Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Галимовка - берьюлы ике медаль

«Мин бу бүләкләрне кадерле кешеләремә, кадерле тамашачыларыма багышлыйм», – диде җырчы юбилей кичәсендә.

23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка 55 яшь тулды. Шул уңайдан тамашачылар мәхәббәтен моңы һәм тыйнаклыгы белән яулаган җырчы Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Башкортстан президенты Радий Хәбиров та саллы бүләк әзерләгән. Аның указы нигезендә Айдар Галимов Салават Юлаев исемендәге орден иясе булды. Моннан тыш, ул «Башкортсан республикасында канунчылык үсешенә зур өлеш керткәне өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Мин бу бүләкләрне кадерле кешеләремә, кадерле тамашачыларыма багышлыйм», – диде җырчы юбилей кичәсендә.

Зөлфия ГАЛИМ

Фотосы социаль челтәрләрдән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада шоу бизнес Айдаргалимов