Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азат Габдрәшитов: «Чаллы Сабан туенда җиңәсем килә»

Аның турында көрәшчеләр үтә дә тырыш, максатчан, үҗәт диләр. Ашыкмый, бар нәрсәне уйлап эшли. Алга куйган зур планнары бар. Сүзем билбаулы һәм татарча милли көрәш буенча спорт мастеры, чемпион Азат Габдрәшитов турында.

Актаныш районы Татар Суыксуы авылы егете ул. Әтисе Дилфас белән әнисе Илгизә чын авыл кешеләре. «Гомерләрен колхозга багышладылар. Әти дә, әни дә комбайнда эшләделәр. Мин гаиләдә төпчеге – бишенче бала. Апа-абыйларым шул комбайн кабинасында үскәннәр инде. Әти белән әни колхоз кырыннан кайтып кермәгән. Бер-беребезгә кечкенәдән үк терәк һәм кирәк булып үстек», – дип үсмер вакытларын искә төшерде әңгәмәдәшем.

Көрәш белән кайчан һәм ничек шөгыльләнә башлануы турында кызыксынам.

– Беренче тапкыр келәмгә чыкканда 6-7 яшьләр тирәсе иде. Кызык өчен генә чыктым. Җиңмәдем дә, билгеле. Аннары 5нче сыйныфта шөгыльләнеп карадым. Тик ул озакка бармады, авыр бирелде. Волейбол түгәрәгенә язылдым. Анда 2-3 еллап шөгыльләндем. Ә мәктәпне тәмамлаганда Актанышта көрәш буенча ярышлар үткәрелгәнен белдем. Ничектер тагын кызыгып киттем. Көрәшкән идем, үз авырлыгымда җиңдем! 

Аннары Чаллыга ул вакыттагы ИНЭКАга төзелеш буенча укырга кердем. Тулай торакта яшим, көндез уку, кичләрен нәрсә эшләргә дә белгән юк. Дус малайдан «Витязь» спорт мәктәбендә көрәш секциясе барлыгын белдем. 2012 ел иде бу. Килдем, тренерларым Рәкыйп Фәйзуллин белән Илнур Хәйбуллин булды, алар миңа нык кына теләктәшлек белдерде, көрәш турында аңлатты. Мин исә 69 килолы егет, бөтен яклап та «слабый». Өч еллап бер кешегә дә конкурент булмадым. Минем белән көрәшергә берәрсен бастырсалар, и-и сөенәләр иде. Чөнки җиңәселәрен беләләр. Алай да бирешмәдем, тренировкаларга даими йөрдем. 

Көрәшкә ныклап биш элек кенә кереп киттем. Үз-үземә максат куйдым: Муса Җәлил турнирында, Татарстан һәм Россия чемпионатларында җиңәргә. Ныклап ябышып, бөтен яклап тырышып эшли башладым: грек-рим көрәшеннән дә, ирекле һәм татарча көрәштән дә нәрсәдер алам. Техник якны ныгытам, спортчылар белән көрәшәм, тренировкаларны калдырмыйм. Бөтен ярышка да йөрдем. Җиңдем дә, җиңелдем дә... Егылдым, торып бастым, тагын алга бардым. Биш ел элек куйган максатларыма быел гына ирештем: Муса Җәлил турнирында да, Татарстан, Россия чемпионатында да, Түбән Камада узган Данил Галиев ярышларында да беренче булдым. Тагын бер хыялым бар: Чаллы Сабан туенда җиңәсем килә. Тик анда ничек буласын белеп булмый... Көчле көрәшчеләр катнаша, – ди Азат. 

Әңгәмәдәшем алда узачак олы турнирларда катнашачагын да әйтте. 

– 21 июньдә Казанда БРИКС уеннары була. Аннары Казанда көрәш буенча Дөнья чемпионаты, Сабан туе. Травмасыз гына көрәшеп чыгасы иде, – ди ул. 

Азат ике ел рәттән туган ягы Актанышта абсолют батыр калган. Быел да катнашырга уйлый. «Әйткән сүзем бар иде: биш ел рәттән туган ягымда батыр калырга. Ул бит әйтеп бетерә алмаслык хисләр. Бөтен мәйдан сиңа гына карап тора, сине күзли. Иңнәреңә олы тәкә салалар. Мәйдан әйләнәсең. Сине күтәреп алып һавага чөяләр... Сөйләгәндә дә тәннәрем чемерди. Менә шул энергия бирә, менә шул алга барырга этәргеч ясый», – ди ул. 

Әңгәмәдәшемнән гаиләсе турында да сорашам. 

– 2018 елда Актаныш кызы Фирүзә белән өйләнештек. Бүген улыбыз Билалны тәрбиялибез. Тормыш иптәшем инглиз теле укыта. Ул  да профессиональ рәвештә җиңел атлетика белән шөгыльләнгән: күп тапкырлар Татарстан чемпионатында җиңгән, Россия чемпионатларында да призлы урыннар алган. Минем көрәш белән шөгыльләнүемне ике куллап хуплап тора. Хәтта ашау мәсьәләсендә дә миңа киңәшләрен бирә. Миңа аксымга, төрле витаминнарга бай ризыклар әзерли. Фирүзә минем сөйгәнем дә, дустым да, сердәшчем дә, баламның менә дигән әнисе дә! Аллаһка мең шөкер, – ди Азат.

Менә шундый ул чемпион Азат Габдрәшитов. Аның да дөрес юлдан бараммы, көрәш белән шөгыльләнү, аякларымны сындыра-сындыра, травмалар белән йөрү миңа кирәкме дигән мең төрле уйлары була. Әмма җиңү, чемпион булу теләге бар нәрсәдән дә өстен чыга. Куйган максатларына әкрен генә ирешә бара. Менә кайда характер һәм көч!   

– Хәзер келәмгә чыгам да үз-үземне шунда ук кулга алам. Келәмгә чыкканмын икән, димәк җиңәргә генә! Көндәшем дус була алмый. Ул минем җиңүне алырга килгән. Җиңеп чыккач сөенәм, билгеле. Әмма эмоцияләргә бирелгәнем юк. 
Татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиевка, беренче тренерларым Раил Сираев белән Марсель Шәйхайдаровка, хәзерге тренерым Илнур Хәйбуллинга нык рәхмәтлемен. Минем җиңүләргә ирешүемдә аларның да тырышлыгы һәм көче зур. Шундый кешеләр булганда ничек инде тырышмыйсың, – ди ул.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев