Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азанны иң яхшы әйтүче егет

«Тугач та елыйсы урында җырлап ята иде», - ди Ранельнең әтисе.

«Җомга иртәсе» видеопроектында Гөлчәчәк Титова бик үзенчәлекле кунак белән таныштырды. Ул – республикакүләм «Татар азаны. Балалар» бәйгесендә гран-при яулаган Ранель Кәрәмиев. Яшь шәһәрдәшебез азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә ничек өйрәнүе турында сөйләде. Бу эштә аңа әтисе – Чаллы мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев та ярдәм иткән.

– Ранель, үзең белән якынрак таныштыр әле. 
– Миңа 12 яшь, 57нче гимназиядә 6нчы сыйныфта укыйм. 4нче музыка мәктәбендә дә белем алам, шәһәр филармониясендә дә шөгыльләнәм. 
Әтисе: 
– Ранель тугач та елыйсы урында җырлап ята иде. Шуннан ук аның музыкага тартылуы күренде.
– Ни өчен бу бәйгедә катнашырга уйладың?
– Дөрес итеп азан әйтергә өйрәнәсем килде. Үземне сынап карарга булдым.
Әтисе:
– Ранель узган ел шундый конкурс узганын белде дә, мин дә катнашыр идем, диде. Әтием авылда имам. Кайткач бабасының мәчеттә азан әйткәнен ишеткәне бар иде.


 – Әзерлек ничек барды?
– Без 200 бала бер ай онлайн азан мәктәбендә укыдык. Анда өй эше бирделәр. Шуны эшләп остазларыбызга җибәрдек.
– Ә остазлар кем иде?
– Мине Марсель Әхмәдуллин өйрәтте. Ничек азан әйтергә кирәклеген, мәкамне, хәрефләрне, сүзләрне аңлатты. Кич белән әтием эштән кайткач мин аңа бөтен дәресләрне сөйләп бирә идем. 
Әтисе: 
– Аны тикшерер өчен үземә дә белергә кирәк бит. Ай буе көн саен азан әйттек. Татар азанының үз нечкәлекләре бар икән, аның мәкаме башка. Аннары кирәкле урында сузарга, кирәкле урында туктарга кирәк. Әйтик, туктыйсы урында сузсаң, «Аллаһ бар» урынына «Аллаһ бармы?», ягъни җитди хата килеп чыга. Шуңа бергәләп, тырышып өйрәндек.
– Сәхнәдә каушадыңмы, Ранель?
– Мин 5 яшьтән бирле төрле җыр конкурсларында катнашам, ләкин бу бик җаваплы чара булды. Бераз гына каушадым. Залда минем иң якын кешеләрем утыра иде – әти-әнием, әби-бабайларым, кечкенә энем.
Әтисе:
 – Финал өлеше Казанда булды. Чулпан мәдәният үзәгендә зур залда тамашачылар алдында барлык финалистлар чыгыш ясады. Каушаса да, остазлары ничек өйрәткән, барлык шартларны истә тотып башкарды.


– Азан әйткәндә син нинди хисләр кичерәсең?
– Минем бөтен әби-бабайларым намаз укый. Азан әйткәндә алар турында уйлыйм. 
– Киләчәктә син үзеңне кем итеп күрәсең?
– Миңа җырлау, сәхнәдә чыгыш ясау ошый. Математиканы, рус телен яратам. Ләкин әле кем буласымны белмим.
Әтисе: 
– Буйга җиткән егет кебек күренсә дә, ул әле барыбер бала. Сыйныфташлары белән бергә тәнәфестә йөгергәндә дә аңа күбрәк «эләгә», чөнки башкалардан бер башка озын (көлә). Ул әле эзләнү чорында. Теләге зур, әле бер юнәлештә үзен сыный, әле икенчесендә. Без каршы түгел, үзен сынап карасын. Киләчәктә өйрәнгәннәренең берсе дә артык булмас. 
Кече улым өченче сыйныфта укый. Казаннан, азан бәйгесеннән кайтканда безнең өчен гаҗәеп хәл булды. Сәхнәдә узган елгы җиңүче бала Ранельгә күчмә кубок тапшырган иде. Юлда кечкенәсе әйтә, мин дә азанны өйрәнәм дә кубокны абый сәхнәдә миңа бирсә, ничек яшы булыр иде, ди. Ул безнең иҗат белән бик шөгыльләнми, күбрәк спорт ярата – шахмат уйный, кечкенәдән йөзә. Шуңа аның авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч шаккаттык.
– Бәйгедән соң документ та биргәннәр икән.
Әтисе:
– Әйе, дипломнары бар. Остазлары әйтте – тәҗрибәгезне ныгытырга тиешсез, мәчетләргә кереп, үзегезне таныштырып, бәйгедә катнашкан идем, шундый кәгазем бар дип азан әйтә аласыз, диде. Ранель Җәмигъ мәчете төзелешенә багышланган хәйрия концертында катнашты. Авылга кайтып анда да азан әйтергә сөйләштек. 
– Ранельне Чаллыда таныйлармы дип кызыксына интернет караучыларыбыз.
– Әлегә юк (елмая).
Әтисе:
– Кайвакыт син Румилнең улы түгелме дип сорыйлар. 
– Чыннан да, сез бик охшаш. Ә киләчәктә бәлки син Ранельнең әтисе түгелме дип сорарлар. Исламда азан әйтүченең дәрәҗәсе бик зур. Безгә бу бала артына басып намазлар укырга язсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев