Җәза биргән булсалар, бабайның гомере өзелмәс иде...
Аулаш авылында кеше үтергәннән соң тагын бер вакыйга калкып чыкты.
Апрель ахырында Тукай районының Аулаш авылында канкойгыч җинаять кылынды. 83 яшьлек картны пычак белән кадап үтерделәр. Аның мәете чит бакчада табылды. Җинаять кылуда шикле 62 яшьлек ир-ат мәрхүмнең туганы булганлыгы ачыкланды. Ул Чаллыда кулга алынды, үз гаебен таныды.
Хокук сакчылары ачыклаганча, ир-атлар төне буе спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Бер мизгелдә бәхәс чыккан һәм ул фаҗига белән тәмамланган. Ир-атның тәнендә очлы әйбер белән кадалган күп санлы эзләр калган. Җинаять урынында корал табылмаган, кан эзләре юылган.
Мәрхүмне авылдашлары уңай яктан гына искә ала. Тәртипсез кеше булмаган, бәйрәмнәрдә генә спиртлы эчемлекләр капкан. Гаиләсе имин.
Тукай районы суды җинаять кылуда шикле ир-атны 2 айга сак астына алды.
Әлеге мәгълүмат «Шәһри Чаллы» сайтында чыкканнан соң, редакциябезгә фаҗига булган авылдан староста Римма Борисова язды. Бу вакыйга аны тетрәндергән, бабай кызганыч. Чыннан да, үлгән 84 яшьлек ир-ат тыныч холыклы, акыллы, авылдашлары хөрмәт иткән кеше булган. Ә менә җинаять кылган ир-атны кулга алуларыннан ул канәгать.
«Аның турында яхшы сүз әйтүче булыр микән?! Еш кына кулына пычак, авыр лом тотып йөргәнен, кызып китүчән булганын, яз-көз айларында аеруча ярсып китүен әйтерләр. 5-6 тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Ә мин үзем аны күрә алмас дәрәҗәгә җиткән идем.Чөнки бер ел элек ул мине дә кыйнады. 25 еллап кара-каршы яшәдек, холкы тыныч булмавын белсәм дә, ул кадәр үк вәхшидер дип белмәгән идем. Ул көнне искә төшерсәм, әле дә эсселе-суыклы булып китәм.
Былтыр язгы су күп булды бит, коега кермәсен дип, насос белән суыртырга булдык. Энемне чакырдым. Иртән килеп эшли башлагач, күршем, шул ир-ат, аңа бу эшне туктатырга кушкан, хәтта янап кычкырган. Энем бәхәскә керә торган кеше түгел, кереп киткән. Ә миңа слесарь, ул-бу булмасын дип борчылып, суны карап торырга кушкан иде. Шуңа, хәлне ачыкларга дип күршемә керергә булдым. Кул күтәрер дип башыма да китермәдем. Ишеген ачып: «Нишләп син болай иттең?» – дип әйтүем булды, курткамнан тотып, өйләренә сөйрәп алып атты. Мин башым белән мичләренә барып бәрелдем. Аннары ишек төбенә басып, чыгарга ирек бирми типкәли, суга башлады. Битемә суккач, йөземне каплап идәнгә чүгәләгән идем, чәчемнән күтәреп алып, башымны стенага төйде. Аның кан тулган, котырган этнеке кебек шашкан күзләре, авыз янындагы күбек кебек агып чыккан селәгәйләре һаман күз алдымда тора. Хатыны шунда карап торды.
Бәрелгән, канаган урыннарымны, битемдәге ярылган җәрәхәтләрне суд медицина экспертизасына барып теркәдем, полициягә бардым. Тик кызганычка каршы, минем гомеремә куркыныч янамаган дип таптылар, җинаять эше ачылмады. Ул гына да түгел, шул әзмәвердәй ир-атны, янәсе, өенә кереп мин үзем кыйнаганмын. Шунысы да бар, мине кыйнаганнан соң өч көннән хатыны кисәк үлде.
Әйтәсе килгәнем шул, былтыр минем зарыма игътибар итеп, тыңлап, аңа җәза биргән булсалар, ул кадәр азмас иде, бәлки туганының да гомере өзелмәс иде. Яхшы кеше иде Гена дәдәй, күзләренә кадәр елмаеп торган, акыллы ипле иде, олы яшьтә булуына карамастан әле нык ир-ат, әтиемнең дусты иде», – дип язды безгә Римма ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев