Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяк тамыры киңәю – куркыныч авыру

Бүген күпләр түбән очлыктагы кан тамырлары авыруыннан интегә. Аяклардагы веналарның варикоз киңәюе шундый хроник чирләрнең бер төре. Һәм аның белән җәфаланучылар саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта авыру киң колач җәеп кенә калмады, ә бермә-бер яшәрде дә. Бүген инде аның билгеләре 30 яшен дә тутырмаган кешеләрдә күренә. Аяктагы кан тамырлары...

Бүген күпләр түбән очлыктагы кан тамырлары авыруыннан интегә. Аяклардагы веналарның варикоз киңәюе шундый хроник чирләрнең бер төре. Һәм аның белән җәфаланучылар саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта авыру киң колач җәеп кенә калмады, ә бермә-бер яшәрде дә. Бүген инде аның билгеләре 30 яшен дә тутырмаган кешеләрдә күренә. Аяктагы кан тамырлары киңәюнең сәбәпләре нинди? Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-хирургы Лилия Сәйдел кызы ФӘССАХОВА безгә авыруны дәвалау һәм булдырмый калу чаралары турында сөйләде.

- Тамыр киңәю. Ул ни дигән сүз?

- Аяк тамырларының киңәюе гаять куркыныч авыру. Аның белән изаланучылар арасында хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең дә күп булуын исәпкә алсак, чир берникадәр социаль проблема тудыра дип әйтергә дә була.

- Тамырлар киңәйгән очракта кан әйләнеше нинди үзгәреш кичерә?

- Аяктагы веналарда кан астан өскә таба ага. Тамырлар тәнгә якын да, тирәндәрәк тә урнаша. Шулар арасында канның кирегә акмавын тәэмин итүче клапаннар бар. Веналарның киңәюе менә шул клапаннарның эштән чыгуына китерә дә инде. Ягъни өске катламдагы тамырдан тирәндәге тамырга куыласы кан кирегә ага башлый. Шул рәвешле веналарда басым арта.

- Кан тамырының киңәюе нинди сәбәпләргә бәйле?

- Алар күптөрле. Беренчесе - кан әйләнешенең дөрес булмавы. Әйтик, канның нормадан артык куе булуы кан әйләнеше бозылуга китерә. Икенче мөһим фактор - кешенең озак вакыт аяк өсте торуы. Сатучылар, пешекчеләр, укытучылар, чәчтарашлар, хирурглар, төзүчеләрнең бер генә дә утырып торганы юк диярлек.

Кан тамыры киңәю хатын-кызларга, бигрәк тә йөкле хатыннарга күбрәк яный. Барлык авыручыларның 60-70%ын да гүзәл затларыбыз тәшкил итә.

Шикәр чире белән интегүчеләр, йөрәк-кан әйләнеше системасы дөрес эшләмәгән кешеләр, авыр хезмәт башкаручылар да әлеге авыруга бирешүчән. Шулай ук озак вакыт аякка аякны атландырып утырганда да кан тамыры кысылып аяк шешүенә китерергә мөмкин.

Билгеле, бөтен очракларда да кан тамырлары кабарып чыкмый. Шулай да аяктагы дискомфорт, көзән җыеру, шешенү - кан тамыры киңәю авыруының беренче билгеләре булып тора. Кайберәүләр исә аяк шешүне көне буе йөреп, эштән арып кайтуга аударып калдыра. Бу дөрес түгел. Аяк шешенә икән, йә бөер эшчәнлеге бозылган, йә йөрәк дөрес эшләми яки кан әйләнеше системасы үзгәргән була. Андый очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Бу билгеләрдән тыш, аякларда пәрәвез кебек тамырлар да күренә башлый. 4нче стадиядә инде трофик җәрәхәт тә (трофическая язва) барлыкка килә.

- Кан тамырлары киңәю куркынычы янаган кешеләр ничек сакланырга тиеш?

- Беренче билгеләр барлыкка килү белән табибка күренергә кирәк. Ул авыруны тикшерә, кирәк тапса, түбән очлыкларга УЗИ билгели. Һәм шуннан соң гына дәвалауга күчә. Беренче стадияләрдә үк сизелеп алынса, авыруга, гадәттә, дару препаратлары гына язып бирелә. Шул ук вакытта күп кенә киңәшләрне дә үтәү зарур. Әйтик, кайнар мунчада юынмаска, саунада тирләп утырырга ярамый. Кеше спорт белән шөгыльләнә, авыр әйбер күтәрә икән, ул, һичшиксез, йөкләмәне киметә төшәргә тиеш була. Озак вакыт аяк өсте басып эшләүчеләргә компрессион трикотаж - оек яки колготки кияргә кушыла. Андый киемне дә белер-белмәс кияргә ярамый. Трикотажның үлчәме туры килми икән, үзегезгә зыян гына эшләвегез бар.

- Кайбер сәбәпләр аркасында табибка бару тоткарланырга да мөмкин. Авыртуны вакытлыча киметеп торып буламы?

