Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азатлык мәйданында – дөнья парклары

Гадәттәгечә, 30-31 август көннәрендә Яр Чаллының Азатлык мәйданы ачык һавадагы "күргәзмәләр залына" әвереләчәк. Быел "Акварель-2014" чәчәкләр фестиваленең төп темасы - "Дөньяның парклары һәм бакчалары", ә символы - роза гөле. Бәйгедә дөньяның теге яки бу иле билгеле паркларын, бакчаларын кабатлаган күләмле композицияләр, шулай ук аерым стильдәге ландшафтлы композицияләр катнаша. Фестиваль тәмамланганнан...

Гадәттәгечә, 30-31 август көннәрендә Яр Чаллының Азатлык мәйданы ачык һавадагы "күргәзмәләр залына" әвереләчәк. Быел "Акварель-2014" чәчәкләр фестиваленең төп темасы - "Дөньяның парклары һәм бакчалары", ә символы - роза гөле.

Бәйгедә дөньяның теге яки бу иле билгеле паркларын, бакчаларын кабатлаган күләмле композицияләр, шулай ук аерым стильдәге ландшафтлы композицияләр катнаша. Фестиваль тәмамланганнан соң, алар йорт ишек алларына, сквер һәм паркларга күчерелеп, шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен кулланылачаклар. Халыкны әлеге матурлык белән озаграк сөендерү максатыннан, күләмле фигуралар төнге яктырту җайланмалары белән җиһазландырылачак.

Бүгенге көндә бәйгедә катнашу өчен 15 гариза кабул ителгән.

Бәйрәм кысаларында шәһәр халкын һәм кунакларны "Чәчәкләр патшасы", "Иң яхшы маскарад костюмы", "Чәчәкләр картинасы", "Иң яхшы чәчәк бәйләме" бәйгеләре, театральләштерелгән тамаша, "Татар радиосы" һәм "Европа-плюс" радиостанцияләреннән концерт программасы һәм салют көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев