларына рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.  


«Мәскәүдә бәйрәмнәрдә Кызыл Мәйданда тынлы оркестр уйный бит әле, шуларның торбада уйнаучы икесе һәм бер тромбонда уйнаучысы – минем укучыларым. Укучым Артур Маузер Сакс белән дә горурланам. Австриядә, Голландиядә, Америкада бар минем укучыларым. Күбесе үзләре укытучылар булдылар инде. Үзебезнең улыбыз Эдуард та, Мусоргский исемендәге Ленинград музыка училищесын тәмамлаган саксофончы, хәзер Хьюстонда джаз-оркестрында уйный. Аны шәһәрнең алтын саксофоны дип атыйлар», – диде горурланып, Вәсим Әхмәтшин. 

Эдуардны Америкада «Эди» дип йөртәләр, аның тормыш иптәше – Филиппин кызы. Икенче уллары – Айдар. Ул Казан консерваториясен тәмамлаган, композитор, музыкант. Татар кызына өйләнгән. Оныклары Салават, Диляна, Камилә һәм Айланы бик яраталар әби белән бабай.  
Әлеге җылы очрашу укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар уен коралларында уйнаганнарын, җырлаганнарын телефоннарына төшереп утырдылар. Егет-кызларның күзләре иҗат ялкыны белән янды. Мөгаен, үскәч, шундый күренекле булу теләге дә тумый калмагандыр. Бик мөмкин, чөнки мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Зөһрәләр, Алинә-Гөлзадәләр нәкъ менә шушы сәнгать мәктәбеннән зур сәхнәгә юл алганнар.   

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ахметшиннар