Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Галимовка бүген икеләтә бәйрәм

Айдар Галимов гадәти тормышта да чын десантчы булып кала . Сәхнә йолдызы, күренекле дәүләт эшлеклесе, чын ватанпәрвәр Айдар Галимовка - 50 яшь. Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Айдар Галимовның алтын юбилее да килеп җитте . Шагыйрь әйтмешли: "Күп тә түгел, аз да түгел, гомернең нәкъ уртасы гына". Берәүләр өчен...

Айдар Галимов гадәти тормышта да чын десантчы булып кала . Сәхнә йолдызы, күренекле дәүләт эшлеклесе, чын ватанпәрвәр Айдар Галимовка - 50 яшь. Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Айдар Галимовның алтын юбилее да килеп җитте . Шагыйрь әйтмешли: "Күп тә түгел, аз да түгел, гомернең нәкъ уртасы гына". Берәүләр өчен бу бер мизгел кебек кенә күренсә дә , икенчеләр өчен бу үзе бер гомер. Ничек кенә булмасын, Айдар Галимов бүген эстрада күген балкытып торучы кабатланмас, халыкның рухи тормышында, мәдәният һәм сәнгатьтә тулы бер дәверне тәшкил итүче. Аның башкаруындагы җырлар милли эстраданың алтын фондына кертелгән. Айдар сәнгатькә эстрада җырчысы буларак килеп керде. "Моңнар кайтсын авылга" дигән җыры белән танылу алды. Тамашачы моны тойды, яшь җырчының иҗатын йөрәге аша кабул итте. Аның үзенчәлекле тавыш төсмерен дә, тембрын да ихлас үз итте. Айдар башкаруында "Кызыл розалар" (У. Рәшитов, Г. Рәшитова), "Кәркәле таулары" (З. Хәйретдинов, Г. Зәйнашева) һәм башка җырлар күңелләрне тиз яулап алды. Рухи кыйммәтләр үзгәргән ул елларда яшь җырчы-шөһрәттән масаеп китмәде, бер үк вакытта ирешелгәннәр белән тынычланып та калмады. Һәрьяклап камилләште, үз өстендә эшләвен дәвам итте, югарырак үрләргә омтылды, халык җырларына игътибарны юнәлтте. "Берләшик" (Р. Юнысов, С. Сәсәнбай), "Язмыш җиле" (З. Хәйретдинов, Г. Габдулла), "Яшәргә кирәк, яшәргә!" Тамашачы аның лирик вокалын да, халыкчан җан авазын чагылдырган әсәрләрен дә яратып кабул итте. Айдар сәнгать дөньясына да, сәяси вакыйгаларга да беркайчан да битараф булмады. Шушы сыйфатлар җырчыны күпләрдән аерды, өстен итте. Әйе, аның дөньяга үзенә генә хас карашы, үз фикере бар. Боларны ул тамашачыга тематиканы "Кышкы романс" (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми), "Гомер буйлап барам" (Р. Хәкимов, М. Кәбиров) кебек башка җырлар белән тагын да баетып, җыр-поэма, баллада, элегия кебек катлаулы жанрлар аша төрле телләрдә башкарып җиткерә бирде. Шунсыз булмый да, заман белән бергә атлаучы җырчы башкарган әсәрләренең тирәнлеген, аның төбенә төшеп, күңелләрне җилкендерерлек алымнар эзләвен дәвам итәргә тиеш. Айдар сәнгатьтә үз юлын тапты, ул беркемне дә кабатламый. Аның моңы, тавышы, хәтта хәрәкәтләре дә үзенеке. Әйткәндәй, Айдар һаман эзләнә, җырның мәгънәсенә,-идея эчтәлегенә игътибарны юнәлтә. Шуңа күрә аның концерт программалары бер-берсен кабатламый, заманга, тамашачы зәвыгына ярашлы үзгәрә, яңа алымнар белән баетыла. Тамашачы дәртле, я булмаса көн кадагына суккан җырлар таләп итә, ул репертуарына аларны да кертә. Татар-башкорт дөньясында бүген Айдар Галимовны белмәгән кеше юктыр. Ул сәнгатьне, үзебездә генә түгел, чит илләргә чыгып, халыкара югарылыкта күтәрә. Айдарның моңлы-хисле кичерешләр тулы җырлары яшьләр өчен тәрбияви чара. Туган як, авыл темасына җырлары аларны патриотик рухта тәрбияли. Ә "Айдар" студиясе аша йөзләгән бала сәнгать дөньясына аяк баса. Айдар җыр театры җитәкчесе буларак та бик күп-кызларга канат куя. Шулардан Вәсилә Фәттахованы аерым билгеләргә кирәк. Шулай Ук Эльмир Газизуллин, Рөстәм Гыйззәтуллин, Гөлнара Хәсәнова кебек яшь җырчылар, музыкантлар һәм биючеләр бүген сәхнә түрен били. Айдар Галимов - халыктан аерылгысыз җырчы. Ул тамашачыны берчә шатлыклы, берчә моңсу дөньясына әйди, моңлы җырлары белән күңелләрне арбый. Ул үзенең җырлары аша кемгәдер тәрбия, кемгәдер киңәш, кемгәдер яшәү көче өләшә. Айдар Галимовның һәрбер концерты - тамаша, һәрбер чыгышы - бәйрәм. Моңа күптән күнегелгән инде. Җырчы һәм аның коллективы шуңа ирешү өчен көчен-талантын кызганмый. Тамашачы бәхетенә сәхнәләрне иҗат җимешләре белән һаман баетып тора. Җырчыны күркәм юбилее белән котлыйбыз, иҗатының киләчәктә дә җимешле һәм озын гомерле булуын телибез! http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев