Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

АЗСта телефоннан сөйләшсәң...

1 июньнән җәза күреләчәк.

Юрист АЗСта телефоннан сөйләшкән өчен нинди җәза чарасы күреләчәге турында сөйләде. 1 июньнән ягулык салу станциясендә машинадан чыгып телефон аша сөйләшүчеләргә хезмәт күрсәтүдән баш тарту яки «кара» исемлеккә эләгү яный.
1 июньнән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ягулык операторлары АЗС эшендә янгынга каршы кагыйдәләрне кырысландыра. Шулай итеп, хәзер ягулык салу станцияләрендә, машинадан чыгып, колонка янында телефоннан файдалану тыела, чөнки бу очкын куркынычы белән яный. Бары тик терминалда гына  QR-код буенча түләү рөхсәт ителә.
Юрист аңлатып үткәнчә, әлегә мондый тәртипсезлек өчен аерым административ статья каралмаган. «Әмма АЗСның шәхси территория булуын истән чыгармаска кирәк. Димәк заправка хезмәткәрләре тәртип бозучыларга хезмәт күрсәтүдән баш тартуга яки колонканың төймәсенә басмаска хокуклы», – ди юрист Ирина Гребнева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәя акча арту азс кесә телефоны