- Даруханәләрдә мазьлар бар. Вакытлыча җиңеллек тудыру өчен аларны кулланырга була, билгеле. Шул ук вакытта йоклаганда аякларны 20-30 градуска күтәреп ятуны гадәткә кертү мөһим. Эштә тә мөмкинлекләр булса, аякларны 10-15 минутка өскә күтәреп тору җаен табарга кирәк.

- Дәвалауның иң киң таралган ысулы оператив юлдыр, мөгаен. Ул озакка сузыламы?

- Кан тамырлары киңәюнең дүрт стадиясен билгелибез. Аның өченче стадиясенә кадәр операция ясау кирәк саналмый. Кан тамырлары күренеп торса, югары төен-җәрәхәтләр барлыкка килсә, операция билгеләнә.Ул аяктагы венаны тулысынча алып ату өчен ясала. Җиңел дәвалау ысулы түгел, шулай да курыкмаска кирәк. Операция ясалып, 7-10 көн узгач, пациент үз аягы белән өенә кайтып китә. Бер, өч ай һәм бер ел үткәч, кабат тикшеренергә тиеш була.

- Операция ясалып та, кан тамырлары кабат үзен сиздерергә мөмкинме?

- Авыруның кабат килеп чыгуы пациентның үзеннән тора. Барысы да саклануга бәйле. Операциядән соң 2-3 ай эластик бинт урап йөрергә яки компрессион трикотаж кияргә кушабыз. Ләкин кайберәүләр киемне вакытыннан алда сала, авыр күтәрә, күп йөри. Аяктагы веналар алып ташлангач, төп авырлык тирәндәге венага төшә. Сакланмыйча, авырлык тудыргач, кан йөреше көчәя, кан веналарны кабат киңәйтә башлый.

- Лилия Сәйделевна, бүген аяктагы кан тамырының киңәюе белән бәйле нинди генә сораулар кузгатылмый. Кайсының урынлы булуын һәм дөреслеккә туры килмәвен ачыклыйк әле. Кан тамыры киңәюне вакытында дәваламау үлемгә дә китерә, диләр. Бу дөресме?

- Әлбәттә, һәр авыруны вакытында дәвалау мөһим. Аяк тамырлары киңәйгән кешенең каны нормадан куерак икән, тамыр юлы тыгылып, тромбоз барлыкка килергә мөмкин. Андый вакытта кан йөреше туктала, аяк шешә, зәңгәрләнә, суына башлый. Тромблар өзелеп, йөрәккә килеп тыгылып, кеше үләргә дә мөмкин. Тагын бер куркыныч - тромбофлебит. Бу - веналарның тышчасы ялкынсыну. Аны дәваламаганда трофик җәрәхәт барлыкка килә. Бәйләп йөрмәсәң, яра эренли. Эрен кан юллары буйлап китеп, үлемгә дә китерергә мөмкин.

- Авырлы хатын-кызларның тамырлары киңәю карындагы баланы күтәреп йөрү белән генә бәйлеме?

- Беренчесе шул булса, икенче сәбәбе - авырлы вакытта кан әйләнешенең үзгәрүе. Йөклелек чорында күпчелек очракта уң аяктагы тамырлар киңәя. Шуларны истә тотып, авырлы ханымнарга дәвалау гимнастикасы тәкъдим итәбез, махсус компрессион трикотаж, үкчәсез аяк киеме кияргә киңәш ителә.

- Көнендә өйләренә озатырга ышандырып, пациентларны үзенә каратучы шәхси клиникалар бар. Бу хакта фикерегез.

- Операциядән соң кеше 2 тәүлек урында ятарга тиеш.

- Ике аякка да операцияне берьюлы ясарга буламы?

- Алай ясалмый, чөнки операция авыр дәвалау ысулыннан санала.

- Тамыры киңәйгән аякка массаж ясатырга, сөлек салдырырга ярыймы?

- Авыру аякка, аеруча ул ялкынсынган вакытта массаж ярамый. Гидромассаж да зыянлы. Файдалы чараларга килгәндә, контраст душны атар идем. Ә сөлек салдыру кечкенә генә урында төеннәр барлыкка килгәндә, кан юллары шартлап, гемотома булганда рөхсәт ителә.

- 30 яшькә кадәр аяк тамыры киңәю куркынычы янамый, диючеләр күп.

- Чир елдан-ел яшәрә бара. Әле шушы көннәрдә генә авыр әйберләр күтәрү белән шөгыльләнүче 21 яшьлек егеткә операция ясадык. Хатын-кызларыбыз турында әйтеп тә торасы юк. Күпләр хәзер биек үкчә дә йөри. Ул исә 3-4 сантиметрдан да биек булмаска тиеш. Яссы табанлы кешегә кроссовка кияргә киңәш итмәс идем. 70-73 яшьлекләрнең мөрәҗәгать итүе бүген инде гадәти күренеш.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Газета укучыларыбыз киңәшләрегезгә һичшиксез колак салырлар дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев